16+

Бер изгелек икенчесен тудыра: Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшырдылар

Көзнең агач яфракларын коеп, яңгырларын яудырып, тулы көченә үз вәкаләтләре белән яшәгән көннәрендә, нефтьчеләр шәһәре Әлмәт әдәби мәркәзгә әйләнеп куя.

Бер изгелек икенчесен тудыра: Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшырдылар

Көзнең агач яфракларын коеп, яңгырларын яудырып, тулы көченә үз вәкаләтләре белән яшәгән көннәрендә, нефтьчеләр шәһәре Әлмәт әдәби мәркәзгә әйләнеп куя.

Бирегә атаклы каләм ияләре, уку белән бергә иҗатны да матур итеп үреп баручы студентлар, шигырь сөючеләр, мәдәният-сәнгать әһелләре җыела. Табигатьнең шундый серле дә, бераз гына моңсу да булган чорында күңелдә үзеннән-үзе шигъри хисләр бөреләнәдер ул. Ә шагыйрь җаны аны көзге яфрак төсләрен алып бизи, яңгыр тамчылары көенә кушып, гүзәл аһәңгә төрә. Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың шундый серле көннәрдә якты дөньяга килүе дә очраклы түгелдер, хәзер исә, соңгы 14 елда, шушы көннәрдә аның исемендәге әдәби премия тапшыру күркәм традициягә әйләнеп китте.

Халкыбызга – бүләк

«Татнефть» җәмгыяте тарафыннан гамәлгә куелган әлеге премия, шагыйрәнең исемен мәңгеләштерү белән бергә, бүгенге әдипләрнең талантына бәя бирү, яшь иҗатчыларга канат кую да. Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим иткән номинантлар «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы каршында оешкан махсус шура тарафыннан раслана. Премиянең абруе үсә, географиясе киңәя бара. Дистәләгән дәрәҗәле бүләк ияләре арасында тирә-күрше төбәкләрдә, чит илләрдә яшәп иҗат итүче төрле яшьтәге төрле милләт вәкилләре бар.

Һәр елдагыча, быелгы ­тантана да Саҗидә Сөләйманова исемен йөртүче үзәк китапханә бакчасында урнашкан шагыйрә бюстына чә­чәкләр кую һәм шигъри митинг белән башланып китте. Тантанада катнашкан әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин әйтүенчә, ХХ йөз башында Аллаһы Тәгалә татар халкына Тукайны бирсә, ХХ йөз уртасында хатын-кыз затыннан Саҗидә Сөләйманованы бүләк итте.

– Ул көтелмәгән якты йолдыз кебек ялтырап алды да, күктә үзенең гаять матур, бер яктан нәзакәтле, лирик тирән, хисле, икенче яктан татар халкының язмышын, илебезнең киләчәген һәм илебезнең үсеш юлларын үзенчә күзаллаган шигъриятен калдырып, безне ташлап китте. Ләкин без аны беркайчан да онытмадык, һәр елны менә шулай әдәбият сөючеләр, шигърият сөючеләр җыелып, аны яд итәләр, зурлыйлар, – диде галим.
Каләм иясе Рәмзия Габделхакова, Саҗидә Сөләйманова белән күрешергә насыйп булмаса да, шагыйрәнең үз күңеленә бик якын кеше булып торуы турында әйтте.

– Саҗидә апа вакытында хатын-­кыз язучыларны бармак белән генә санарлык булган, ә хәзер без күбәү: шагыйрьләр, прозаиклар, яшьләр арасында да бик талантлы кызлар бар. Ләкин шулай да әдип, шәхес буларак барыбер иң алгы сафта Саҗидә апабыз торадыр, дип уйлыйм, – диде Рәмзия Габделхакова һәм чыгышын шагыйрәгә багышлап язылган шигыре белән тәмамлады.

Казахстаннан килгән милләттәшебез Тәүфикъ Кәримов анда яшәүче татарлар исеменнән сәламнәр җиткерде: «Читтә яшәсәк тә, без йөрәкләребез белән сезнең янда, Татар илендә», – дип, җылы сүзләрен әйтте.

Шагыйрь һәрчак хак әйтәме?

Нинди генә чара булмасын, «Татнефть» хәтле җитди оешма алынган икән, ул инде коры гына, ярлы сценарий буенча уза алмый, һәрчак күпкырлы, кызыклы, тәрбияви әһәмияткә ия була. Митингтан соң кунакларның бер өлеше «Алтын алмалар турында әкият» арт-проекты нигезендә күпкатлы йортлар диварларында пәйда булган рәсемнәр белән хозурланса, икенче өлеше шигъри бәхәстә фикер алышуда катнашты. «Шагыйрь әйтсә – хак әйтә» дигән әйтем бар, ул бөтен чорларга да туры киләме – каләм ияләре, әдәбият сөючеләр шул хакта сөйләштеләр.

Төрле чорларда иҗат әһелләре заман идеологиясенә туры килә торган әсәрләр дә язды. Бүгенге көн күзлегеннән карап, аларга нинди бәя бирергә, ул әсәрләрне әдәби мирас дип атарга буламы – мондый сораулар күп яңгырады бәхәс барышында.

– Дискуссиядә шагыйрьнең җәм­гыятьтәге роле, үзе яшәгән чорны чагылдыру турында сүз барды. Төрле чорлардан мисаллар китерелеп, шагыйрь нинди булырга тиеш дигән бәхәс купты. Берәүләр, чын шагыйрь ул – тамак туйдыру турында гына уйлап, акчага сатылмаган, турысын әйтүче, дигән фикерен яңгыратты. Алтын приискалары булган Дәрдемәндне мисалга китерде, намус кулдагы байлыкка гына карамый диючеләр дә булды. Ахыр чиктә, барыбер чын шагыйрь милли, мәңгелек темаларны күтәреп чыгарга тиеш, дигән фикергә килеп таралыштык, – дип сөйләде «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

«Татнефть» – башкаларга үрнәк

Шигъри бәйрәмнең төп өлеше – Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр һәм стипендияләрне тапшыру. Әмма ул рәсми рәвештә генә узмый, җыр-биюләр, шагыйрәнең иҗат һәм тормыш юлын чагылдыручы театраль күренеш, шигырьләр белән үрелеп бара. Һәр елдагыча, кунакларны «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев сәламләде.

– Без әлеге күркәм традицияне 2006 елда башлап җибәрдек. Ул чагында шундый инициатива белән Татарстан Язучылар берлегенең рәисе Илфак Ибраһимов чыккан иде, – дип искә төшереп узды ул. Шулай ук Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең ел саен яңа иҗади шәхесләрнең исемнәрен ачуын билгеләде. Каләм ияләре, иҗатка яңа гына адымнарын ясаган студентлар өчен әһәмиятле булган әлеге чараны оештыру, аны тормышка ашыру күп көч таләп итә, ул зур бер команданың тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Рөстәм Мөхәммәдиев әйтүенчә, «Татнефть» җәмгыяте әдәбият, мәдәният, сәнгатьне үстерергә зур өлеш кертергә тырыша. – Мин бер дә шикләнмим, әлеге традицияләр озак еллар дәвамында яшәр, – диде ул һәм премия ияләренә котлау сүзләрен ирештерде.

Быел төп өч премиягә Фәүзия Галиуллина, Рәмзия Габделхакова, Тәүфикъ Кәримов лаек булды. Кызыксындыру премияләре исә Лира Вәлиди, Рухия Ахунҗанова һәм Александр Аввакумовка тапшырылды. Моңардан тыш, ун студент «Татнефть» җәмгыяте ел саен билгели торган стипендиягә ия булды. Элеккеге еллардагы стипендиатларның (барлыгы 130 кеше) кайберләре – бүгенге көндә шактый ныгып җиткән, шигърияттә үз сүзләре, үз кыйблалары, үз укучылары булган шагыйрьләр.

Алда әйтелгәнчә, әлеге әдәби премиянең географик чикләре киңәя бара. Бу хакта кичәнең бүләкләү өлешендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та ассызык­лап үтте:

– Әлеге вакыйга Татарстан, Әлмәт язучылары гына җыелып үткәрә торган мәҗлес түгел, аның даны Россия­гә, чит илләргә таралды (лауреатлар арасында Төркия язучысы да бар. – Ф.М.). Бүген исә олпат исемлеккә Казахстан вәкиле дә керде. Киләчәктә дә безгә «Татнефть» җәмгыяте һәм Татарстан Язучылар берлегенең уртак проектын дәвам итәргә язсын.
Бүләкләү тантанасында яңгыраганча, Россиядә нихәтле нефть компанияләре булып, берсе дә мондый премияләр бирү кебек изге эш белән шөгыльләнми, «Татнефть» бу ягы белән дә башкаларга үрнәк булып тора. Югыйсә, эш бит акчада гына түгел, нечкә күңелле каләм ияләренә бераз гына игътибар, яшь иҗатчыларны үсендереп җибәрү дә җитә – алар тагын да дәртләнеп, кулларына каләм алып, иҗат дәрьясына чумачак. Кызыксындыру премия­се иясе Рухия апа Ахунҗанова: «Бу миңа этәргеч булачак, әле тарихи китап язып бетерәсем бар», – дип канатланып, иҗат итәргә әзер булуын белдерде.

Каләм ул, мәгълүм булганча, һәрчак изгегә тарта. «Татнефть» җәмгыя­те тарафыннан башкарылып килә торган әлеге изге эш яңаларын тудырырга сәләтле.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading