16+

Бергә булдык-бергә калыйк

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Шәһри Казан» газетасына язылу дәвам итә. Башкалабыз, республикабыз, илебез һәм дөнь­я яңалыклары, тел һәм милләт язмышы, социаль тормыш, кызыклы шәхесләр, мавыктыргыч язмалар, мәдәният һәм спорт яңалыклары, файдалы киңәшләр – болар барысы да халык­чан басма, быел үзенең 30 яшьлеген билгеләп үтәчәк «Шәһри Казан» газетасында.

Бергә булдык-бергә калыйк

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Шәһри Казан» газетасына язылу дәвам итә. Башкалабыз, республикабыз, илебез һәм дөнь­я яңалыклары, тел һәм милләт язмышы, социаль тормыш, кызыклы шәхесләр, мавыктыргыч язмалар, мәдәният һәм спорт яңалыклары, файдалы киңәшләр – болар барысы да халык­чан басма, быел үзенең 30 яшьлеген билгеләп үтәчәк «Шәһри Казан» газетасында.

Радик Сабиров, баш мөхәррир:
– Россия халкына тыныч кына яшәргә язмагандыр ул. Шөкер, ни генә булса да, халкыбыз бөтен авырлыкларны, сугыш-афәтләрне, кризисларны уңышлы узып килә. Ошбу пандемия алдында да сынып-сыгылып калмабыз, Аллаһ боерса. Авырлыклар килде дип кенә, укучыларыбыз да газетабызны укудан туктамасын иде. Коронавирус китәр, “Шәһри Казан” калыр, иншалла! Бергә булыйк, дуслар!

Дамир Бәдриев, журналист:
- “Шәһри Казан” газетасында “Шәһәр кәефе” сәхифәсе 2014 елдан бирле атна саен даими чыгып килә. Анда Казан һәм Татарстан халкы, Россия төбәкләре һәм чит илләр кешеләре үз фикерләре белән уртаклашты. Шушы сәхифәнең авторы буларак, үзем дә “Шәһәр кәефе”нә эләктем бит, әй. Мин “Шәһри Казан” газетасы редакциясендә 1995 елдан. 1990 елда газетаның тәүге санын иҗат иткән кешеләр эшли иде әле ул елларда. Коллектив яңарды, ләкин, “Шәһри”нең татар милли рухы үзгәрмәде. “Шәһри Казан”ны беренче саннарыннан башлап яздырып алган тугры укучыларыбызга рәхмәт!


Фәрит Нурмөхәммәтов, сату-урнаштыру буенча менеджер:
– Бөтен кешелек дөньясы бүген шомланып яшәгән, чир рәвешендә афәт килгән бер чорда укучыларыбызга исәнлек-саулык кына телисе килә. Борынгылар әйтмешли, узгынчы чир булсын иде. Әмма ни генә булмасын, күңелне төшермәскә, яхшыга өметләнеп, киләчәккә ышанып яшәргә кирәк. Укучыларыбыз яраткан “Шәһри Казан”нарыннан аерылмасын иде дигән теләктә калам. Нинди генә катлаулы чорлар, вазгыять булмасын, “Шәһри Казан” белән бергә калыгыз! Язылыйк, укыйк, тормыш казанында бергә кайныйк!


Эльвира Мозаффарова, журналист:
– Әллә нинди генә ел булды быел: үзенчәлекле кыш, югалтулар, сынаулар, хәзер менә  пандемия, үзизоляция режимнары... Ләкин барысы да узар, иншалла, Аллаһы кеше күтәрә алмаслык сынаулар бирмәс. Бергә эшләсәң, авыр эш тә жиңел тоела, диләр. Укучыларыбыз – безнең төп байлыгыбыз.  Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. “ШК”ның 30 еллыгын да бергә сөенеп каршыларга, алдагы елларда бер казанда кайнарга насыйп булсын. Бездән аерылмагыз, һәрчак якын дуслар булып калыйк.


Лилия Гайнуллина, веб-мөхәррир:
– Һәр татар гаиләсе дә татар телендә чыга торган басмага язылырга тиеш, дип уйлыйм. Татарстан башкаласының үзәк басмасы кала тормышы турында гына сөйләп калмыйча, районнарыбызның тормыш-көнкүрешен яктырта. Көнүзәк проблемаларны күтәреп чыга, аларны хәл итәргә ярдәм итә. Бу үзе инде газетабызның мөһим роль уйнавы турында сөйли.


Йолдыз Шәрапова, журналист:
- “Булмас димә, дөнья бу!” – дип бүгенге көннәрне уйлап әйткәннәрдер инде ул. Кем уйлаган болай булыр дип. Шулай да редакциябез кәефен төшерми. Укучыларыбыз мәнфәгатен истә тотып эшләвебезне дәвам итәбез. Газетабызга язылу да бара. Безнең белән булырсыз дип өметләнәбез. Аннары маска бит ул каска түгел. Күкләребез аяз, сугышлар юк. Шөкер!


Рәзинә Мәрданова, корректор:
- “Шәһри Казан” редакциясендә 1990 елдан бирле эшлим. Газетаның тәүге саннарын чыгаргандагы иҗат рухы бүгенгедәй күз алдымда. Редакциядә элекке елларда эшләгән журналистларның, язучыларның һәм хезмәткәрләрнең кайберләре мәрхүм инде, урыннары җәннәттә булсын. Элекке хезмәттәшләрне сагынып искә алам. Тормыш алга бара, 90нчы елларда туган сабыйлар инде үсеп, үзләре ата-ана булдылар. Алар үзләренең яшьтәше һәм чордашы булган “Шәһри Казан” газетасына язылсыннар, гаиләләре сердәшенә әйләндерсеннәр иде.


Фәнис Мотыйгуллин, баш мөхәррир урынбасары:
- Дөньялар нихәтле генә мәшәкатьле, ыгы-зыгылы булмасын, өметне өзәргә ярамый. Таяныр кешеләре, якыннары булганда, адәм баласы теләсә нинди авырлыкларны да җиңә ала. Газета укучыларыбыз өметсезлеккә бирелмәсен иде, җәйләре дә җитәр, пандемиясе дә бетәр. Дөнья ыгы-зыгысына бирелеп, “Шәһри Казан”сыз кала күрмәсеннәр. ...Ә без көткән таңнар атмый калмас, караңгы төн түгел мәңгелек. “Пандемия беткән, шөкер!” – диеп, “Шәһри Казан” язар иң элек.


Дилбәр Гарифуллина, журналист:
Җәй белән бергә элеккеге гөрләп торган тормышыбыз да кайтсын иде. Без журналистларга пандемия чорында районнарга командировкларга йөрү чикләнде. Авылларга барып, эшчән, булдыклы халык белән танышып-күрешеп кайткач, күңелләр күтәрелә, иҗат итү дәрте арта иде. Газета укучыларыбыз белән очрашулар сагындырды.

Лилия Локманова, журналист:
- Кешелек гомер итү дәверендә төрле сынауларга дучар була. Бу – табигый. Әмма һәр сынаудан соң организмда иммунитет барлыкка килгән кебек, кешелек тә ныгый. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да нык булып каласыгыз килсә, телебезне, милләтебезне сакларга өлеш кертергә теләсәгез, алдагы елларда да бездән аерылмагыз. Өстәвенә, “ШК” быел 30 еллыгын бәйрәм итә! Туган көннәрне бергә үткәрү күңеллерәк. Юбилейлар җиткәнче, дөньялар гына рәтләнә күрсен иде инде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading