16+

Беренче көнне сайлау участокларында медицина ярдәме кирәк булмаган

Татарстанда температурасы югары булган сайлаучылар өчен аерым мөмкинлекләр каралган. 12 сентябрьгә исә Татарстанда коронавирусның тагын 25 очрагы ачыкланган.

Татарстанда сайлау участокларында сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен барлык шартлар да үтәлә – һәр килгән сайлаучының тән температурасы үлчәнелә, битлекләр өләшенә, тиешле дистанция саклана.

Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков журналистларга хәбәр иткәнчә, тавыш бирүләрнең беренче көнендә медицина ярдәме кирәк булмаган – участокларга ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртылмаган.
– Сайлаучының тән температурасы югары булуы ачыкланса, ә аның сайлау теләге бик көчле булса, башкаларга зыян килми торган дәрәҗәдә тавыш бирү өчен аерым шартлар булдырылган, – дип ачыклык кертте Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Сүз уңаеннан, 12 сентябрьгә Татарстанда коронавирусның тагын 25 очрагы ачыкланган.

Дамир Бәдриев фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading