Казанда Рауис Гәрәев урамында, Республика клиник хастаханәсе һәм Балалар республика клиник хастаханәсе янында 150 урынга исәпләнгән хәрби госпиталь ачылды.
Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы – Россия оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов катнашты.
Медицина учреждениесе берничә корпустан тора. Мәсәлән, палаталы блоклы 120 ятаклы диагностика корпусында көндезге стационар, микробиология төркеме булган клиник-диагностика лабораториясе, кабул итү, стоматология, диагностика һәм физиотерапия бүлекләре урнашкан. Моннан тыш, пациентлар нурланыш диагностикасын уза ала.
Дәвалау корпусы операция, хирургия, терапия, неврология һәм тире-венерология бүлекләреннән тора. Биредә сырхауханә урнашкан, анда килүчеләр амбулатор ярдәм ала ала, кирәк булган очракта медицина хезмәткәрләре аларны стационарга җибәрәчәкләр. Поликлиника бер сменада 250 кешене кабул итәргә әзер.
30 урынга исәпләнгән йогышлы авырулар корпусында кабул итү бүлеге, аерым чыгу һәм эчке шлюз, дезинфекция блогы һәм көнкүреш бүлмәләре бар. Бинага аерым керү юллары оештырылган. Административ-көнкүреш корпусында медчасть, азык-төлек блогы, тәэмин итү бүлеге, даруханә, китапханә белән клуб һәм 200 урынга исәпләнгән конференц-зал урнашкан.
Медицина учреждениесендә аварияләр, һәлакәтләр һәм локаль хәрби конфликтлар нәтиҗәсендә зыян күргән пациентларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә әзерләр. Госпитальгә яралыларны китерә алалар, шул исәптән авиация транспорты ярдәме белән дә. Хастаханә Һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү системасына кертелгән.
«Хәрби госпиталь – ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә торган күп профильле медицина учреждениесе. Анда хәрби хезмәткәрләргә, хәрби пенсионерларга, шулай ук Россия Оборона министрлыгының хәрби дәвалау учреждениеләрендә медицина ярдәме алу хокукына ия башка категория гражданнарга ашыгыч махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да бар», – дип билгеләп үтте ачылу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.
РФ Кораллы Көчләренең Генераль штабы башлыгы – Россия оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов үз чиратында хәбәр иткәнчә, узган елның 9 аенда Оборона министрлыгының хәрби-төзелеш комплексы көче белән Россиянең 27 субъектында 3 мең урынга 30 күп функцияле дәвалау үзәге һәм йогышлы авырулар бүлеге төзелгән.
Казан хәрби госпитале бер ел эчендә төзелде. Төзелеш эшләрендә 1 меңнән артык кеше һәм 53 берәмлек техника катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар