Шәһри Казан

"Бердәм Россия" партиясе Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны чыгарды

Бүген Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге үзенең чираттагы - 32нче конференциясен уздырды. Утырыш нәтиҗәләре буенча "бердәмроссиялеләр" Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп чыгардылар.

Күпчелек тавыш буенча Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат итеп Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы чыгарылды. Рөстәм Миңнеханов "бердәмроссиялеләр"гә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткереп, алга таба да республика һәм Россия файдасына эшләргә чакырды.

Реклама

Татарстан Президентын сайлаулар 13 сентябрьдә узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: