16+

Бер сыерга 10 рулон печән кирәк?!

Авылларда печән өсте. Коры көннәргә сөенә-сөенә, мал-туарына кышка запас азык әзерли халык. Хәер, яңгыры да комачауламый.

Авылларда печән өсте. Коры көннәргә сөенә-сөенә, мал-туарына кышка запас азык әзерли халык. Хәер, яңгыры да комачауламый.

Яңгыр тигән печән туклыклы була, дигән бит борынгылар. Печәнгә элеккеге шикелле «уфалла» арбасы тартып баручылар – бүген сирәк күренеш. Аның каравы, печән – мотоциклда, җиңел машина багажнигында, ат арбасында, тракторда, КамАЗларда... Кичке авылга печән исе тарала, үзенә бер рәхәт чак. Ә сез печән җыеп өлгердегезме әле?

Динар Зиннәтуллин, Биектау районы, Сасмак авылы:
– Биш-алты яшьтән үк, чалгы тотып, болын кырыйларыннан печән чаба идек без. Әти өйрәтте. Яхшы хәтерлим, дискотекадан төнлә кайтабыз да, киемнәрне алыштырып, печәнгә ашыгабыз. Мотоцикл, ат белән печән ташыйбыз. Аннары әти-әнигә, эшләгән өчен, рулонлап печән бирә башладылар. Берьюлы алтышар рулон печәнне сайгакка тутыра идек. Тора-бара файдасы юк дип, хайванны киметтек. Сөтнең дә бәясе төште. Хәзер куян, үрдәкләр генә тотабыз. Күп кеше бәрәңге бакчасының яртысына печән утырта хәзер. Чалгыны да сирәк кулланабыз инде, махсус чапкычлар бар бит. Печән кирәк кешеләрнең күбесе кырдан җыеп азапланмый, йә сатып ала, йә урлый. Печән чагы күңелдә күңелле хатирәләр булып саклана.

Мөдәрис Мозаффаров, Кама Тамагы районы, Чаллы авылы:
– Агрофирма хезмәткәрләренә, гадәттә, ел саен печән эш урыныннан бирелә. Калган кешеләр, аеруча пенсионерлар печәнне сатып ала. Үзе чапкан кеше сирәк. Безнең авылда өч-дүрт кенә гаилә печәнне кышка үзе әзерли. Кемдер бакчасына чәчә, кайбер фермерлар печәнне, үз җирендә үстереп, башкаларга сата. Печәнне китереп тә бирәләр, үзең барып алсаң, аз гына арзанрак. Бер сыерга 5 центнерлы 10 рулон печән җитә.

Мөхибулла Ибраһимов, Теләче районы, Екатериновка авылы:
– Минем әти-әнием – фермер, үзем – студент, җәй көне аларга ярдәм итәм. Печән җыям. Инде биш-алты ел үзебезнең җиргә печән чәчеп, аны тюкларга төргәкләп сатабыз. Бер сезонга 300ләп рулон печән җыябыз. Бер рулон люцерна 800 сум тора. Башкаларныкы белән чагыштырганда арзанрак, таяклырак булганга, шундый бәя куйдык. Аның каравы дару үләннәре: ромашка, буынлы үлән (цикорий) да кушабыз. Печәнгә, гадәттә, Питраудан соң төшәләр. Без люцернаны иртәрәк җыя башладык. Аннары болын печәненә тотыначакбыз. Теләчедән, хәтта Казаннан килеп алучылар бар. Шәһәр яны бистәләрендә күпләр куян, кәҗә асрый. Печән өсте – рәхәт чак: саф һава, елга, телисең икән коенып аласың, кояш. Ял да, фитнес та, эш тә бер урында, кыскасы.


Печән бәяләре

Печәннең 5 центнерлы рулоны 800-1500 сум тирәсе тора.
Кечерәк тюкларны 550 сумга да алырга мөмкин.
Бер сыеры булган кеше кышка якынча 10 мең сумлык печән туплап куя.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading