16+

Без – көрәшле һәм көрәшче халык!

Татарны татар итеп яшәткән иң төп билгеләре нәрсә? Әлбәттә, ризыгы (бәлеш, өчпочмак, чәкчәк, токмачлы аш – бигрәк ашарга яратабыз икән), җыры һәм моңы (шунда ук әдәбиятны да кертергә була) һәм... көрәше!

Без – көрәшле һәм көрәшче халык!

Татарны татар итеп яшәткән иң төп билгеләре нәрсә? Әлбәттә, ризыгы (бәлеш, өчпочмак, чәкчәк, токмачлы аш – бигрәк ашарга яратабыз икән), җыры һәм моңы (шунда ук әдәбиятны да кертергә була) һәм... көрәше!

Әйе, һәр халыкның, һәр милләтнең үз милли спорт төре бар. Без татарча көрәшебез булуы белән бәхетле. Көрәшебезне һәм көрәшчеләребезне дөнья халыкларына да, дәүләтләр җитәкчеләренә дә, дусларыбызга да рәхәтләнеп күрсәтергә,  оялмыйча тәкъдим итәргә була. Ахыр чиктә, төп бәйрәмебез – Сабан туйларының күрке һәм төп билгесе дә ул көрәш, батыр һәм тәкә бит. Ә батырлар гомер-гомергә, хәтта бер генә тәкә отмаган булса да, халык телендә яшәгән, хөрмәт ителгән. Баш батырлар турында хикәят вә легендалар да буыннардан буыннарга күчеп яшәгән.

Сабантуй дигәннән, бер кире каккысыз факт игътибарны җәлеп итә. Сез дә моның белән еш очрашасыздыр. Бәйрәмдә көрәш башлана. Алдынгыларны бүләкләү, җыр-биюләр, рәсми нотыклар вакытында халык әле мәйданда түгел. Ярышлар, төрле уеннар башлана. Акрынлап кына игътибар мәйдан уртасындагы көрәшкә һәм көрәшчеләргә юнәлә (күп кенә кешенең Сабантуйга көрәш өчен генә йөрүе дә сер түгел). Үзе дә сизмәстән, халык мәйдан уртасынарак, эскәмияләрдән чирәмгә күчә башлый. Тәртип саклаучылар аларны читкәрәк, арткарак «этеп-төртеп» тора. Батырлар ачыкланыр чак җитә. Ә халык инде көрәшчеләрне аларның янәшәсендә үк күзәтеп утыра, җан ата, кычкыра, куәтли, алкышлый. Тәртип саклаучылар үзләре дә шул масса арасында югала...

Рәсми ярышларда да бәйге саен тәртип урнаштырабыз. Ярыш барышында. Ләкин бәйге инде ахырына җиткәндә, тамашачылар, җанатарлар барыбер келәм янында була. Шул ук куәтләү, сызгыру, алкышлау... Юк, ахырга таба барыбер тәртип салып булмый. Һәм кирәкми дә.
Чөнки без – көрәшле халык. Көрәшче халык! Һәм шуның белән бәхетле дә! Көчле дә...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading