Кеше шундый зат инде, берәр нәрсәне югалта башласа, аңардан тәмам колак какмас, беразын булса да саклап калыр өчен нинди генә юлларын эзләми дә, әмәлләрен тапмый. Бигрәк тә бу югалту сәламәтлеккә кагылса шулай, хәстәрен күрә башлый адәм баласы. Якты дөньялардан китәсе килми.
Хәер, исәнлеген сакларга теләгән кеше өчен нинди генә ысуллар юк бүген. Яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле көн саен артып торган фирмалар нинди генә биологик актив кушылмалар тәкъдим итми. Аларны куллансаң бер дә үлмисең, мәңге яшисең билләһи. Җылыта-суыта, массаж ясый торган җайланмаларның да ниндие генә юк. Барысы да кеше сәламәтлеген кайгыртып эшләнелә, рәхмәт төшкере.
Соңгы араларда телевизор экраныннан бер беләзекне рекламалый башладылар. Ул синең көнеңә күпме адым атлаганыңны да саный, пульсыңны да күрсәтә, кан басымыңны да үлчи. Соңгысы иң мөһиме икәнен сөйләп-аңлатып тормасаң да аңлашыла. Бүген адәм баласы аз хәрәкәтләнгән заманда йөрәк-кан тамырлары чирләре ашын ашаган, яшен яшәгәннәрне генә түгел, әле борыннары кибеп бетмәгән, мыек чыкмаганнарны да эзәрлекли. Шуңа телевизордан рекламалаган беләзеккә тәмам кызыктым бит. Күрсәткән саен, экран каршына йөгереп барам. Әйтерсең аны шуннан гына өләшәләр. Бәясе дә андый күпфункцияле файдалы прибор өчен әллә ни кыйммәт түгел. Ике мең тәңкә тирәсе генә. Икегә заказ бирсәң, бер меңгә генә дә төшә. Ләкин заказ бирергә өлгерә алмый калдык. Иптәшемә Мәскәүгә командировкага барырга туры килде. Әлеге беләзекне ул башкаладан алып кайтты. Үзенә дә, миңа да. Кош тоткандай шатландык.
Ярар тагып куйдык. Бер дә җайсыз түгел: кычыттырмый, авырттырмый да. Ә үзе кайчан кушасың шунда организмыңның торышын саннарда күрсәтә. Каныңда күпме кислород булуын да, ничек йоклавыңны да белә. Әбиләр әйтмешли, ахырзаман галәмәте. Җитмәсә, ул саннарның барысын да телефоныңа да биреп бара. Менә шундый акыллы нәрсә тора хәзер безнең сәламәтлек сагында.
Бер-ике көн шулай хәл-әхвәлне беләзектән сорап яшәдек. Әйбәт! Кайбер саннар космонавтларныкы төсле. «Тфү-тфү, күз тимәсен!» – дип карыйбыз.
Ә беркөнне эштән кәефсез кайттым. Кәеф бит хәзер күп нәрсәдән тора. Хәтта автобуста кеше күп булып аягыңа бассалар да төшә ул. Ә безнең 90нчы маршрутта кешенең гомер аз булганы юк. Консерв банкасындагы килкиләр төсле кайта халык. Өйгә кайтып җитеп диванга утырган идем, тәмам хәлсезләндем... Баш та әйләнгән кебек. «Тукта әле мәйтәм, беләзек нәрсә ди, кәеф булмауның сәбәбен ничек аңлата икән?» Цифрблатына карыйм. Тукта, чү – 179га 80не күрсәтә түгелме соң бу?! Әлеге саннарны күргәч, күзем маңгайга менде. Башым ныграк авырта башлады. Моның кадәр кан басымы минем беркайчан да булганы юк. Алла сакласын! Менә шул-шул. Белмәгәндә ярый ул. Ә монда кара экранда ак саннар биешә. Минем бер җирем дә авыртмый, мин сәламәт дип йөр син шуннан соң. Дөресен әйтим, инде үләргә әзерләнеп сузылып ук яттым. Башыма салкын чүпрәк куйдым. Балаларга да шалтыраттым. Ирем дә кайтып җитте. Хәтеремнән үткән гомеремне кичерәм. Бирәсе бурычларым юк бугай инде. Гөнаһларны юк дип булмый, анысыннан беркем дә хали түгел, Аллаһ үзе кичерсен инде.
Тавышым бик мескен чыккан, күрәсең, балаларым тиз җыелдылар яныма. Әтиләре дә аптырашта. Мин дә боларга соңгы сүземне – васыятемне әйтеп калырга тырышам.
– Мин юк дип кеше көлдереп йөрмәгез. Фамилиягә тап төшермәгез! – дим. Ә үземнең күзләрем яшьләнә. Әле берсен, әле икенчесен кочаклап үбәм. Минем белән мондый хәлнең булганын күрмәгән гаиләм тәмам аптырашта. «Ашыгыч ярдәм» чакырыйк, ди берсе. Ә икенчесе, күрәсең, абыйсыннан акыллырактыр: «Туктале, әни, бу ни хәл?! Үләргә яткан, имеш. Әйдә яңадан үлчәп карыйк!» – диде.
Үлчибез, көтәбез. Тагын да югарырак күрсәтсә нишләрмен? Хәлем бик шәптән түгел бит, сизеп торам. Менә беләзектәге кан басымын үлчи торган таблода кабат саннар күренде. Барыбыз да шуңа иелдек: 119га 80 чекрәеп тора. Әйтерсең лә миннән көлә. 1не ялгыш 7 дип күргәнмен икән бит, әттәгенәсе. Кан басымым югары дип үлеп тә китәрсең, Алла сакласын. Курыкканга куш, койрыгы белән биш, диләрме әле. Сәбәбен белгәч, балалар да көлешә башлады. Ишектән кергәндә минем хәлне күреп, сөмсерләре коелган иде. Кәефләре күтәрелеп китте. Чирләмәгәнемне белгәч, мин дә сикереп тордым. Башка куйган сулы чүпрәкне алып аттым да кухняга йөгердем. Улларым килгән чакта бәлеш пешереп ашатыйм, дип, камыр баса башладым. Егетләр бәрәңге әрчеде, ит турадылар. Бергәләп пешергәнгәдер инде, бәлеш бик тәмле булды. Иң сөенгәне әтиләре булгандыр.
– Ярый әле, карчык «чирләде», болай җыелыша алмас идек, – диде ул, бәлеш табасын кыра-кыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар