16+

Без башка элеккечә укымаячакбыз 

Алга таба ничек укыячакбыз? Татарстанның Мәгариф һәм фән  министры Рафис Борһанов туры эфирда интернеттагы тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.

Без башка элеккечә укымаячакбыз 

Алга таба ничек укыячакбыз? Татарстанның Мәгариф һәм фән  министры Рафис Борһанов туры эфирда интернеттагы тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.

 

Дистанцион уку, имтиханнар, өй эшләре, чыгарылыш кичәләре – министрга сораулар бихисап җыелган. Борһановны туры эфирда 64 меңнән артык кеше тыңлаган, меңгә якын комментарий килгән.  

Бер ай  дәвамында вузларда, урта һөнәри уку йортларында онлайн белем бирү дәвам итә.  Безнең республикада дистанцион укуга катнашы булмаган кеше юктыр, – диде министр онлайн уку методикасына беркадәр әзер булмавыбызны билгеләп. – Без хәзер күп кенә "кыйммәтле" материаллар тупладык. Киләчәктә дә аны файдаланып булачак. Алга таба да төрле платформаларда эшчәнлегебезне дәвам итәчәкбез. Бу юнәлештә алга киткән методистлар бар, без алар белән һәрвакыт элемтәдә”. 

Дистанцион уку яхшымы, начармы? 

 Фикерләр төрле. “Без дистанционга ике этапта кердек. Беренчесе вузлар, урта белем бирүче уку йортлары аша. Алар моңа әзер иде. Нәрсә буенча укыганнарын беләләр. Башта 70 мең колледжларда укучылар һәм 150 меңнән артык студентлар моны сынап карады. Соңрак аларга 433 мең мәктәп укучысы, 30 мең укытучылар кушылды. Моның белән интернетка авырлык артачагын да белдек. Трафикка, интернетка бәйле сорауларны Президент ярдәмендә хәл иттек, бик зур рәхмәт. Платформалар буенча сорауларны чишә башладык. Беренче атна ияләшү чоры булды. Таттелеком, Татарстанның цифрлаштыру министрлыгы белән бергә эшне оештыруны камилләштердек. Киләсе уку елына да без бар яктан инде әзерлек белән керәчәкбез. Сентябрьне дистантта башлыйбызмы, диясез, мин дистантта укымабыз, дим. Әмма дистантның  төрле формаларын кулланачакбыз. Моңа әз генә дә шикләнмим. Без элеккечә укымаячакбыз. Без хәзер үк кайсы предметны ничек укытырга кирәк икәнен беләбез. Кайбер фәннәрне яхшырак үзләштерүчеләр берничә блокны бер үк вакытта өйрәнә алачак. Ә укытучының калганнар белән күбрәк шөгыльләнергә вакыты калачак”, – диде министр. Дистант буенча алга таба норматив документлар да эшләнер, дигән фикердә Борһанов.  

Уку елы майда тәмамланачак 

Педагоглар бер үк вакытта психологлар да. Балалар өйдә бөтен вакытын үткәрә. Бөтен гаилә - өйдә. Мондый хәлдә уку-укытуны дәвам итәргә кирәк. Рафис Борһанов әйтүенчә, 9-11 сыйныф укучыларыннан кала, башкалар өчен уку елы вакытында тәмамланыр. Беренче БДИ көне 8 июнь, 9  сыйныфларда 9 июньдә беренче имтиханнар. “Бер атналык ял булды. Федераль стандартлар бар. Программаларны үтмичә, без укучыларны имтиханнарга кертә алмыйбыз. Июньдә нишләргә кирәклеген, укыйлармы, имтиханнарга әзерлекне – һәрбер укыту оешмасы үзе хәл итәргә тиеш була. 8-9 июнь көннәреннән кала, калган имтиханнар май бәйрәмнәреннән соң гына хәл ителәчәк”, – диде министр. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading