16+

Бензинда балык йөзәме?

Алда язылачак сүзләр-фикерләүләр – фараз да, указ да түгел. Шуңа күрә, укып чыкмас борын, бензинны да карабодайның кара язмышына дучар итмәвегезне үтенәм. (Автордан)

Бензинда балык йөзәме?

Алда язылачак сүзләр-фикерләүләр – фараз да, указ да түгел. Шуңа күрә, укып чыкмас борын, бензинны да карабодайның кара язмышына дучар итмәвегезне үтенәм. (Автордан)

Узган атнада кибеткә кереп прилавкалардагы бушлыкны карап йөрдем... Карабодай да, макароннар да, шикәр дә, он да, бәдрәф кәгазе дә юк...
Мебель кибете булып чыкты.

Бездә ничек?
Узган атнада Илбашыбыз, Россиядә бензин бәяләренең нефть бәяләре белән тарткалашуына хәйран вә җәйран калып: «Ярый, нефть бәясе элеккечә 70 доллар булса иде... Ишелеп төште бит! 30 доллар бит (чынлыкта 25 тә булгалый)! Ничек бу шартларда бензин үсә ала?» – дип сорау катыш аптыраулы чыгыш ясады.
Үзенә-үзе адекват сораулар биргән кешене, ихластан, яратам мин.

Бу тиктомал сорау түгел иде. Чынлыкта, бер ел эчендә АИ 92 ягулыгына бәяләр 10,44 процентка сикереп менде: бу – факт. Һәм нефть бәясе 45-50 процентка ишелеп төшкән шартларда, бу – шактый сәер һәм чирле факт.

Бу уңайдан мин үзем ике «мөгез» күрәм. Беренче мөгез – кемнеңдер нефть аппокалипсисы шартларында, чит илдә югалткан балыкны үзебезнең илдә, тонык суда «тотарга омтылуы». Икенче мөгез – ягулык сатучыларны, коронавирус шартларында, АЗСларда ягулыкка сорау кискен кимегән очрактагы югалтуларын компенсацияләү өянәге.

Миңа калса, икенчесе дөрестер. Вертолет һәм яхта кәнәфиләренә күнеккән арт саннарның, бензин бәясе төшүдән генә ялангач калудан куркып, терәшүедер бу, шәт. Һәм бу терәшү уңышка ирешкән очракта, бензин бәяләре югарыга үрләве шактый ихтимал.

Ә бензин бәяләре кискен арткан очракта, калган бәяләрнең дә кискен артачагын сезгә аңлатасы юктыр: товарларны машиналар – ягулык ягып ташый.
Бүген Россиядә 92ле популяр ягулыкның уртача бәясе 42,45 тиен тора.

«Тегеләр»дә ничек?
«Рамблер.Финансы» Америка Кушма Штатларыннан китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы ел башыннан андагы «Регуляр» маркалы (92-ле) бензин, якынча 17 процентка арзанаеп, бүген уртача 45 сум 20 тиен тирәсе тора, ә 16 штатта бу бәя, безнең акча белән, 31 сум 65 тиенне тәшкил итә.  Артыгын сөйләмим...

Нидер җитми...
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ачык­лаганча, Россиядәге ягулык салу станцияләренең 60 процентында (өч заправканың икесендә) ягулыкны әле салып та бетермиләр! Ягъни син хәләл акчаң белән түләгән күләмнән, хәрәмләшеп, басып калалар. Рәсми саннар: 10 литр бензин сатып алганда, «кризис алдында басып торучы мескен» станцияләр 90ышар граммга кадәр (9%) ягулыкны синең бакка салып бетермиләр...  Менә шушындый арифметика.
Станцияләрдә ягулыкны дөрес салганнарын ничек тикшерергә?..

Бу турыда үзем тәмләп бер сөйләрмен әле.
Әлегә, нәфесле җаннарга кайчан да бер туюларын, ә сезгә – иммунитетларыгызның нык, кәефләрегезнең көр, һавагызның саф  булуын теләп,
                                                                                                                                                                                                                   сезнең Әмир Исламов.
                                                                                                                                                                                                                       Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading