16+

"Бер-бер хәл": Зөлфия Вәлиева "марҗа"га әйләнгән

Бу көннәрдә ТНВ каналында “Бер-бер хәл” дип исемләнгән сериал күрсәтелә башлады. Аны “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе заказы буенча “Ватан 21 гасыр” кинокомпаниясе төшергән.

"Бер-бер хәл": Зөлфия Вәлиева "марҗа"га әйләнгән

Бу көннәрдә ТНВ каналында “Бер-бер хәл” дип исемләнгән сериал күрсәтелә башлады. Аны “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе заказы буенча “Ватан 21 гасыр” кинокомпаниясе төшергән.

Кинокомпаниянең җитәкчесе Леонард Дәүләтшин әйтүенчә, мелодрама жанрындагы сериал барлыгы 40 сериядән тора. “Башта 30 серия булырга тиеш иде. Әмма озайтырга туры килде. Сериал ике телдә бара һәм ул Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Биредә катнаш гаиләдә булган үзара мөнәсәбәтләр яктыртыла. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләренә игътибар бирелә”, - диде ул. Әлеге сериал – апрель аенда оешкан “Ватан 21 гасыр” кинокомпаниясенең беренче иҗат җимеше икән.

Сериалның исеме ни өчен шулай атала соң? “Гаилә нинди генә булса да – рус, татар, катнаш гаиләме ул – анда бер-бер хәл чыкмый калмый. Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый. Килеп чыккан бер-бер хәлнең ничек итеп чишелеше гаиләнең үзеннән, андагы кыйммәтләрдән тора. Әгәр дә ул кыйммәтләр юк икән, өлкәнрәк буынның тәрбиясе яшь буынга барып җитмәгән икән, бер-бер хәлнең начар төгәлләнүе дә бар”, - ди сериалның сценарий авторы Альберт Шакиров.

Ул катнашачак актерларның алдан, ягъни сценарий язганчы билгеле булуын әйтте. Артистлар кастинг аша сайлап алынган. “Актерларның сөйләшү тәртипләрен белгәч, язуы да җиңел булды. Әңгәмәләр бер-берсенә ияреп барды. Гамил абый, Фирая апалар белән төннәр буе саташып чыккан чаклар да булды”, - ди Альберт.

Сериалда төп рольләрне ТР халык артисты Радик Бариев, ТР атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, ТР халык артисты Фирая Әкбәрова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдулла башкара. Зөлфия татарча белмәүче, әмма соңыннан татарча сөйләшергә өйрәнгән рус хатыны Настяны уйный. “Бу рольне башкару кыен булмады, чөнки мин – Казан кызы, рус мәктәбен тәмамладым, рус телендә иркен аралашам. Минем турында “ник һаман Зөлфия? Башка артист булмадымы икән?” дип сөйлиләр икән. Акланасым килми, әмма ТНВ каналында 10 еллап фильмда төшкәнем булмады. Халык хәтеренә шулкадәр уелып калганмындыр күрәсең. Кастингта мине сайлап алуларына рәхмәт. Бу җәем бик уңышлы булды. Яшерен-батырын түгел, минем кебек урта буын хатын-кызларга бик аз материал языла”, - диде Зөлфия.

Май аеннан сентябрьгә кадәр барган съемкалар вакытында барлык состав бер-берсе белән дуслашып, туганлашып беткән. Бу хакта сериал герое Радик Бариев та әйтте. “Иртәдән кичкә кадәр гел бергә булу, бергә эшләү – зур сынау. Ләкин без моны ерып чыга алдык. Моңа кадәр бер сериалда да төшкәнем юк иде, чөнки сериалларга карата үземнең билгеле бер таләпләрем бар. Монда да беренче серияләрне башта шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә күрсәттек, аның бәясен алдык”, - ди Радик.

Гамил Әсхәдулла үзе юмор остасы булса да, герое җитди роль башкарган. “Юмористның бу рольне ничек башкарып чыгуына үзем дә аптырыйм. Әмма аның халәте миңа туры килә. Сәхнәдә юмор остасы булсам да, тормышта мин - җитди кеше. Гаиләне, театрны алып барырга кирәк. Аллаһка шөкер, рольгә яхшы кереп киттем. Хатын да шул героема охшап калуымны әйтте”, - диде Гамил Әсхәдулла.

Язмага реакция белдерегез

4

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading