Эссе җәй – сәламәтлек өчен бер сынау. Талпан тешләү, елан чагу курынычыннан тыш, кояш та кешегә зыян китерә ала. Элек Татарстанда яман шеш авырулары арасында күкрәк рагы беренче урынга чыкса, соңгы елларда аны меланома, тире рагы узып киткән. Россиядә дә тире рагы беренче урында тора. Кояшның күзләргә, онкологик авыруларга, тирегә тәэсире турында Сәламәтлек саклау министрлыгында узган түгәрәк өстәл барышында сөйләштеләр.
Зинаида Афанасьева, медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина академиясендә радиология, паллиатив ярдәм һәм онкология кафедрасы профессоры:
– Тире рагы республикада ни дәрәҗәдә киң таралган?
– Кызганыч, соңгы елларда тире рагы күп кешедә күзәтелә. Азган стадиядәге меланома очраклары Россиядә 18 процентны тәшкил итсә, Татарстанда әлеге күрсәткеч 35 процент. Бу кешеләрнең үз сәламәтлегенә карата игътибарлы булмавын раслый. Гадәттә, пациентлар гел медицина хезмәткәрләрен гаепләргә ашыгалар бит. Әмма табибларны түгел, халыкның үзен ачуланырга кирәк. Без кешене үзен яратырга мәҗбүр итә алмыйбыз. Ә үзеңне яратырга, хөрмәт итәргә бик тә кирәк. Сәламәтлеге өчен беренче чиратта пациент үзе җаваплы. Кайбер табибларның меланоманың билгеләрен белеп бетермәве, вакытында беренчел ярдәм күрсәтелмәве дә авыруның көчәюенә китерә.
– Тире рагының билгеләре нинди?
– Тире рагының бер үзенчәлеге – аны алдан кисәтергә, күз белән күреп тә ачыкларга була. Мин пациентларга гел А, В, С, Д, Е алымын истә тотарга кушам (тулырак таблицада). Миңнәр зурая башласа, кырыйлары үзгәрсә, төсе каралса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Тире рагы аеруча кемнәр өчен куркыныч?
– Ак тәнле, зәңгәр күзле, сары чәчле кешеләргә кояшта аеруча сак булырга кирәк. Икенче чиратта – җирән чәчле кешеләр. Тән тиресе ачык төстә булган кешеләрдә, кояшта пешкәннән соң, рак күзәнәкләре уянырга мөмкин. Ә менә каратутлы кешеләр бу яктан бәхетле, аларга куркыныч азрак яный. Шулай да чамасын белергә кирәк. Саклану зыян итми. Тәндә миңнәр күбрәк булган саен, меланома белән авыру куркынычы да арта. Шуңа да кеше тәнен гел күзәтеп торырга тиеш.
– Тире рагын китереп чыгара торган сәбәпләрнең берсе – кояш нурлары. Җәй көне кызынмаскамы?
– Кызынырга кирәк. Кояш нурларының кеше сәламәтлеге өчен файдасы бар, бу бит Д витамины дигән сүз. Ә ул бик файдалы. Тик чамасын белми кызынырга ярамый. Бары сәгать 8.00дән-10.00га кадәр һәм 16.00дән соң гына кояш нурлары зарарсыз булып санала. Шуны да истә тотарга кирәк: кеше экваторга якынрак булган саен, тире рагы очраклары күбрәк күзәтелә. Чит илләрдә кояш ныграк кыздыра. Үзебезнең илдә генә ял итегез дияр идең дә, бездәге ял Төркиядәгегә караганда кыйммәтрәккә төшәргә мөмкин. Россиядәге ялны арзанрак итәргә кирәк, бу патриотлык хисләрен дә арттырыр иде бәлки.
– Хәзер яшьләр арасында солярийлар бик популяр. Бу онкология китереп чыгарырга мөмкинме, ничек уйлыйсыз?
– Мин солярийларга каршы. Моны гомумән, акча эшләү юлы дип кенә саныйм. Ак тәнле блондинкаларны, җирән чәчлеләрне анда бөтенләй кертмәскә кирәк, тик нишләтәсең, кире бормыйлар бит, чөнки бу – үзенә күрә бер бизнес. Ә солярийга йөрүчеләр, үз теләкләре белән, үзләрен тире рагы куркынычы янаган кешеләр төркеменә кертәләр. Тагын бер нәрсә әйтәсем килә, моны раслаучы галимнәр юк югын, шулай да култык астына еш дезодорант сөртү зыянлы түгелме икән дип уйлыйм. Култык астында лимфа төеннәре урнашкан, алар бөтен начар энергияне үзенә җыя. Дезодорантны даими кулланучылар арасында яман шеш белән авыручылар күбрәк түгелме икән дип тә шикләнәм.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар