16+

Без үстек акыл белән, без үстек белем белән

Икенче ел рәттән «Сәләт – Биләр» форумының ачылу тантанасында катнашырга насыйп булды. Андагы мохитне, энергетиканы аңлатыр өчен сүзләр генә дә җитми – үзеңә бер барып күрергә кирәк. Без – октябрятлар, пионерлар, комсомоллар булып үскән буын. «Сәләт» аларның барысын бергә алганнан да кәттәрәк.

Без үстек акыл белән, без үстек белем белән

Икенче ел рәттән «Сәләт – Биләр» форумының ачылу тантанасында катнашырга насыйп булды. Андагы мохитне, энергетиканы аңлатыр өчен сүзләр генә дә җитми – үзеңә бер барып күрергә кирәк. Без – октябрятлар, пионерлар, комсомоллар булып үскән буын. «Сәләт» аларның барысын бергә алганнан да кәттәрәк.

«Сәләт» ул – дәүләт. Сәләтле балалар дәүләте. Татар теле – чын дәүләт теле булып яшәгән дәүләт. «Сәләт» ул – ил. Аның чикләре юк. «Сәләт» иленең максаты – Җир шарында татарлар яшәгән һәр төбәктә «Сәләт» кәрәзләре булдыру, бал кортлары иле кебек, шул төбәкләрдә бал-егәрлек җыю, бал кортларының – татарларның өммәтен, илен арттыру, шул мохиттә телебезне, мәдәниятебезне үстерү. Бүгенге «Сәләт» дөньясы – татар халкының киләчәктә тормышка ашачак хыялларының өлгесе һәм нигезе. Берничә юл белән «сәлкеш»ләр үзләрен әнә шулай тасвирлыйлар. 
– Минем таңны иртәрәк күрәсем килде, кемнәрдер миңа иярде. Бары шул гына. Моннан 22 ел элек Биләр җирлегендә беренче җыенны уздырдык. Ул вакытта 120ләп кеше җыелган идек. Безгә көчне Хуҗалар тавы, Изгеләр чишмәсе бирә. Кулларыбыздагы телефон – шуның бер мисалы. Анда да күзгә күренмәс җепләр безгә ничаклы мөмкинлек ача, әлеге очракта да нәкъ шулай. Биләрнең рухы бар, – ди «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов.

5 июль көнне «Сәләт – Биләр» форумының рәсми ачылу тантанасы булды. Тантанада «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасы Рөстәм Гарифуллин, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов, Биләр тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлык директоры Әнәс Кутуев, «Казан ачык сәләтләр университеты» җәмгыяте башкарма директоры Айдар Акмалов кебек мөхтәрәм кунаклар да катнашты. Күз алдына гына китерегез, бүгенге көндә «Сәләт»тә 1600 бала шөгыльләнә, алар янына SELET BILER FORUMның рәсми ачылу тантанасына яңадан 750 бала килде. Ә җәй буена «Сәләт» 18000 баланы колачлаячак. Биредә көн саен үзгә уку-укыту программасы каралган. «Сәлкеш»ләргә төрле яктан үзләрен ачарга һәм табарга үз өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән спикерлар ярдәм итә. Быел «Сәләт» беренче тапкыр җәй буена алты форум уздырачак. Алар төрле яктан сәләтле балаларны бер урынга туплаячак. Форумнар, өч көн ял аралыгы белән, август башына кадәр дәвам итәчәк.
Икенче форум — Arts Biler forum — иҗатка гашыйк «сәлкеш»ләрне чакыра. Бу сменада сәнгать дөньясының танылган шәхесләреннән дәресләр алып, балалар үз осталыкларын тагын да үстерә алачаклар. Вакыты: 27-30 июнь.

Өченче смена — Selet Biler forum – сәләтнең традицион фестиваль-форумы. Төп катнашучылары – «Сәләт»нең җәйге профиль сменаларына сайлап алу бәйгесен узган сәләтле балалар һәм яшьләр. Вакыты: 4-9 июль.
Дүртенче смена (16-21 июль) — IT Biler forum. Информацион технологияләрне аңлаучыларны җыя.
Бишенче смена (26-30 июль) – Leaders Biler forum. Лидерлык сыйфатларын, командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлгән.
Алтынчы смена (3-7 август) — Media Biler forum. Яшь журналистлар, блогерлар һәм әлеге өлкәдә үсәргә теләүчеләрне көтеп кала.

«Сәләт» аланы әнә шулай кайный, эшли. Ул инде күптән Татарстан, Россия чикләреннән чыкты. Быел да чит илдән бик күп балалар килгән.

Ибраһим Шәңгәрәев, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре:
– Мондагы мохит, аралашу бик ошый. Бик күп яңа дуслар таптым. Төрле илләрдәге лагерьларда булганым бар, ә менә «Сәләт»кә беренче тапкыр гына килүем. «Сәләт» кешегә яңа дөнья ача. Палаткаларда торабыз, монысы да бик күңелле, рәхәт. 

Салих Сәләхетдинов, Канада:
– «Сәләт»кә икенче килүем. Кичке чаралар күңелле үтә. Яшәү шартлары, туклану – бар да бик яхшы. Мондагы атмосфера беркайда да юк!

Бертуган Рәис һәм Рәсүл Рафиковлар, Испания:
– Биредә бар да иң югары дәрәҗәдә оештырылган, бар да уйланылган. Һәр нәрсә ничек булырга тиеш, шулай эшләнгән. Әйдаманнарыбыз искитмәле яхшы. Үзең өчен бик күп файдалы яңалык ачасың. 

Рәсим Мотыйгуллин, Татарстан, Балтач районы:
– Быел X сыйныфны тәмамладым, «Сәләт»кә беренче тапкыр килүем. Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән балалар җыйналган. Татарча начар белүчеләр дә безгә татарча сөйләшергә кушалар. Өйрәнеп кайтып китәселәре килә. Без инглиз телен шомартабыз. Киләсе җәй укырга керү белән үтәр инде, ә киләчәктә берсүзсез әйдаман булып киләчәкмен. 


«Сәләт» кагыйдәләре
Сәләт – тәрбия бирү мохите, ләкин тәрбиясезне төзәтү мохите түгел.
Бергә без сәясәткә кушылмыйбыз, әмма сәясәт безнең һәркайсыбызда һәм һәркайсыбыз сәясәттә булырга мөмкин.
Тәнкыйть – безнең алым түгел. Безнең алым – анализ, иҗат һәм үсеш.
Сәләт ул – милли һәм дини гармония, рухи һәм фикри ирек мохите.
Сәләт – яшь кешегә үзен шәхес буларак кабул итү һәм җәмгыятьтә үз урынын билгеләү мөмкинлеге бирә торган даирә. 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X