Үзләрен зыялы дип санаучылардан: «Тарих – һәвәскәрләр өчен генә инде ул», – дигәнне ишетүе сәеррәк бераз.
Андыйлар белән Чыңгызхан чорына хәтле барып җитү түгел, совет чорында да адашып каласың әле. Адашмый ни, ул бит китап укымый, ә инстаграмда тарих язылмый. «Интернет бар бит» дигән булып, үзенең тар фикерле икәнлеген генә исбатлый, бөтен интернеты әлеге дә баягы шул социаль челтәрдән «белем эстәүгә» генә кайтып кала.
Тарих дигәннән, халыкның аны ни дәрәҗәдә белү-белмәвен сораштырулардан күреп була. Шушы көннәрдә генә Берлин стенасы җимерелүгә 30 ел булды – соңгы биш елда бу вакыйганы белмәүчеләр саны 7 процентка арткан. Шул ук вакытта әлеге гамәлгә уңай бәя бирүчеләр кимегән, кирәкмәгән эш дип санаучылар арта төшкән. Демократия дип лаф оручыларның дөньяның салават күпере төсләренә төренмәвен аңлаумы, СССР дип аталган гигантны сагынумы бу? Бер карашка, Европада Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң пәйда булган һәм чит бер дәүләтне икегә аерып торган диварның бүгенге Россиягә нинди катышы булырга мөмкин? Ә социаль челтәрләргә бөтенләй үк кереп батмаучылар алай уйламый. Әлеге диварның ишелүе – Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга тәэсир иткән вакыйга. Ул – СССРны таркалуга тизрәк якынайткан адым, Икенче Бөтендөнья сугышындагы Җиңүдән чигенү, бүгенге Россиянең янәшәсенә үк НАТОның килеп җитүе. Ул чактагы Илбашы булган Михаил Горбачев әле бүген дә үзен дөрес эшләдем дип исәпли: «Мин Көнчыгыш Европаны кемгә бирдем? Польшаны – полякларга, Венгрияне – венгрларга, Чехословакияне – чехлар белән словакларга», – дип аңлатма биргән СССРның беренче һәм соңгы президенты. ГДР президенты Эгон Кренц Михаил Горбачев Көнчыгыш Германиянең Җир йөзеннән юкка чыгуына ярдәм итте, ул Көнбатышка бик нык ышанды, ә хәзер НАТО Россия чикләре буенда басып тора, дигән фикерен ишеттергән.
Германиянең үзендә үткәрелгән сораштыруларның нәтиҗәләре дә уйландырырлык: элеккечә дивар артына ябылып ятарга теләүчеләр күп түгел, ләкин өч дистә ел үтүгә карамастан, ике кешенең берсе «көнбатышныкылар» белән «көнчыгышныкылар» якыная алмый дип исәпли. Койма ярыгы аша күршенең ишегалдына күз салу кызык ул үзе. Ә бу очракта дистә еллар буена Көнбатышка кызыгып яшәп, дивар ишелгәч, андагы тормышка ГДР немецлары яраклаша алмый. Ялтыр-йолтыр килгән витриналар, шәрә хатын-кыз сурәтләре белән генә тормыш бармый, һәрдаим ярдәм итеп торган СССР да күптән юк. Көнчыгыш җирләр ГФРга кушылгач, ГДРда булган 4 мең завод ябылган, миллионлаган кеше эшен югалткан. Бер өлеше Көнбатышка күченгән, калганнары тотрыклы, социаль яктан якланган даими эш урынына килгән гарантиясез, бары тик хезмәт күрсәтү өлкәсендә генә булган официантлар, супермаркетта сатучылар, фахишәләр цивилизациясендә яши. Көнчыгыш блокның югары технологияләр үзәге булган элеккеге ГДР түгел инде ул хәзер. Бүген ГФРда тумышы белән көнчыгыштан булган бер генә ректор да, бер генә Конституцион суд әгъзасы да юк. Төп сәясәтчеләрнең күпчелеге көнбатышныкылар.
Нәрсәгә дә булса ирешүчеләр формаль рәвештә генә ГДРныкы йә хәзерге буын вәкиле. Аңлашылмаган искәрмә булып бу очракта Ангела Меркель генә тора.
Болар бөтенесе немецларның бәласе, алар диварны ишәргә теләгән – ишкән, аның артында җәннәт бакчасы булыр дип уйлаганнар һәм көтелгән нәтиҗәгә ирешелмәгән икән – бусы инде аларның бәласе булырга тиеш кебек. Әмма бөтен бәла диварны ишүдә түгел, ә аның калдыкларында нәрсә төзүдә. Заманында әлеге адымга каршы булган Маргарет Тэтчерның Горбачевка хат юллавы да мәгълүм. «Без Германиянең берләшүендә мохтаҗлык кичермибез, бу сугыштан соңгы чикләрнең үзгәрүенә китерәчәк», – диелгән әлеге хатта. Варшава килешүенең таркалуы Көнбатыш Европаның мәнфәгатендә булмаган, бу гына да түгел, «Тимер Леди» Европаның коммунизмнан арынуына басым ясамаячагы турында да белдергән. Әмма ни булган – шул булган, өч дистә ел гомер узган, аның нәрсәгә китереп чыгарганын бүгенге буын үзе татып карый ала. Аны, әлбәттә, элек Германиядән солдатлар алып кайткан наклейкалар, сагызлар белән генә алдый алмыйсың, ләкин смартфонны ике бармакка кыстырып буташтырып кына да ыжгырып алга китмәдек.
Фәнис Мотыйгуллин
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар