16+

Бер михнәткә – бер хикмәт

Улым үзенең иҗатташ төркеме белән ай буе авыл клубларында концертлар куеп йөрде дә йомгаклау концертын Арчаның үзендә куярга тиеш булды.

Бер михнәткә – бер хикмәт

Улым үзенең иҗатташ төркеме белән ай буе авыл клубларында концертлар куеп йөрде дә йомгаклау концертын Арчаның үзендә куярга тиеш булды.

Барышлый, яныма кереп, үзләрен мактап чыккан район газетасын бирде дә: «Конферанс егетем генә сүрәнләнде, салкын тидергән», – дип зарланып куйды. Мин Казанның бер оешмасында клуб мөдире булып эшли идем. Ике уйлап тормадым, җыендым да киттем улым белән. Юлда артистлар, программа белән таныштым. Концертны икәү алып барырга килештек. Уен-көлке белән барып җиттек. Афиша балкып тора! Керү – бушлай. Халыкта да, илдә дә акча юк. Артистларга да ит белән түләү килешенгән.

Концерт күтәренке рухта гөрләп барды, үзем дә җырларым, шигырьләрем белән катнаштым. Хакимият вәкиле, сәхнәгә менеп, рәхмәтләрен белдерде. Без тамашачы белән саубуллашып җыенып ишегалдына чыксак, машинабыздан җилләр искән. Арендага алынган «Газель»ле егет иде ул. Капка сагында утыручыдан сорагач, бабай:
– Ярты сәгать элек кенә хатыны баласы белән таксида килеп төштеләр дә, иренең машинасына менеп утырып, күз ачып йомганчы, пыр тузып талаша-талаша, машиналары белән китеп тә бардылар, – дип көлде.
Шунда улым:
– Концерт алдыннан «Газель»ны фермадан дояркаларны алып килергә сораганнар иде, мин ризалык бирдем. Соңрак хатыны, миңа шалтыратып, ирен дәшәргә кушты. Мин, ул сыер савучылар артыннан китте әле, кайткач әйтермен, дидем. Аннан концерт башланды, әйтергә онытканмын, – дип акланды.
Клуб директоры хәлебезне аңлагач, төркемне кунакханәләренә алып китте. Безгә өйгә кайтырга кирәк! Өйдә телефон юк! Кесә телефоннары да кесә саен түгел иде бит әле. Без улым белән төн уртасында Арчадан җәяүләп олы юлга чыгып китәргә мәҗбүр булдык. «Җүләр баш аякларга тынгылык бирми», – диләр бит (мин инде ул).

Алланың бер мәрхәмәтле бәндәсе туктап, машинасына утыртканда, без ун чакрым чамасы тәпиләгән идек инде.
«Бер михнәтнең бер хикмәте була» дигәндәй, безнең өчен дә бу маҗаралы сәяхәтнең мәзәге шунда булды: без улымның 25 яше тулуын җәйге табигатьнең алтаң нурына төренүенә, уянып бер-берсен сәламли-сәламли сайраган кошлар симфониясенә хозурланып, аналы-уллы бәхетле наз, самими рәхәтлек кичереп, Арча – Казан юлы томанына, болыннардан таң җилләре белән килгән чәчәк исләренә хисләнеп каршы алдык.
Шалтырыйлар телефоннар
Төрле-төрле көйләргә.
Телефон маҗаралары
Кала сагынып сөйләргә.
Алда нинди могҗизалар
Көтә икән адәмне?!
Җир белән Космос сөйләшә
Тоташтырып галәмне!

Диләрә Сәрвәртдинова, Казан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading