16+

Бер район бөтенләй балсыз калган

"Иртән уянгач, үле бал кортлары таучыгын гына күрдек", – ди умартачылар.

Бер район бөтенләй балсыз калган

"Иртән уянгач, үле бал кортлары таучыгын гына күрдек", – ди умартачылар.

Уфада Башкортстанның төрле районнарында бал кортларының күпләп һәлак булуына багышланган матбугат конференциясе булган. Россия умартачылары берлегенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Алексей Самойлов, Күгәрчен районы урманнарын химик эшкәртү нәтиҗәсендә урындагы умартачыларның барысы да диярлек киләсе елга кадәр балсыз калды, дип сөйләгән.

Умартачы билгеләп үткәнчә, "яшел ефәк" кортыннан химикатлар белән эшкәртүне барлык урманчылыкларда да бер үк вакытта башкарган, шуңа күрә умартачыларга даими рәвештә «күченеп йөрергә» туры килгән. Нәтиҗәдә, күпмедер вакыттан соң умартачылар барлык умарталарын район үзәгенә алып килергә булган. Тик бу чара да Күгәрчен бал кортларын күпләп үлүдән коткармаган. Авыл хуҗалыгы авиациясе бригадасы агулы препаратны көндезге вакытта район үзәгеннән ерак түгел сиптергән, ә моны төнлә эшләргә тиеш булганнар.

– Бездә дә бал кортлары күпләп һәлак булды. Без 3 июльдә иртән уяндык һәм үле бал кортлары таучыгын күрдек, – дип искә ала Алексей Самойлов.
Күгәрчен районы умартачылары бу афәтләрдән соң прокуратурага күмәк шикаять язган. 4066 умарта бу тырыш бөҗәкләрдән бушап калган һәм 70кә якын умарта күче тулысынча үлгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading