16+

Бер кесәдән алабыз, бер кесәгә салабызмы?

Россия Үзәк Банкы банклар өчен ачкыч ставканы, ягъни рефинанслау ставкасын тагын бер баскычка төшерде һәм 6 процент күләмендә билгеләде.

Россия Үзәк Банкы банклар өчен ачкыч ставканы, ягъни рефинанслау ставкасын тагын бер баскычка төшерде һәм 6 процент күләмендә билгеләде.

«Рефинанслау ставкасы»...

Бу ике сүздән бер сүзтезмә ясый алмый аптыраучылар безнең арада – күпчелектер, мөгаен. Нәрсә соң ул рефинанслау һәм «ачкыч» ставкасы? Ни өчен атаклы милләттәшебез – Россия Үзәк Банк җитәкчесе Сәхибзадә кызы Эльвира ханым бу ставканы, ташлы шикәрне келәщә белән сындырып-сындырып ваклаган кебек, чирекләп-чирекләп һаман саен «кимерә»? Бу «кимерү» нинди нәтиҗәләргә китерә? 

Аңлатам.

Әҗәтле үләме?

Әйтик, сезнең күршегез машина алды ди. Әлбәттә, кредитка. Процент ставкасы елына, әйтик, 12 процент ди, ягъни «юмарт» банк сезнең күршегезгә  ел саен сумманың нибарысы 12 процентын өстәп кайтару шарты белән әҗәткә акча бирде, ди. Әйтергә кирәк, бу әле «майлы» процент. Процент түбәнрәк булган саен, әҗәтнең тәме баллана, бизнес үсә, кесәләр калыная бит...

Әмма сорау: Банк биргән бу акча кемнеке? Аларны күршеңә кем биреп тора?

Кредит биргәндә, «юмарт» банк үзенең акчасын, гадәттә, кулланмый диярлек. Аның акчасын куяр урыны болай да җитәрлек: хезмәт хакы, бонуслар, самолетлар, вертолетлар, виллалар, яхталар... Саный китсәң, мескен банкир җиткереп кенә бетерсен! Рефинанслау ставкасы 6 процент икән, димәк, акчаны «юмарт» банк Үзәк Банктан елына сумманың 6 процент өстәп кайтару шартларында әҗәткә алып күршегезгә бирә. Димәк, күршегез үз әҗәте өчен 6 процентны «юмарт» банкка, тагын 6 процентны Үзәк Банкка өстәп тиеш кала. Үзәк Банк – акча эшли, «юмарт» банк – акча эшли, күршегез – түли, барысы да гап-гади!

Кертемнәр кертли башламагае

Рефинанслау ставкасының төшүе сезнең кертемнәрнең дә процент ставкасын кимерә икән шул. Быел, мәсәлән, бу ставкаларның рәсми уртача күрсәткече 5,92 процент тәшкил итәчәк. Димәк, бүген банкка акчагызны илтеп салсагыз, сезгә еллык керемне, утырып еласагыз да, 6 проценттан да арттырмаячаклар, ә кайбер «юмарт» банкларда бу процент 2-3 тирәсе генә. 

Моны аңлатуы җиңел: Эльвира Сәхибзадә кызыннан 6 процентка алып була торган әҗәтне «юмарт» банк синнән 7 процентка алмас бит инде! Әле «ачкыч ставка» киләчәктә тагын да төшкән очракта, бу күрсәткеч тагын да кимер дип көтелә. Нәтиҗәдә, кертемнәрегезнең ставкасы инфляция сызыгына төшеп кунаклавы – көн кебек ачык. Ә инфляцияне безнең илдә 3,5-4 процент тирәсе. 

Күрше тавыклары күркәме соң?

Күпләрдә «кысалар-басалар» авыруы кузгалганчы, Европа банкларындагы кертемнәргә еллык ставкаларны тиз генә күрсәтеп узам. Евросоюз илләрендә евролы вкладларның еллык файдасы нибары 1 (!) процент, инфляция исә 1,5-1,6 процент, ә сүз башында телгә алынган шикәр – «рефинанслау ставкасы» – 0%! Ягъни банклар Европа Үзәк Банкыннан әҗәтне бөтенләй процентсыз ала булып чыга!

Германиядә ипотека алырга җыенмыйсызмы соң? Сезнең өчен иң файдалы кредит ставкасын елына нибары 3 процент тирәсе тәшкил итә. 

Инде бөтенләй кәефегезне күтәреп җибәрү өчен шунысын да әйтә алам: Россиядәге әҗәтле халык банкаларга еллык керемнәренең нибары 28 процентын түли, нимесләр исә – 93 процентын, Норвегия әҗәтлеләре зарплаталарының 280 процентын түлиләр. Әйе-әйе, 280 процент! Ягъни үзе түли, хатын түли, бабай түли, теща түли... Ә кредит – кияүнеке... Яшәсен теща! 

PS. Норвегия тещасының уртача пенсиясе 200 мең сум... Кая куеп бетерсен ул аны?

Сезнең Әмир Исламов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X