16+

Бер атнада ике бала тәрәзәдән егылган. Фаҗига булмасын өчен нишләргә?

Сезнең балаларыгыз белән дә шундый очрак килеп чыкмасын өчен белгечләр берничә киңәшне истә тотарга, ди.

Бер атнада ике бала тәрәзәдән егылган. Фаҗига булмасын өчен нишләргә?

Сезнең балаларыгыз белән дә шундый очрак килеп чыкмасын өчен белгечләр берничә киңәшне истә тотарга, ди.

Башкортстанда 4 яшьлек бала шәхси йортның икенче катыннан егылып төшкән. Ул тәрәзә янында уйнаган һәм бөҗәкләр өйгә кермәсен өчен куела торган челтәрне нык әйбер дип уйлап тотынып, аска егылган.

Кичә исә моңа охшаш очрак Уфада булган. Ун катлы күп фатирлы йорт тәрәзәсеннән ике яшьлек бала егылган, дип яза “Башинформ”. Бәхеткә, ике очракта да балалар исән калган.

Сезнең балаларыгыз белән дә шундый очрак килеп чыкмасын өчен белгечләр берничә киңәшне истә тотарга, ди:

-Нинди йортта яшәгәнегезгә карамастан, балагыз өйдә ялгызы гына кала икән, тәрәзәләрне бикләгез.

-Берничә минутка гына бүлмәдән чыксагыз да, тәрәзәсе ачык бүлмәләрдә балаларның үзен генә калдырмагыз.Тәрәзә төбендә уйнаган балалар аңа куелган челтәрнең ныклы түгел икәнен аңламый да, белми дә. Моны истән чыгармагыз!

-Фаҗига килеп чыкмасын өчен, кечкенә бала булган өйдә тәрәзәләрне вертикаль рәвештә генә ачарга киңәш ителә. Шулай ук бала үзе мөстәкыйль рәвештә тәрәзәне ача алмаслык булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading