Шәһәр фатирында эт асрауны беркайчан да аңламадым мин (әйләнгән саен машина тәгәрмәчен юешләтеп киткәннәре өчен генә түгел). Ул фатир авылда булса да этне өйгә кертү дөрес түгел, эт – йорт хайваны, ул урамда яши, үзенең матур куышында. Начар күрүчеләр өчен махсус өйрәтелгән этләр бар, аларга кирәктер ул, ләкин һәрбер эт хуҗасы начар күрүче түгел. Ә башкалар ни өчен тота ул этне, моңа нинди мохтаҗлык бар?
Скопировать ссылку
Шәһәр фатирында эт асрауны беркайчан да аңламадым мин (әйләнгән саен машина тәгәрмәчен юешләтеп киткәннәре өчен генә түгел). Ул фатир авылда булса да этне өйгә кертү дөрес түгел, эт – йорт хайваны, ул урамда яши, үзенең матур куышында. Начар күрүчеләр өчен махсус өйрәтелгән этләр бар, аларга кирәктер ул, ләкин һәрбер эт хуҗасы начар күрүче түгел. Ә башкалар ни өчен тота ул этне, моңа нинди мохтаҗлык бар?
“Рикыс, кил монда! - дип кычкыра берәү, минем каршыма килеп баскан йолкыш бозау хәтле дүрт аяклы җанварын чакырып. – Тими ул, тими”. Шулай ди, тими дип маңгаена язып куйганнар ди бу Рексның. Менә шундый “тими” торган этләр әле тегендә бер балага ташланган, әле монда икенчесен өзгәләгән. Алары урам эте булгандыр инде, ә урамныкы булып калганчы кайсыныңдыр өендә яшәгән бит алар, кирәкмәс булгач урамга чыгарып җибәрелгән. Менә бу ханым да һәркөнне шул Рексын урамга алып чыгып, авызлык кидермичә генә һава сулатып, йомышын йомышлаттырып керә. Кайчан да булса ул да урамныкы булып калырга мөмкин, аннары “Тими ул, тими” дип чакырып алучы да булмас.
Интернет эт сатучыларның белдерүләреннән мыжлап тора. Төрлесе бар – эресе-вагы, затлы токымлысы. Бөтенесенең исемнәрен белеп бетерешле түгел. Мал-мөлкәтне саклый дияр идең, аның өчен фатирга сигнализация урнаштыру уңайлырак түгелме икән? Килешүеңне төзе дә, акчаңны түлә, һәркөнне ашатып-эчертеп, урамга алып чыгып йөрергә кирәкми, фатирыңны эт йоны басмый, исе дә килми. Бөтенесе бит зур эт тә асрамый, кечкенә генә, курчак кебеген сайлый. Андыйның үзенә сигнализация кирәк – кесәгә салып та алып китеп була. Алар кешегә шатлык, тугрылык бүләк итә, ялгызлыктан коткара, имеш. Эт шатлыгы белән генә ерак барырсыңмы икән, ә адәм баласы ялгыз булмасын өчен, Аллаһы Тәгалә аларны парлап яралткан. Хайваннарны тәрбияләү, аларны карап тору тискәре уйлардан арындыра, этләр моны бик яхшы сизә, хуҗаларының кайтуына шатлана, диләр. Үзен аңлый белә торган кеше булмаганга кайберәүләр эт асрап, күңелен шулай юата ди кайберсе. Үз-үзләрен алдамасыннар иде, эт, көне буе бикле фатирда ятып, хуҗа кайткач урамга чыгасына, аның ашатачагына шатлана, шуңа койрыгын бутый. Эт яратучылар бу хәлне тагын да матурлап “кече туганнарга игътибарлырак булырга, аларның холык-фигылен өйрәнергә, аларга карап без дә үзгәрә алабыз”, диләр. Шуңа күрә дә фатирны йонга батырырга, эт исен чыгарырга, хайванны бимазалап, көне буе өйдә яткырып, ун-унбиш минутка урамга кәкәй иттерергә алып чыгарга – шуңардан да рәхәтрәк тормышны күз алдына китереп буламы? Нигә хайван рәнҗетергә дә, нәрсә дип үз-үзеңне газапларга? Эт – уенчык түгел, ул тере җан иясе. Үз йортың белән яшисең икән – рәхим ит, рәхәтлән, бишне алып тәрбиялә. Ә фатирда? Хуҗалар эштә булганда улап, йә булмаса өреп, пенсия яшендәге, яшь балалы, яки урын өстендә ятучы тирә-күршенең тәкатен корытыр өчен кирәкме бу? Алар бу дөньяда ялгызлары гына булмаганнарын иртәнге 8дән кичке 6га хәтле белеп торачаклар – янәшәдә генә эт өрә, тереклек бар. Урын өстендә ятучы белеп тора – аларның күршесе миһербанлы, ул этләр ярата, ләкин кешеләрне генә яратып бетерми ахры. Күршеләрен булса да кызганыр иде бераз.
Бер шундый курчак кебек эт асраучыдан сорашып торганым бар, ул аның белән күптән әвәрә килә. Юындырып, йонын тарап, дару-витаминнарын каптырып, аерым ризыклар гына ашатып, ветклиникаларга йөреп мәш килә. Дүрт айга бер ата эт янына алып бара – табигатькә каршы этләр дә бара алмый, кирәк, күрәсең. Ике айдан бала таба бу Чихуахуа формасындарак эт (токымы башка ахры, минем кебек овчарка белән урам этен генә күргәннәргә андый этләр бөтенесе Чихуахуа). Бер ай әнкәсе белән яшәткәч (гадәттә, дүрт бала таба икән), балаларын сата бу, берсен килешү нигезендә ата эт хуҗасына бирә (Ата эт теләсә кем түгел – паспортлы). Хәзергесен белмим, берничә ел элек бер эт баласы 25 мең тора иде. Калькуляторны кулга алабыз: ике ай авырлы, бер ай бала үстерә - җәмгысы 3 ай һәм шул вакыт эчендә өч көчектән 75 мең керем килә, ай саен 25 мең дигән сүз. Менә сиңа бизнес! Шул ук айда тагын ата эт янына алып барып була, ләкин хуҗасы кызганам ди, бер ай ял иттерә. Шулай итеп, эт бизнесы моңа ел әйләнәсенә 125 мең тирәсе керем кертеп тора. Уникегә бүлгәч бик күп тә булмый, ахры, ләкин бит әле ялгызлыктан да арындыра, нервларны тынычландыра, игьтибар иттереп, кем турында булса да кайгыртучанлыкны арттыра! “Мин аны акча өчен генә тотмыйм, ошый ул миңа”, дигән була бу хуҗабикә. Ошамый ни, квартал саен эт премиясе алып тор әле! Җаны теләгән – елан ите ашаган инде, кореялы булса, этнең итен дә ашар иде.
Бозау асраучыларның кереме күпмерәк була икән? 25 меңгә сатып алдың ди, тәненә ит кунып, суярлык дәрәҗәгә җиткерер өчен бер ел тәрбияләргә, яшел азыгын, печәнен, фуражын кайгыртып, чөгендерен-башкасын ашатып, һәркөнне астын тазартып, сәнәк белән туйганчы селтәнгәннән соң, 200 килога җиткерә алып сатсаң – файдасы була, итнең килосы 300 тирәсе. Әмма теге 125 меңгә барыбер тулмый. Ике бозау да алып була, әмма бер Чихуахуа янына да икенчесе сыя. Теге паспортлы ата эт анысының да күңелен табып бирә ала, ата эт хуҗасына тагын бер көчек, ана этнекенә - 125 мең тирәсе. Интернеттан сатып алучыны табып кына бетер. Сәнәк белән селтәнәсе дә юк, печән дә чабасы түгел, “Педигри” белән “Чаппи”ыеңны ашат та, эт бизнесыңны чәчәк аттыр. Сатып алучыга кытлык әллә ни юктыр, әйтәм бит, модага кереп бара декоратив эт асрау. Теге, мин сөйләшкән кеше дә “Мерседес” рулен бора бугай хәзер. Күптән этләнә ахры.
Комментарийлар