16+

“Бердәнбер юанычымны югалттым” (юл һәлакәтенә очрап һәлак булган биюче кыз Алинә Идрисова турында)

Бер елмаюы белән бар дөньяны яктыртып җибәргән, шоу-бизнес дөньясында һәркемнең күңеленә ачкыч таба белгән җырчы, биюче яшь кыз Алинә Идрисова 28 июль көнне юл һәлакәтендә вафат булды. Аңа нибары 29 яшь иде.

“Бердәнбер юанычымны югалттым” (юл һәлакәтенә очрап һәлак булган биюче кыз Алинә Идрисова турында)

Бер елмаюы белән бар дөньяны яктыртып җибәргән, шоу-бизнес дөньясында һәркемнең күңеленә ачкыч таба белгән җырчы, биюче яшь кыз Алинә Идрисова 28 июль көнне юл һәлакәтендә вафат булды. Аңа нибары 29 яшь иде.

Нинди генә ерак юлларга йөрсә дә, моңа чаклы Алинәне иңендәге фәрештәсе төрле бәлаләрдән, юл һәлакәтләреннән саклый килгән. Әмма соңгы арада кызның күңеле бер дә тыныч булмаган. Ул һәрчак каядыр ашыккан, күңеле ашкынган. Яшәп, яшьнәп каласы килгән аның.
Фаҗига буласы көнне кыз әнисе белән Казаннан Азнакайга юл тота. Алинә “Рено” машинасы рулендә үзе була, ә янәшәсендә әнисе утырып кайта. Казанда пассажир итеп Урыссуга һәм Әлмәткә кайтучы өч кыз да алалар.

Лаеш районы Имәнкискә авылыннан ерак түгел, олы юлда Алинә ниндидер сәбәпләр аркасында машина белән идарәне югалта һәм юл читенә “очып чыга”. Биредә машина берничә тапкыр әйләнеп-каплана.

– Бер мизгел эчендә бар дөньямның асты-өскә килде, – ди күз яшьләрен тыя алмыйча әнисе Флера апа. – Машина дөбердәде, нидер сынды, җимерелде, ватылды... Алинәнең: “Әни, үләбез!” – дип ачыргаланып кычкыруын гына ишетеп калдым. Мизгел эчендә машинабыз аска очты. Күкрәгемне ут камап алды, сулыш алырга ирек бирмичә, авыртудан ыңгыраштым. Һава җитмәде. Кызым машинадан 15 метр ераклыкка чыгып очкан икән. Ә машина 110 метр тирәсе басу буйлап әйләнгән. Алинәнең муены сынган булган. Мизгел эчендә үлгән икән ул. Барысы да күз алдымда тора: Алинәм, авария, аның чирәмдә песи баласы кебек йомарланып ятуы, минем җирдә ауный-ауный: “Кызым, янына җибәрегез”, – дип ялынып акырып елауларым... Аннан мине “скорый”га сөйрәп алып менеп, уколлар кадаганнар, медсестраның беләген умырып тотып: «Кызым янына җибәрегез», – дип илерүем, машинадан сикерергә җыенгач, мине каталкага бәйләп куюлары, тагын уколлар кадаулары... Барысы да куркыныч төш кебек күз алдына килә башлый да, тагын еларга тотынам, йөрәгемә бәрә. Эх, күрергә язмасын берегезгә дә, нык авыр, нык ачы хәсрәт. Чи тирегә ут капмый, диләр, капса, йөрәгем күптән янып көлгә әйләнгән булыр иде инде…

Алинәне туган авылында – Азнакай районы Балтачта җирләгәннәр. Пассажир кызларның икесе әллә ни җитди тән җәрәхәтләре алмаган, шөкер. Әмма берсе иминлек каешын эләктермәгән, ул кызның аягы сынган. Флера апаның кулы сынган, башка җәрәхәтләр дә алган.

– Кызымның үлгәненә һаман да ышанып булмый. Планнар корып, хыяллар диңгезендә яшәде ул. Аның уңышларына бик шатлана идем. Кызымны искә алмаган вакытым юк. Һәрчак аны уйлыйм, һәр нәрсә аны хәтерләтә. Кеше керсә, бераз онытылып торам. Ялгыз калсам, уйларымда бары тик ул гына. Ул һаман да янымда кебек… Бик авыр. Кыз бала бит ул! Бердәнберем. Иремнән аерылгач та, шактый кыенлык күреп үстердем, төпле тәрбия бирдем. Кечкенәдән җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк булып үсте, сәхнә түреннән төшмәде, нинди генә бәйгеләрдә катнашмады. Бик үҗәт бала иде. Бишенче сыйныфтан башлап, Азнакай район үзәгендәге музыка мәктәбенә “попутка”ларга утырып, укырга йөрде. Оста биюче, җырчы, татар эстрадасында белмәгән кешесе юк. Чыгыш ясар өчен банкетларга, төрле чараларга чакыралар иде. Мәктәпне тәмамлагач, КФУның филология факультетында укыды. Казан дәүләт мәдәният институтын читтән торып тәмамлады, – ди Флера апа. – Казанда фатир арендалап яшәде, мин үгетли торгач, ипотека рәсмиләштереп, фатир алдык. 15 августта шунда күчәсе иде. Сокланмаган кеше юк иде аңарга.

Авариягә чаклы Алинә юл һәлакәтенә юлыгып үлүе турында берничә тапкыр төш тә күргән. Шуны әнисенә сөйләгән.
– “Әни, бүгенге көн белән яшим. Мин бүген бар, иртәгә юк”, – дип гел әйтә килде миңа. Аннан соң: «Әнием, мин үлсәм, син елар идеңме?» – дип сорап шаккаттырды. «Тагын шундый сүзләр сөйләсәң, авызыңа сугам», – дидем. Ә ул көлде генә. 28 июль көнне дә: «Әни, без Азнакайга кич кенә кайтып җитәбез. Иң матур чәчәкәләрне алып, иртәгә әбием янына зиратка барырбыз”, – диде. Әбисе белән фатир алу максатының чынга ашуын уртаклашырга хыялланды ул. Ә шуның урынына нәкь әниемнең аяк очына, чәчәкләргә күмелеп барып ятты. Төне буе сөйләшеп чыкканнардыр инде бахыркайларым. Алинәнең үлеме белән бик күп инде бәйләнешләр, билгеләр, әле шуларны барлап утырдым. Бер ай элек җиңгәм, нәкь 28 июньдә мәетләр белән бәйле төш күргән. Миңа да шуны сөйләде. Без аны башкага юрадык. Кызыма кагылышлы булыр дип кем уйлаган соң. Бу көннәрдә телефоным тынып тормый. Алинәнең дуслары, танышлары шалтырата. Һәркайсыгызга рәхмәт, дусларым. Шундый авыр чакта ярдәмегез өчен. Беркемгә дә бала үлемен күрергә язмасын, – ди әни кеше.

 

Ринат Рәхмәтуллин, автор-башкаручы:
– Алинә искиткеч талантлы биюче, җырчы иде. Мәскәүдәге гастрольләрдән алып кайтканы булды, юлда оста йөрде. Аның кебек руль артында оста йөрүче хатын-кызлар бик сирәк. Мәскәүне аркылыга-буйга йөргән кыз ул. Аның юл һәлакәтенә юлыгуына ышанасым килми, әле дә моның ничек килеп чыкканына гаҗәпләнәм. Нинди генә машинага утырса да, судагы балык сыман иде. Алинә миндә бер ел эшләде. Артыннан төртүче дә булмады, барысына да үзенең тырышлыгы белән иреште. Күпме планнар бар иде безнең.
Аның үлеме турында ишеткәндә Уфада идем. Чәчәктәй гомере машина руле артында өзелде...

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыр кайгыңны уртаклашам, Флера, бәбекәйнең урыны оҗмахта булсын, бу кайгыны күтәрерлек көч һәм сабырлык бирсен сиңа раббым

    Мөһим

    loading