16+

Белә идегезме: СССРда 68 мең этне сугышка алалар!

Немец командалыгы теләсә нинди этне кичекмәстән атарга дигән боерык та чыгара. Этләрне атарга дигән күрсәтмә истребитель очучыларына да бирелә. Үз-үзләре белән корбан итеп, сугыш елларында этләр 300дән артык немец танкын сафтан чыгара...

Белә идегезме: СССРда 68 мең этне сугышка алалар!

Немец командалыгы теләсә нинди этне кичекмәстән атарга дигән боерык та чыгара. Этләрне атарга дигән күрсәтмә истребитель очучыларына да бирелә. Үз-үзләре белән корбан итеп, сугыш елларында этләр 300дән артык немец танкын сафтан чыгара...

Эт – кешегә иң тугры булган хайван. Ул өйне генә сакламый, ауга йөри, җигелеп йөк ташый, эзтабар булып хезмәт итә, сугышта катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында СССРда 68 мең этне армия сафларына алалар. Элемтәче этләр 200 мең хәрби хәбәрне илтеп тапшыра, 8 мең чакрымга якын элемтә чыбыгы суза. Койрыклы сапёрлар 4 миллион фугас һәм мина табып, 30дан артык эре шәһәрне шартлаткычлардан арындыра.
Санитар булып хезмәт иткән этләрнең яу кырыннан авыр яралы 500 мең сугышчыны алып чыкканы мәгълүм. Шул ук вакытта алар яу кырларында үзләре дә ярдәм итә – медикаментлы сумка белән үрмәләп килеп, җиңелчә яраланган сугышчының үз-үзен бәйләгәнен көтеп торып, икенчесе янына үрмәли. Этләр аңын югалткан сугышчыларның битләрен ялап аңга китерергә тырышкан, суыкларда җылыткан, махсус чаналарда госпитальгә тартып алып барган.  
Этләрнең сугышта кылган батырлыклары болар белән генә чикләнми әле. Шартлаткычлар бәйләнгән “диверсант этләрнең” танк астына ташлану очрагы бик күп теркәлгән. Сталинград янында барган сугышларда, окоптан этләр өере килеп чыккач, немец танкларының чигенүе хакында да мәгълүмат бар. Әлеге койрыклы “камикадзе”лар дошман өчен бик күп мәшәкать тудыра: танк пулемёты өстәрәк урнашкан һәм ул җиргә ятып диярлек бик тиз хәрәкәтләнгән этләргә тидерә алмый. Немец командалыгы теләсә нинди этне кичекмәстән атарга дигән боерык та чыгара. Этләрне атарга дигән күрсәтмә истребитель очучыларына да бирелә.
Үз-үзләре белән корбан итеп, сугыш елларында этләр 300дән артык немец танкын сафтан чыгара. Сугыш чоры истәлекләрендә Дина кушаматлы этнең хәттә бронепоездны шартлатуы турында сөйләнелә. Ул поезд якынлашканда рельслар өстенә сикереп чыга, өстендәге шартлаткычлар бәйләмен сала һәм читкә сикереп исән кала.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading