16+

Бер сменада 3 җинаятьче тотылды: бик яшьләрнең дә криминаль «һөнәр»гә алынулары йөрәкне әрнетә

Казанда Росгвардиянең Ведомстводан тыш сак идарәсе 3нче батальоны хезмәткәрләре бер эш сменасында өч хокук бозучыны тоткарлаган.

Бер сменада 3 җинаятьче тотылды: бик яшьләрнең дә криминаль «һөнәр»гә алынулары йөрәкне әрнетә

Казанда Росгвардиянең Ведомстводан тыш сак идарәсе 3нче батальоны хезмәткәрләре бер эш сменасында өч хокук бозучыны тоткарлаган.

Ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре прапорщик Васил Әхмәтҗанов һәм кече сержант Влад Касьяновтан торган экипаж федераль эзләүдә булган адәмне тоткарлый. Иртәнге сәгатьләрдә Четаев урамыннан узышлый тышкы кыяфәте эзләүгә игълан ителгән кешегә охшаш булган ир-атны күреп алалар. Документларын тикшергәндә, 37 яшьлек ирнең чыннан да июль аеннан ук кулга алудан качып йөрүе мәгълүм булды. Казанда яшәүче ирнең наркотик матдә саклаганы өчен хөкемгә тартылган булуы ачык­лан­ды. Бу кешене полиция бүлегенә тапшыралар.
Бер сәгать вакыт узамы-юкмы, патруль экипаж Меридиан урамында узып баручының документларын тикшерә. 30 яшьлек ир Татарстанның Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте тарафыннан берничә көн элек федераль эзләүгә игълан ителгән булган. Бу кеше Җинаять кодексының 158нче маддәсе («Урлау»)  буенча хөкемгә тартылган һәм беренче очрактагы сыман, кулга алудан качып йөргән икән.

Шул ук көнне төштән соң шул ук экипаж Хөсәен Ямашев проспектындагы гипермаркетта урлашкан хатын-кыз­ны тоткарлады. Сакчыллык идарәсенең үзәкләштереп сак­лау пультына тревога сигналы килә. Адреска килеп җиткән экипажга кибетнең сак хезмәте мөрәҗәгать итә. Билгесез бер ханымның 3 мең сумлык товарны кечкенә генә хатын-кызлар сумкасына тутырып, кассада түләмичә генә алып чыгып киткәнлеге хәбәр ителә. Хокук бозучының кылган гамәлләре видеокүзәтү камералары аша билгеле була. Администратор, тревога төймәсенә басып, тоткарлау төркеме чакырта. 19 яшьлек туташны тикшерү барышында сумкасыннан чәч кисү җайланмасы, миксер, кайчы, приборлар өчен газ баллоны, силикон кашыклар чыга. Хатын-кызны полиция бүлегенә озаталар. Аңа карата Җинаять кодексының 158нче маддәсе («Урлау») буенча эш кузгатылды.

– Яшьләр өчен борчылам. Бу кыз кебек бик яшьләрнең дә криминаль «һөнәр»гә алынулары йөрәкне әрнетә. Үзе үк сөйләде: беренче генә кермәгән урлашыр­га. Иртәме-соңмы тотыласын белә-сизә торып, барыбер урлашудан баш тартмаган. Яшьләрне андый хаталардан кисәтәсе килә – кыңгыр эшнең ахыры хәерле булмый аның, киләчәкне бозып, андый ямьсез эшкә бармасыннар иде, – ди бу уңайдан тоткарлау төркеменең өлкән прапорщигы Васил Әхмәтҗанов.

Татарстан Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading