Шәһри Казан

Без бергә, бердәм һәм мәңгелек 

Яшьләргә зур ышаныч, беренче тапкыр электрон формат... Җанисәпкә кагылышлы яңалыклар хакында Милли Шураның чираттан тыш киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр. Бөтендөнья татар конгрессы җанисәп уңаеннан мөрәҗәгать белән дә чыкты. Халык санын алуга әзерлекнең, бу процессның татарлар өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә дә басым ясалды. 

Гомумән алганда, җанисәп - ун елга бер уздырыла торган гадәти процесс. “Сораулар кеше турында шәхси мәгълүмат алыр өчен түгел, илнең икъдисади хәлен, социаль структураны билгеләү өчен кирәк. Туган тел дигән сорауга җавап биргәндә, кешенең ана телен камил белүе мәҗбүри түгел. Әгәр ул үз телен аңлый, икән, җавапта шул җитә, – диде Россия һәм Татарстанның атказанган юристы, Россиянең мактаулы адвокаты Гөлнара Сергеева. 

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җанисәпкә әзерлектә аерым төркемнәр булдырырга тәкъдим итте. Дин, мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре, башка өлкәләр буенча барлыгы җиде төркем оештырып аларга җаваплы кешеләр билгеләнде. Милли шураның 75 әгъзасы шул эшче төркемнәргә кушыла ала. Милли шура җыелышларын һәр ай уздырырга җыеналар. Киләсе очрашу февральдә узачак. Анда эшче төркемнәр планнары, тәкъдимнәре белән уртаклашачак. 

Реклама

Татар халкының гамәл стратегиясе кабул ителү бигрәк тә чит төбәктәге миләттәшләребез өчен көтелгән яңалык булган. Ростов өлкәсендәге татар иҗтимагый үзәге рәисе Марсель Бадгутдинов гамәл стратегиясен киләчәктә балаларга, оныкларга төзеп калдырасы йортыбызның нигезе булып торырга тиешле документ дип атады. “2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу эштә өлкә татарлары да читтә калмасын иде. Без үзалдыбызга зур максатлар куйдык. Татар мәктәбен эшләтеп җибәрергә телибез. Мәдәни үзәкне төзекләндереп тантаналы рәвештә ачарга ниятлибез. Җанисәп халкыбыз өчен имтихан булып торачак, – диде ул. 

Утырышның иң мөһим өлеше – Васил Шәйхразыевның җанисәп уңаеннан мөрәҗәгать белән дә чыгуы булгандыр. 
– Сан ягыннан илдәге икенче урынны алып торган халык буларак, татарлар бөек Ватаныбыз — Россия Федерациясенең социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында һәрчак лаеклы урын тота килде. Татарстан — Россия Федерациясенең туктаусыз үсештәге һәм инвестиция кертүчеләрдә кызыксыну уята торган субъектларының берсе. Казан барлык татарларның рухи һәм мәдәни мәркәзенә әверелде. Республика читтә яшәүче ватандашлар белән тыгыз элемтәләр урнаштырды. Татарлар ил халыклары арасында тынычлыкны саклауга һәм ныгытуга зур өлеш кертәләр, – диде ул. Йолаларыбызның педагогик, дини һәм гаилә традицияләренә нигезләнгәнлеген искәртте. Милли гореф-гадәтләребезне заманга яраклы рәвештә кабул итүче яшьләребезгә ышаныч баглавын да әйтте. 

– Халык санын алу — илебез өчен һәрчак мөһим вакыйга. Без, территориаль, милли-дини яисә башка үзенчәлекләрне өстен куеп, башкача язылырга чакыру очраклары бар, дигән хәбәрләр алабыз. Шул сәбәпле халкыбызның бербөтенлеген какшату, аны төркемнәргә аеру куркынычы яный. Халык исәбен алу беренче тапкыр электрон форматта узачагын әйтеп китәргә кирәк. Бу очракта үзең һәм гаиләң турындагы мәгълүматларны турыдан-туры, арадашчыларсыз теркәү мөмкинлеге туа. Шуңа күрә һәрберебез өчен электрон рәвештәге халык санын алуда катнашу гаять мөһим. Кайсы төбәктә яшәвебезгә һәм телнең нинди диалектында сөйләшүебезгә карамастан, без — бер халык. Без бергә, бердәм һәм мәңгелек! – диде Васил Шәйразыев. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: