16+

Без – кыйблабызны югалтучан халык

Быел Россиядә 1917 елгы Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел тула. Шушы вакыйга уңаеннан, депутат, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов журналистлар белән очрашты.

Без – кыйблабызны югалтучан халык

Быел Россиядә 1917 елгы Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел тула. Шушы вакыйга уңаеннан, депутат, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов журналистлар белән очрашты.

Данлы юл
– Владимир Ильич Ленин ул – гений. Аның юлбашчылыгында дөньяда социалистик идеяләргә нигезләнгән дәүләт төзелде. СССР икътисади-социаль яктан алгарыш ясады, – диде Хафиз Миргалимов. – Кызганыч, бездә яңа ил җитәкчесе килә дә бөтен җәмгыять төзелешен җимереп ташлый. Швециядә, Норвегиядә – социализм. Кытай, социалистик идеяләргә нигезләнеп, нинди көчле алгарыш кичерә. СССР да шулай күтәрелгән иде бит. 

Һәйкәлләрне җимерсәң, кулың корыр
– Украинада Владимир Ленинга, генералларга куелган 2,5 мең һәйкәлне һәм обелискны җимерделәр. Бу бик тә ялгыш һәм фаҗигале гамәлләр, – дип дәвам итте сүзен Хафиз Миргалимов. – Татарстанда да кайбер шәһәрләрдә Ленинга куелган һәйкәлләрне алып ташларга, мәйданнан читкә күчерергә теләүчеләр булды. Ленин һәйкәлен үз урынына кире кайтарттык. Владимир Лениннан да яхшырак итеп социалистик җәмгыять төзеп күрсәт син башта, аннан соң җимерерсең һәйкәлне. Казанда Ирек мәйданына төзекләндерү уздырылган очракта да, андагы Ленин һәйкәлен алырга ярамый. 

Тамырларга – шифалы яңгыр
Элеккеге СССР чорында пролетариат юлбашчысы Владимир (Ульянов) Ленинның тормыш юлы Казан белән дә бәйле булганлыгына горурлана идек. 
– СССР таркатылып, Ленин-Сталин идеологиясеннән баш тарткач, Казандагы Ленин музей-йорты да ташландык хәлгә төшә башлаган иде. Әлеге музей-йорт төзекләндерелде. КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов, Казанга килгәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Ленин музей-йортында да булды. Ленино-Кокушкино авылындагы музей-йорт та җимерелеп бара, дип, Президентка сүз кыстырдым. Рөстәм Миңнеханов әйткән сүзен үтәде: Ленино-Кокушкино музей-йортын төзекләндерүгә республика бюджетыннан 30 миллион сумнан артык акча билгеләнде. Кытай Халык Республикасыннан килгән җитәкчеләр, туристлар Казанда Ленин музей-йортына, Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәленә бармый калмыйлар, – диде Хафиз Миргалимов.
– Испаниядән килгән делегация дә иң башта Казанда Ленин музей-йортына, Владимир Ульянов-Ленин укыган университетка барырга теләк белдерде, – дип өстәде Казан шәһәр Думасы депутаты Фәдбир Сафин. – Социалистик идеяләр алар дөньядагы барлык илләр һәм халыклар өчен дә уртак.

Татарстан тырыша
– Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан икътисады ныгыганнан-ныгый бара, – дип, республика тормышына тукталды депутат Миргалимов. – Ләкин халыкның хезмәт хакы, пенсияләр күләме белән канәгать түгел әле без. Авыл хуҗалыгында кайбер холдинг компанияләре яртышар ел хезмәт хакы түләми. Республикада быел бакчачылык ширкәтләренә 550 миллион сум бирелде. Бу акча юллар төзүгә, су һәм электр үткәргечләр сузуга тотылды. Бакчачылык ширкәтләренә ел саен шушының кадәр акча бирергә кирәк, чөнки бу – сыйфатлы продукция, балаларга хезмәт тәрбиясе дигән сүз. 
Татарстан тырыша, тик үзенең табышын республика ихтыяҗларына мулдан тота алмый. Табышның күп өлеше салымнар рәвешендә федераль үзәккә китә. Татарстан белән федераль үзәк арасында финанс көйләнеше турында килешү зарур. Татарстан донор сыйфатында башка төбәкләр өчен дә эшләргә тиеш түгел, артта калган төбәкләрне үзләрендә заводлар төзеп, күтәрергә кирәк. АКШта, Франциядә, Германиядә авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтелә. Бездә дә үзебезнең җитештерүчеләрне якларга һәм үстерергә кирәк. Нефть кебек табигый байлыклар алар илнеке булырга тиеш, ә аерым бер кешенеке булырга тиеш түгел. Сугыш чоры балалары турында федераль закон кабул ителде, ләкин әлеге закон статусны гына билгели. Сугыш чоры балаларына ташламалар билгели торган закон кирәк. Авыру балаларга халыктан тиенләп акча җыябыз, бу дәүләт дәрәҗәсендәге мәсьәлә булырга тиеш ләбаса.

КПРФ татар теле яклы
– Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе ул – интернациональ партия. Барлык телләр дә тигез хокуклы булырга тиеш. Татарстанда татар теле дә, рус теле дә – дәүләт телләре. Татар теле сакланырга һәм үсәргә тиеш, тел белү – һәр кешенең байлыгы, – дип җавап кайтарды Хафиз Миргалимов журналистлар тарафыннан бирелгән сорауга. 
– Ана телебезне белү кирәк. Тукай әйткәнчә, руслар белән тел-лөгать алмашып яшик, – дип, фикергә кушылды Фәдбир Сафин.
Хафиз Миргалимов, үзенең фикерләрен йомгаклап, республика коммунистларын, социаль актив җәмәгатьчелекне Октябрь революциясенең 100 еллыгы белән котлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading