– Кара инде... Иңкүлек дип биш-алты метрлап арыш басуы үсеп утырган башаклар тезмәсен комбайнчылар калдырып киткән түгелме? – дип эчке сыкрану белән сөйләнеп алды, колхозда урып-җыю эшләрен тикшерү-күзәтүгә куелган сыйфат комиссиясе әгъзасы Галиәскәр.
Күрәмсең, вакыт кичкә авышкан булгангамы, әллә бер аршын озынлыгындагы чокыр очравы сәбәп булганмы, йә эшне тизрәк төгәлләргә уйлаганнармы? Комбайнчысын тизрәк кисәтергә, калган башакларны, урак һәм капчык тоттырып, хатын-кызлардан җыеп алуны оештырырга кирәк булыр?!
Уе белән ул колхозның «ун минутлык» киңәшмәсенә тизрәк җитешүгә кайтып калды. «Коммунар» тимер көпчәкле тракторы кискен борылышка исәпләнмәгән. җитмәсә, «Сталинец» комбайнын сөйрәп барганда, басу эченнән ташбака кебек кенә кыймылдарга тиеш була.
Иртәнге сәгать дүрттән торып, колхоз идарәсендә башланырга тиешле «биш минутлык летучка»га авылы карамагында булган иген кырларының яртысын әйләнеп чыгып, урып-җыюның сыйфат торышын бирергә омтылган ир-атның аякларына күзе төште. Сырлан һәм тигәнәк урап алган брезент чүпрәктән тегелгән аяк киеме дә тузып, сәләмәләнеп килә түгелме? Гомумән, сугыш афәтеннән исән-имин кайткан пехотачының күңеле озак еллар буена солдат итеге һәм ыштыр урап гарык булгангамы, шул авызын ача башлаган ярым чүпрәк туфлиләрне үз итте. Җиңел, аякларга үзләре үк ятып торалар иде. Иңенә аскан уч төбе хәтле генә сумкадан фронтны урап кайткан алюмин флягасына үрелде. Ни өчендер, әллә ияләнелгән гадәте буенча, уң кулына алгач, уңлы-суллы селтәп карады. Аңа бу гадәт Ленинград блокадасында сугыш уты дулкынын үткәндә иярде. Кайсы көннәрдә суга кытлык булганда, тонган яңгыр суын да фляжкасына сөзеп тутыргаладылар. Кием-салымнарны һәм башка хуҗалык кирәк-яракларына «техник су» исеме астында күлдән алып ташыдылар.
Шулай беркөнне барысын да тигез сафка бастырып, ат җигә белүчеләргә ике адым алга атларга куштылар. Каланы 100гә якын дошман утыннан саклаучылар арасыннан нибары алты хәрби генә үзенең осталыгын гарнизон алдында күрсәтергә омтылды. Буйга, үзе әйтмешли, 165не генә тарткан «карсак» буйлы Галиәскәргә чират җиткәч, нишлим икән дигән сорау белән як-ягына каранып, кыйблага күз төшереп алгач, «Аллаһыма тапшырдым!» – дип, бер сулышы белән атның ыңгырчагын эләктереп, дугасын һәм тәртәләрен камытның калын каешы белән уратып беркетте. Камытны тарттырып бәйләү өчен уң аягын камытка ук күтәреп сары каешын шыгырдаттырып тарттыргач, кире чишәргә җай калдырып бәйләп тә куйды. Хәрбиләр бу мизгелдә кечкенә генә буйлы зәңгәр күзле татар егетенә карата чын соклануларын сиздерделәр.
Моңа кадәрле Ладога күленнән сугышчан гарнизонга атлы олау белән су ташырга алынган берничәсен командирлары азат иткән иде. Кайсысының кесәсеннән яшереп куелган ипи кисәкләре килеп чыкса, кайсысыдыр билгеләнгән вакыттан бик соңарып, ярты олаулык кына су белән сөйрәлеп кайтып кергәннәр. Бер көнге ат җигеп күрсәтү спектакле дә юкка булмаган икән, өч көннән бер кәгазь кисәгенә карандаш белән кулдан сызгалаган юл маршруты белән су алып кайтырга фәрман бирелде. «Давай, татарин, ты только сможешь?!» – дип хәтта җилкәсенә кулын куйды кухня тирәсендә бөтерелүче кыршылган фуражкалысы.
Шулай да беркөнне юлга куелган приказдан читләшергә туры килде. Күлдән суны тутырып кузгалдым дигәндә, урта яшьләрдәге коңгырт чәчле адәм сүз кушты.
– Әй, солдат! Бу юлдан ярты чакрымлап читтә минем өй урнашкан. Улым Серёжа авыр хәлдә, кайтып җитмәсәм, дөнья белән саубуллашуы бар... Зинһар, булышыгыз әле! – дип, чын татар телендә ярып салды бу.
– Татар икәнлегемне кайдан белдегез, маңгайга язылмагандыр бит?
– Атыгызга «әйдә» дип, татарча итеп, бик ипле эндәштегез. Башкалар «айда» дип бер-бер артлы сиптерәләр генә.
Көтелмәгән бу сүзләрдән соң Галиәскәрнең башы гүя чыңлап куйды, бар эчке дөньясы әллә нишләде. Нәкъ унөч яшь тулыр алдыннан туганы Хәнифә белән ерак балалар йортына пароход белән озатылу алдыннан, туган авылларына качып кайту вакыйгасы күңелендә яңарды. Янәшәдәге куаклыкка кереп, үз йомышларын үтәү хәйләсен уйлап таптылар алар. Ат арбасы көпчәге хәтле ике туган кулга-кул җитәкләшеп алгач, ялан тәпиләре дә җылынып киткәндәй булды. Ниһаять, авыр гына пошкырып, кара төтенен калдырып йөзеп киткән елга корабыннан соң, юл һәм тел белмәгән нәниләр күзләре кая карый – шул тарафка омтылдылар. Юл күрсәтүчеләре һәм соңгы сынык икмәкләре белән бүлешүчеләре дә очрап торды үзләренә. Атнадан артык булды дигәндә, буш өйләре тәрәзәләрен шакыдылар. Бу хәл дәһшәтле 21нче елгы ачлык дулкыныннан балаларын исән калдыру уе белән вакытлыча аларны балалар йортына биреп торудан башланган иде. Ярый әле үзләрен Идел буйлап илнең ерак төбәгенә озатыр алдыннан бер татар апасы кисәтеп алды. «Йә хәзер үк төшеп каласыз, йә булмаса туган нигезегез һәм туган-тумачаларыгыз белән мәңгегә хушлашыгыз!.. Сезне башка килеп алучы да, өзгәләнеп эзләүче дә булмаячак?! – диде ул, күз яшьләрен сөрткәләп. – Ә хәзер исә әнә теге куаклар арасына таегыз, бераз җиргә сеңеп торыгыз!.. Пароходтагыларга берәр нәрсә әйтермен шунда...»
Аркасына агач тактадан ясалган кисмәк күтәргән әлеге ленинградлы да нәкъ еракка йөзгән пароходтан яшертен генә кулын болгаган апаларына охшаган иде.
– Ярый алайса, Ходаем, кичерә күр: фатихаң белән хәрби антым аша булса да балалар хөрмәтенә читкә тайпылыйм, булмаса... Юкса бу фани дөньяда сулавымның, Ватан төшенчәсе астында яшәргә омтылган бөек каланы саклавымның мәгънәсе калмый, – диде дә тагын кыйблага карап: «Лә-ә илаһу-у иллааһ-у-у...!» – дип сөйләнеп алды.
Гуля (Галия) исемлесе ике катлы агач баракта яшәгән булып чыкты. Урамга караганда да салкынрак бер бүлмәле фатир икән. Бар җире чиста, әмма бушлык урап алган, бар агач әйберләре дә ясалма тимер мичкә ягылып беткән бүлмә уртасындагы коры матраста Серёжа чыннын да җан биреп ята. Тик бу юлы әнисенең җылы карашы да, күз яше дә, солдат куллары белән җылытырга теләгән стакандагы бер йотым су да булышмады. Малайның ачлыктан шешенгән үле гәүдәсен, иске-москы чүпрәкләргә төреп, өйләре каршындагы газондагы чокырга күмеп куюдан башка чара калмады.
Зәңгәр төстәге карандашны төкерек белән юешләп гәҗит кисәгенә сыргалаган маршруттан читкә тайпылганга түгел, шыр сөяккә калган малайга ярдәм итә алмаганына озак вакыт янып йөрде ул. Бер уйламаганда пароходта килеп чыгып, татар телен вата-җимерә сөйләшкән чит апа кебек җылы кулын гына бирә алмады...
Барысы да бер Аллаһ кулында дип, тикмәгә генә әйтмиләрдер. Олау белән су ташып чуалганга нәкъ ун көн булып күлгә якынлашканда, әллә кайдан килеп чыккан дошман очкычы бомба яудыра башлады. Сызгырып, җиргә чинап якынайганына түз генә... Кызылармеецларның рухын сындырырга, таптарга нинди «чинавыклар» уйлап тапканнар диген?
– ... Сезнең хәлегез нормальләшә, күлмәктән тугансыз, ахрысы? – дип сүзен башлады ак халатлы табиб. – Атыгызны тураклап ун метрлап читкә алып бәргән иде... Сезне, күрәмсең, арбагызга беркетелгән тимер су багы саклап калган. Уң кулыгызны сакладык саклавын, сөякләрегезне җыйнау озак вакытка китте...
Бу вакытта авылда калган балалары белән хатыны Нәсимә бернинди хәбәрсез яши бирделәр. Ленинград мөһере белән «Мин, исән-сау, көтегез, кадерлеләрем!» дип хәбәр алынгач, хатыны исә, шатлыгын беренче булып сөйләр күрше-күләне очрамагач, балалары белән абзарларында булган сыерына сөйләнә-сөйләнә, шатлыкларын бергә уртаклашалар.
...Кулындагы флягасы янына 100 граммлап сугыш паёгын хәтерләткән икмәккә бераз гына шикәр комы сибелгән иде. Ул шул икмәккә берничә тамчы чәй тамызырга уйлады. Юешләнгән ризык умарта балы яккан бер ярым икмәк кисәген хәтерләтсә дә, блокада ветераны аңа кагылмыйча ниндидер бер горурлык хисен кичереп, газета битенә төрелгән запасын кире сумкасына салып куйды. Монысы инде, нәкъ солдат гадәте калган дигән кебек, Галиәскәрнең бер «чирле» гадәте иде. Армия сафларында иртән бирелгән граммлы икмәк кисәген һәр хәрби үзе белән көнозын йөртергә тырышты. Анысы ач карынга көндез яки кичен икмәк валчыгын тешләп, авыз эчендә бераз йөртеп, ачлык хисен басып кую өчен кирәк булгалады.
Рафис Заһидуллин, Алабуга.
Комментарийлар