Ниһаять, хыяллар тормышка ашты: Бөтендөнья «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы шушы төбәктә «Шәҗәрәдә бабаларыбызның тарихи хәтере» дигән күчмә утырыш уздырды. Рәсәйнең төрле төбәкләреннән йөзләгән гүзәлкәйләребез Гали авылына җыелды. Программа гаҗәеп дәрәҗәдә кызык һәм файдалы: беренче көндә кунаклар 2 меңнән артык халкы булган авылның һәр почмагы белән диярлек танышты. Билгеле, кая гына барып төшсәк тә, без беренче чиратта мәктәпкә сугылабыз. Сораулар да әүвәл туган телебезнең торышы хакында. Гали мәктәбендә 201 бала белем ала. Татар теле атнага ике мәртәбә укытыла. Әзме? Татарстан белән чагыштырганда ярыйсы кебек. Нәкъ бездәге төсле икән хәлләр: башта кайбер ата-аналар татарча укытуга каршы чыга. Янәсе, татар теле белән кая барасың? Әйтерсең русча укыганнарның барысы да министр да, президент! Укытучылар оптимист анысы: телебезне оныттырмаска тырышабыз, диләр. Шулай инде, татарга бит аның салкын җиле дә гел каршы исә. Галәмәт зур авылда шушы елда гына балалар бакчасы төзелә! Аңа хәтле сабыйлар күрше чуаш авылында тәрбияләнә. Ул тәрбия нинди телдә? Үзегез дә чамалыйсыздыр.
Каршыбызга тезелеп баскан нәниләр әниләр турында шигырь сөйли... Без сөенеп кул чабабыз. Татарча, үзебезчә бит! Сабыйларның исемнәре дә милли.
Миләүшә, Салават, Рәсүл, Илсаф, Айнур, Гөлназ, Гүзәл, Камилә, Сафияләр тамырларында татар каны акканын белеп үссен өчен, бу мәктәптә шәҗәрә культ дәрәҗәсенә күтәрелгән. Арада 30нчы буын нәселен барлаган хезмәтләр бар! Авыл тарихына күз салсак, аның төзелүенә чама белән 400 ел тирәсе дип фаразлыйлар, әмма бу сан белән килешмичә, Гали борынгырак, дип тә әйтәләр. Диварга эленгән искиткеч зур шәҗәрәнең төбеннән өскә таба буыннар баскычы сузыла, Манаш, Киләй, Кәдер, Габдулла, Мөхәммәтләр. Һәм Гали бабакай (1750-1824). Заманында Котлыгыш Манашев Казан якларыннан бу төбәккә килеп урнаша. Өч улының берсе Гали исә, төп нигезеннән аерылып, биек таулар кочагында үзенә аерым йорт тергезә.
Китапханәләрне читләтеп үткән язучы юктыр ул. Киштәләрдә 7 мең китап, сайлап ал да укы. Тик татар китаплары гына аз. Күбесе искергән-таушалган. Кайсы гына өлкәләргә барсаң да, бер проблема инде: татар китабы юк... Вакытлы матбугат турында әйтеп тә тормыйм.
Комментарийлар