Шәһри Казан

Бер гозер үтәлде. Икенчесе өстәлде

Хатын-кызны алга үткәреп үтте гомер. “Салават күпере” торак комплексында Зилант урамындагы 22/15нче йортта 17 июльдә ачылган күп функцияле үзәккә (МФЦ) беренче булып язылсам, миңа торт эләгәсе иде.

Сораулар биргәләп, фотога төшергәләп йөргән арада Наталья Старостина беренче булып кабул итүгә талон алган да куйган, әй. Матур гадәткә әверелгән тәртип буенча, МФЦ тортны аңа бүләк итте. Шаярту гына, әлбәттә. Наталья кечкенә кызчыгы белән тәмләп чәй эчсен.

Татарстанның МФЦ дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозафарова таныштырганча, Зилант урамындагы 22/15 нче йорттагы МФЦда 14 кеше эш урынлы булган.

- Юдино бистәсендә узган атнада МФЦ ачкан идек. Казанда хәзер “Мои документы” (МФЦ) офислары 10 урында эшли. Авиатөзелеш районында Максимов урамындагы 1нче йортта да шушындый пункт булачак, - диде Л.Мозафарова.
Коллективны “Өй туе” белән котларга республиканың икътисад министры Фәрид Абдулганиев белән Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов килде.

- МФЦ халыкның алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә республикада 57 МФЦ ачылды инде. Аларда 180 төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр башкартырга була. Безнең гаиләнең дә МФЦдан файдаланганы бар. Кызыбызга чит ил паспорты ясаттык. “Тәрәзә”дә хезмәт күрсәтүнең вакыт нормасы – 15 минут. Татарстан Президенты аны 10 минутка калдырырга тәкъдим итте. Без моңа ирешергә тырышачакбыз, - диде Фәрид Абдулганиев.

Реклама

Татарстанда МФЦлар ачу Икътисад министрлыгы ярдәмендә башкарыла.
- Очрашу вакытында МФЦ сораган идегез. Миңа да һәм сезгә дә сөенеч, ниһаять, ачылды ул, - дип халыкка мөрәҗәгать итте Сергей Миронов. - Татарстан Президенты булышлыгында “Салават күпере” торак комплексында мәктәп, 3 балалар бакчасы сафка басты. Тагын бер мәктәп төзеләчәк. Казанга илтә торган юллар төзелә, “Салават күпере” комплексыннан М-7 автотрассасына юл тоташачак.
Торак комплексында яшәүчеләр Зилант урамындагы МФЦ яныннан автобуслар йөрешен сорады.

- Җәмәгать транспорты маршрутына үзгәреш кертү мәсьәләсен дә уйлашырбыз, - диде Сергей Миронов.

Фәрид Абдулганиев һәм Ленара Мозафарова сөйләгәнчә, республикада эшчеләрнең “маятник миграциясен” киметү стратегик бурыч итеп куелган. Кеше шәһәрнең кайсы районында яшәсә, шунда үзенә кулай эш урыны таба алырга тиеш.

- Мәсәлән, “Салават күпере” комплексындагы хатын-кыз операторлар моңа кадәр Казанның башка районнарындагы МФЦларда эшлиләр иде. Хәзер үзләрендәге офиска кайтып урнаштылар, - дип мисал китерде Ленара Мозафарова.
Казандагы һәр микрорайон МФЦлар челтәре белән колачланачак.

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: