Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләү эше бүген дә дәвам итә. Татарстанда аларның саны 200 мең кешедән артык. Соңгы елларда солдат җәсәдләрен табу, аларны күтәрү буенча шактый эш башкарылды. Дөресрәге, мондый фидакарь эшкә алынучылар саны артты. Шуларның берсе – Россия Федерациясенең Оборона министрлыгының «Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерүдә олы шәхси хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән Хатирә Мансур кызы Мәрданшина. Әңгәмәбез сугыш кырларында әле дә күмелмичә яткан солдатларның рухына бер дога буларак барып ирешсен иде.
– Хатирә ханым, Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалганнарның исемнәрен ачыклауга керткән өлешегез хисапсыз зур. Мондый эшкә алынуыгызга нәрсә сәбәпче булды?
– 2008 елда әнинең ике абыйсын эзли башладым. Икесе дә хәбәрсез югалган, сугыштан кайтмаган. Эзли торгач, олы абыйны – Әхмәтшин Әхмәткәшиф Мофаздал улының каберен табу насыйп булды. Ул Орел өлкәсе, Дмитровск районының Дмитровск-Орёл шәһәрендә күмелгән. Документларда буталчыклык, берсе дә чагышмый. Күп кенә кәгазьләрдә хәбәрсез югалган, мәгълүматлар юк дип кенә бара. Әнигә дә, туганнарга да 65 ел буе шулай дип җавап биргәннәр. Интернетта, уйламаганда, бер каберлек исемлегенә барып чыктым, анда Ахмедҗан Нашир дип язылган. Шул исемгә басып караган идем, безнең җиңгинең адресы, Корбанова Бикә исеме килеп чыкты. Документта Курбинова Бина дип язылган. Шул ук адрес: Үзбәкстан, Мирзачул районы, Сабир Рахимов совхозы. Бөтенесе туры килә. Шулай итеп, абыйның каберен 30 апрельдә эзләп таптым. Аннан соң Оборона министрлыгы, военкоматлар, Орёл өлкә военкоматы аркылы абыйның исемен каберлеккә мәңгеләштерергә булдым. Шәһәр каберлегендәге исемлектә 175 солдатның гына исеме бар. Чынлыкта исә андый урыннарга бик күпләп күмелгән. Мин тапкан исемлектә дә 775 кеше күрсәтелгән иде. Бөтен документларымны җыеп, «Хәтер китабы» редакциясендә эшләүче Валентина Григорьевна Липатникова янына йөгереп килдем. Ул вакытта абыйның үлгәненә, Орёл дугасында җиңүгә дә 65 ел иде. Мин шунда ук каберлеккә барачагымны белдердем. Ул миңа: «Бөтен җиргә хатлар яз, сине болай гына белмәсләр, исбатларга, элемтәләр урнаштырырга кирәк», – дип киңәш итте. Орёл өлкәсенә бөтен документларны җибәрдем. 12 августта – шәһәрне азат итү көнендә беренче тапкыр барып кайттык. Аннан соң абый янына дүрт тапкыр бардык инде, әни шактый олы яшьтә иде, аны алып барырга курыктык. Кайткач, шушы исем-фамилияләрдәге хаталарны күреп, ничә кешенең шуның аркасында гына хәбәрсез югалганын аңлап, эшкә керештем. Еллар буе беркадәр тәҗрибә дә тупланды.
– Бу эш белән ун елдан артык шөгыльләнәсез. Ничаклы кешегә ярдәм итә алдыгыз?
– 11 ел эчендә меңләп кеше табылгандыр. Көненә 10 кеше дә табыла, кайчак бер генә солдат. Төннәр буе эзләп утырам. Безнең «Хәтер китабы» белән ОБД сайтларындагы мәгълүматларны чагыштырам, бозылган фамилияләрне эзлим. Аннары, табып бирегез, дип сорап шалтырата башладылар. Аларны карыйм. Һәрберсен Валентина Григорьевнага илтә идем. Ул алга таба туганнарына, район газеталарына язып җибәрә иде. Тапканнарымны, гомумән, санап барганым юк. Валентина Григорьевна авырып киткәч, өстәлдә җыелган документларны илтә барганда кызыксынып кына санаган идем. Бер ай эчендә генә 100дән артык кеше табылган.
– Хатирә Мансуровна, бу көннәрдә нинди фамилияләрне ачыклый алдыгыз?
– Гыймадов Нәҗип Кәримович дигән кешене 12 июньдә генә таптым әле. Безнең «Хәтер китабы»нда 1924 елгы, Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылыннан дип язылган ул. Хәбәрсез югалган. Яңа исемлектә Гыймадиев дип килеп чыкты. Икенче документта да шулай, өченчесендә «Гимодиев Насип Кириллович умер от ран» дип куелган. Әгәр төбенә төшеп, документларның үзләрен ачып карыйсың икән, туганнар барысы да туры килә. Беркайчан да исбатламыйча гына, бу кешенең исемен ачыкладым, дип, мәгълүмат таратканым юк. Башта барысын да чагыштырам, эзлим, аннан соң гына хәбәр итәм. Күпчелек әнисе, хатыны, сеңлесе, ул-кызларының исем-фамилияләрен, адресларын күрсәткән. Алар чагыша. Нәҗип Гыймадиев Украинада, Харьков өлкәсендә күмелгән, ә ул бездә 2019 елның 12 июненә кадәр хәбәрсез югалган дип саналган булган.
Зиганшин Кави Закиевич Әлмәт районы Кичучат авылыннан. Хәбәрсез югалган дип саналган. Аны 22 апрельдә тапканмын – Дегафин Кава Закиевич, Курс өлкәсе, Орловка авылында. Икенче бер документта Дегафель Кава Закиевич. Бөтенесен чагыштырасың. Авылы да Кисутат дип язылган. Бу – Курск дугасында һәлак булган солдатлар. Монда сугыш 1943 елның июлендә уңышлы тәмамлана, ә кышкы-язгы операциядә югалтулар бик күп була. Һәлак булган солдатларны бомбадан ясалган чокырларга ыргытып баралар. Монда һәрбер метрда кешеләр әле дә күмелмичә ята. Абыйның сугышкан урыннарын карарга баргач та, Орёл өлкәсендәге һәрбер кырга диярлек «Солдат батырлыгы кыры» дип язылып куелган. Вязьма, Ленинградта да шундый ук зур югалтулар булган. Эзләү отрядлары зур эшләр башкара. Вакыт-вакыт җир үзе дә күмелгәннәрне этеп чыгара, диләр. Вязьмада Долг отряды белән эшләп, аларга да ачыкларга булышкан идем. Эзләүчеләр анда, уйламаганда, самолетны чыгаралар, аннан соң шул воронкадан солдат җәсәдләрен күтәрәләр. Анда андый галәмәтләр күп. Җирле халык әйтүе буенча, хәзер яшьләр йорт салырга уйласалар, башта эзләүчеләрне чакыртып тикшертәләр. Кайбер кешеләр, белмичә, элеккеге траншеялар урыннарында яшелчә бакчалары ясап, помидор-кыяр үстергәннәр. Без абыйның каберенә барабыз, ә аның анда күмелүенә минем ышанычым бик аз. Бәлки, ул әле дә табылмагандыр, берәр воронкада ятадыр кебек.
– Хәбәрсез югалган кешеләр авылларда да, районнарда да бик күп. Сезнең тырышлыкларыгыз белән исем-фамилияләр ачыклана. Кеше, хәбәрсез югалган туганнарын эзләргә теләсә, эшне нәрсәдән башларга тиеш? Кая язарга? Нинди сайтларга кереп карарга, бүгенге көндә нинди мөмкинлекләр бар?
– Иң элек, әгәр дә безнең Татарстан кешеләре булса, булмаса да, теләсә кайсы кеше kremnik.ru сайтына керә ала. «Мемориаль Великой Отечественной войны» дип аталган электрон хәтер китабы ул. Һәркем, шунда кереп, үзенең «заявка»сын калдыра ала. Эзләү дигән бүлек бар. Анда фамилияне язарга кирәк. Башта сайтта эзләп карагыз, бәлки аны эзләп тапканнардыр инде. Һәркөнне шулай эзләп утыручылар күп безнең. Арчадан Зөлфәр Баязитов дигән кешебез бар иде (урыны җәннәттә булсын, аның белән бик озак еллар хезмәттәшлек иткән идек. – Р.Г.), үлеп китте. Ул бик тырыш кеше иде. Көне-төне эшләде. Тагын kremnik.ru да кешеләргә булышучы өч-дүрт кеше бар. Теләсә кем сезнең заявканы алып эзли башлый. Без бит барыбыз да исем-фамилия, авылларыннан башлап тикшерәбез. Кайберсендә авыл исемнәре башкача язылырга мөмкин. Бармы икән бу кеше безнең «Хәтер китабы»нда, дисең, кайчак юк икәнлеген күрәсең. Әсирлектә үлгәннәр белән дә шулай булды. Фамилияне дә төрлечә эзләргә була. Мәсәлән, Зәләлов Кирам. Зәл* Кир* һәм авылы яки туган елы. Аннары барлык солдатлар арасыннан эзләргә кирәк булачак. Безнең «Хәтер китабы» белән туганнарның да мәгълүматлары төрле. Кайсыберләре яза: «Бу минем бабай, әмма сездә дөрес язылмаган. Фамилиясе шундый, исеме шулай» ди.
Бу – сугыш. «Хәтер китабы» күбесенчә өйдән өйгә сорашып та диярлек язылган, «Синнән кем кайтмады, синнән кем кайтмады», дип. Кайчак солдатларның исеме – фамилия, фамилиясе исем итеп язылган очраклар да бар. Бик авыр эш ул. obd-memorial.ru дан шулай ук эзлибез. Бер эзләүдән генә табып та булмаска мөмкин. Фамилияне язуга ук бөтен хәбәр ачыкланырга тиеш дип уйласагыз, ялгышасыз. Kremnik.ru дан тыш тагын бер мөһим сайт «ОБД Мемориаль – Память народа» сайты бар. Анда дөрес кертсәң, бөтен наградалар да килеп чыга ала. Җирләнгән урыннары билгеле булырга мөмкин.
– Хатирә Мансуровна, сезнең хезмәтегезне хөкүмәт күләмендә бәяләүләренә дә шатландык.
– 2011 елда орденны көтмәгәндә Россия Федерациясенең Оборона министрлыгының «Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерүдә олы шәхси хезмәте өчен» медале белән бүләкләндем. Ел саен 9 Май җиткәндә, әнинең елаганы исемдә. Шулай бервакыт әни белән телевизордан югалган бабасын эзләп тапкан бер хатын-кыз турында сюжет карадык. Әни, менә бит, эзлиләр, табалар икән бит, дип башланган эш бу. Ул чакта өйдә компьютер юк. «65 ел табылмаганны, кайдан табарсың», – дигән иде әни шул чакта. Ә табылгач, шундый шатландык. Әни исән чакта да ике тапкыр барып килдек, әмма әнине алмадык.
– Хатирә ханым, күп вакытны ала торган эш бу. Моңа акча түләмиләр, өйдәгеләр сезнең әлеге шөгылегезгә ничек карый?
– Башта аңлашылмаучанлыклар булган иде. Моңа бит күп вакыт кирәк. Мин төнлә утырам, эш беткәч тынычрак вакытта. Бөтен буш вакытымны шуңа багышлыйм.
– Эзләп табу эше нәрсә бирә сезгә?
– Күңел тынычлыгы бирә. Кешегә ярдәм итә алсам, рәхәт булып китә. Күпме кеше үзенең туганнарының кайда күмелгәнен, тәкъдирен белми. Төрле очраклар бар. Менә туганнарын табып та, табылган солдатларның кирәк булмаганын күргәч, бик авыр булып китә. Әмма күбесе моның кирәк икәнен бик яхшы белә. Аңламый торганнар алай ук күп очрамады. Биектаудан бер солдатны тапкан идем, ә туганы: «Кайда калган, шунда ятсын», – диде. Бер солдатның оныкчыгын тапкач: «Мин бит аны белмим», – дип әйтте. Ә үзе хәрби училище курсанты иде. Андыйлар да бар.
– Бу битарафлык каян килә? Аңлату эшләре алып барылмыймы?
– Патриотизм да, аңлату да җитми торгандыр дип уйлыйм мин. Телевидениедә бик күп кирәкле тапшырулар, фильмнар кирәкмәс вакытта куела. Бөтен кеше җыелып, гаилә белән утырганда, шундый файдалырак тапшырулар күрсәтергә кирәк. Булганын да төнгә куялар. Күбрәк язарга, күбрәк күрсәтергә. Ватанпәрвәрлек хисен, үткәннәрне, хәтерне, бабайларның көрәшеп җиңүен яшьләргә дә күп вакыт аңлатып бирү җитми. Чынлыкта исә күп кенә укучылар сугышның ни икәнен, кайчан булганын, үз бабайларын да белми. Менә шунысы әрнетә күңелне.
Рәсимә Галиева.
Комментарийлар