16+

Татарстанда бер тәүлек эчендә - икенче, барлыгы унбишенче кешенең коронавирустан үлүе теркәлде

Пациентның хәле авыр булу сәбәпле, ашыгыч ярдәм бригадасы белән Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән һәм ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктырган унбишенче кеше вафат булды.

«Мөслим районында яшәүче 1970 елгы ир-ат 6 июньдә ике яклы пневмония һәм артериаль гипертензия белән Чаллы инфекция хастаханәсенә китерелгән. Авыру йоктыруы һөнәри эшчәнлек белән бәйле түгел», — дип белдерделәр оператив штабта.

Агентлыкка билгеле булганча, Мөслим районы табиб-педиатры Нассер Гассан Назим турында сүз бара.

Пациентның хәле авыр булу сәбәпле, ашыгыч ярдәм бригадасы белән Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән һәм ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Интенсив терапиягә карамастан, пациентның хәле бик тиз начарайган, диделәр коронавируска каршы көрәш штабында.

«23 июньдә йөрәк эшчәнлеге туктаган. Реанимация чаралары ярдәм итмәгән. Пациент үлгән. Үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә ачыкланган», — диделәр оператив штабта

Чыганак: Татар-информ

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading