16+

Без чәйнек була барабыз

Элек рекламасыз ничек яшәлгәндер, шуңа аптырыйм. Хәзер бигрәк рәхәт бит, кино караганда реклама башлануга, тиз генә эшеңне эшләп киләсең: йә бәдрәфкә чап, йә тәмәке тарт, йә чәй ясап эч.

Элек рекламасыз ничек яшәлгәндер, шуңа аптырыйм. Хәзер бигрәк рәхәт бит, кино караганда реклама башлануга, тиз генә эшеңне эшләп киләсең: йә бәдрәфкә чап, йә тәмәке тарт, йә чәй ясап эч.

Мондый хәл элек һинд киносында бөтенесе бергә өерелеп җырлый башлагач кына була торган иде: биеп-биеп озак итеп җырлыйлар, бөтен эшеңне эшләп өлгереп була. Клубта караганда, ир-ат халкы урамга агыла – Митхун Чакраборти җырлап туеп, бөтенесен өеп-өеп кыйный башлаганчы, тәмәке суырып керә.

Хәзер рәхәт, реклама бар. Ул безне ял гына иттерми, күпме без белмәгән серләрне ачып сала, яшәргә өйрәтә – шул реклама роликларын әйләндерә башлагач, горизонтлар бермә-бер киңәйде. Мәгълүмат бирү өстенә, ничаклы куркыныч әйбердән саклый безне реклама! Ул булмаса, бәдрәфтә нинди куркыныч хәшәрәтләр яшәгәнен белмәс идек. Бары тик унитазны гадәттәгечә генә юып-чистартып куяр идек тә, бернинди шикле уйлар башка да килмәс иде. Хәзер шунда утырган саен шикләндерә бераз...

Реклама безгә зур, зиннәтле йортларда яшәүчеләрнең бич-пакетлар белән туклануын, аягүрә генә капкалавын ачып салды. Ачык төстәге күлмәк кигән һәрбер хатын-кызга сумкасында ике литр тап бетерү сыекчасы йөртәсе икән. Теге, мәшәкатьле көннәрдә. Рек­лама безгә уңган, булган хуҗабикәнең кухнясында идән, диварлар, раковиналарның гел пычрак булганын фаш итте. Пеләш башлы малай юып китмәсә, алар ничек яшәп беткән булырлар иде шул шапшак­лык эчендә?

Безнең төп мәшәкать – кавык кына, калганы ник шунда чукынып китми. Иң мөһиме – башта кавык булмасын да, кавыкны бетерә торган шампунь булсын! Рәхмәт рекламага. Аномаль заманда яшибез, без моны реклама аша белдек: кешеләр маргарин белән сөйләшә беләләр икән. Ә ашказаны ми белән әңгәмә кора белә. «Натс» белән «Сникерс» ашаучылар әллә нинди мутантларга әверелергә мөмкин, аларга мутант булу өчен гел шул батоннарны ашап торырга кирәк. Бусы белән килешмичә дә булмый, мутантка әверелдерә алырлык азык-төлек җитәрлек хәзер. Аның каравы, реклама бар – берсе нәрсә ашарга икәнлеге турында сөйли, икенчесе нинди дару кирәген. Бер сәламәт ир-ат юк, бөтенесен «теге» өлкәдә нәрсәдер борчый. Һәр супермаркетта тешләрне карап, нинди теш пастасын алырга кирәклеген әйтеп торучы стоматолог бар. Ә «Тефаль» гел безнең өчен уйлый. Безнең үзебезнең баш юкмыни соң ул?

Ә көләрлек урын юк бит. Рекламалар үз эшләрен яхшы башкара – алар кешенең миен көчли, балаларның психикасын боза, кемнедер культлаштыру башлана. Балалар бөтен нәрсәне йотып-сеңдереп бара. Олылар, яңа смартфонны кулына тотып: «Моның кайсы җиренә басарга әле?» – дип торганда, башлангыч сыйныф баласы аның эчәген чыгарып бирә ала, чөнки моны ул шул ук рекламадан күреп белә. Барысы да гади генә конфеттан башлана югыйсә, ул сеңеп утырып, гадәтигә әйләнгәч, баланың зур буласы, аларча киенәсе, «текә»ләнеп йөрисе килә. Ә рек­лама рецептларын биреп тора: бик күп көч түкмичә дә моңа ирешеп була икән – сыра белән тәмәке сине әллә нинди «биеклеккә» күтәреп куячак! Күпме генә сүз булмасын, спорт тапшырулары ул сыра рекламасыннан һаман арына алмый. Реклама карап, кызлар «Барби»ныкы кебек матур фигурага кызыга һәм алар моны спорт белән шөгыльләнеп, дөрес тукланып түгел, ә ачка киселеп, таблеткалар кабып кына ирешеп була дип уйлый. Акча эшли белү яхшы ул, әлбәттә, реклама бирүчеләр өчен акчаның исе дә, тәме дә юк, әмма аның зыя­ны башкаларга бар.

Ә элек бит ничектер яшәлгән. Азык-төлек хәзерге кебек ялтыравыклы-бизәкле кәгазь-пленкага төрелмәгәч, реклама ясап торырга оялганнар, ахры. Дарулар турында роликлар әйләндермәгәннәр, аның өчен аптека бар, шунда барып, белгеч белән киңәшләшсеннәр дип уйлаганнардыр, күрәсең. Ә шоколад ул – бөтен җирдә тәмле әйбер инде, аңа реклама ясадың ни дә, ясамадың ни. Ни гаҗәп, элек мутантка әверелдерә торган нәрсәләрне мактау гадәте бер дә юк иде, әйберләрнең сыйфаты булгангадыр инде. Уйлый белү дәрәҗәбез «Тефаль»неке тирәсендә генә булгач, без чәйнеккә әверелә барабыз бугай.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X