16+

Бер Ромеога ике Джульетта: "Әлегә кадәр үземдә шикләнәм"!

19-20 октябрьдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Уильям Шекспирның данлыклы әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Ромео һәм Джульетта” спектакленең премьерасы булачак. Бүген башкала журналистларын спектакльнең үзенчәлекле яклары һәм геройлары белән таныштырдылар.

Бер Ромеога ике Джульетта: "Әлегә кадәр үземдә шикләнәм"!

19-20 октябрьдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Уильям Шекспирның данлыклы әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Ромео һәм Джульетта” спектакленең премьерасы булачак. Бүген башкала журналистларын спектакльнең үзенчәлекле яклары һәм геройлары белән таныштырдылар.

Спектакльнең режиссеры – М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссеры Илсур Казакбаев. Аның моңа кадәр дә Кариев театры белән эшләгәне булган, “Озын-озак балачак” әсәрен сәхнәләштергән. Бу юлы исә режиссер чит ил классикасына мөрәҗәгать иткән.

“Спектакльләргә күп йөри торган, төрле театрларны күргән тамашачы “Ромео һәм Джульетта” фәлән театрда булды, тегендә куелды бит инде” дип әйтергә мөмкин. Имеш, нәрсә белән гаҗәпләндерә аласыз тагын безне! Классика, чынлап та, күп куела. Шуңа карамастан, мин үзем өчен ниндидер яңа ачкыч таптым сыман. Шуны спектакльдә күрсәтә алсак, бик әйбәт булыр иде. Пьеса мәгънә ягыннан катлы-катлы, киң колачлы. Кем нәрсә күрергә тели, кемне нәрсә кызыксындыра, нинди авырткан урыннары бар – шуларны күрә. Трагедия 400 ел элек язылса да, анда күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль булып кала бирә. Шекспир һәм аның кебек зур язучылар – даһилар, әсәрләре белән эшләгәндә, дөньяны яңадан танып белү, үзең өчен көтелмәгән яклары белән ачу процессы бара. Классикага нәкъ менә шуңа күрә дә алынырга кирәк дип саныйм”, - ди Илсур Казакбаев.

Кариев театры директоры Луиза Шарова фикеренчә, театрда дөнья күләмендә танылган классик әсәрләр дә куелырга тиеш. “Үзебез дә шул әсәрләрдә тәрбияләнеп үстек. Шекспирны укыган саен аның ни дәрәҗәдә бүгенге көнгә аваздаш булуын аңлыйсың. Кешенең хис-тойгылары да, эмоцияләре дә, каядыр да барышы да үзгәрешсез. Безнең карашка, “Ромео һәм Джульетта” – бүгенге көндә бик актуаль һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен дә аваздаш дип уйлыйм”, - ди Луиза.

Ромео ролен Г.Кариев театры артисты Булат Гатауллин башкара. “Мин бу рольне бик шатланып һәм шул ук вакытта дулкынланып кабул иттем. Дөресен әйтәм, бу – иң авыр рольләремнең берсе. Әлегә кадәр үземдә шикләнәм. Тик бу табигый күренеш дип уйлыйм, чөнки алда әле тагын бер атна вакытыбыз бар. Бу – артист биографиясендә яңа баскыч”, - диде ул. 

Джульетта ролен исә ике актриса башкарачак – Рузанна Хәбибуллина һәм 4нче курс студенты Алия Фәйзиева. “Бер Ромеога ике Джульетта, бер яктан, бәхет. Икенче яктан, икесен дә яратырга кирәк. Спектакльдә хореография күренешләре күп һәм ул хәрәкәтләрне башта бер Джульетта, аннары икенче Джульетта белән өйрәнергә кирәк. Алар икесе ике төрле, икесенә дә яраклашырга кирәк. Ләкин икесе белән дә уйнавы җиңел һәм рәхәт”, - ди Булат.

Джульеттаның әтисе Капулетти ролен исә Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин башкара. “Театрда эшләү дәверендә икенче тапкыр Шекспир әсәрендә уйныйм. Беренче тапкыр “Король Лир” әсәрендә уйнадым, хәзер менә “Ромео һәм Джульетта”да. Чынлап та, Булат әйткәнчә, бу роль - иҗат юлыбызда бик зур баскыч булып тора. Мондый күләмле, зур әсәрләр куелуга һәр театр да шатланадыр. Артистлар да күңелдән генә булса да яңа роль көтә. Бу очракта, миңа чын күңелдән бәхет елмайды дисәм, дөрес булыр. Тамашачы кабул итәрме, әйтәсе фикеремне җиткерә алырмынмы дип дулкынлану белән премьераны көтәм”, - диде Фәнис Кәлимуллин.

Спектакльнең премьерасы 19-20 октябрьдә көтелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading