Без түгел, ялгыш, сез... Мин аларны карамыйм. Очрашуга килгәч тә кемнең кем икәнен аңламадым, беренче тапкыр күрүем иде. Әәә... “Татар малай” белән “Кызык-мызык”ны ишетеп беләм икән.
Менә үзләрен күрергә дә насыйп булды, рәхмәт яугыры. Әйе, эштән бәхет бар минем ансы! Менә сәгать ярымнан артык барган татар һәм башкорт блогерлары белән очрашуга да ничек эләгер идем әле?! Эләгүен эләктем, ләкин барган, күргән нәрсәне язарга да кирәк бит... Хмм... Гадәттә, мин очрашуларга күңелем белән кереп китәм, монда алай булмады. Гәүдәм алар янында, ә уйларым каядыр читтә очып йөрде. Әллә Башкортстандагы милләттәшләр янына барып килделәр шунда. Ара-тирә “кунак”ларның кычкырып көлгәннәренә айнып китештергәләдем. Кунак булсаң, тыйнак бул, дигән татар халык мәкален белми ахры болар...
Халкыбызга хас күп әйберне белмиләр бугай. Берсе әнә тик-ток дигән социаль челтәрдә матур гына татарча аккаунт алып барган җиреннән урысчага күчеп куйган. “Күбрәк кеше өчен файдалы буласым килә”, ди. “Файдалы”, яшьләр әйтмеши, бик “громко сказано”, әлбәттә. Ярар, аларны кулга алырлык Иван исемле бер хуҗа табылган. Очрашуда: “бу егет кире үз юлына кайтачак”, диде Иван абыйлары. Менә бу сүзләргә ничек сөенмисең? Башка милләт кешесе татар егетенә үз милләтенә хезмәт итү өчен мөмкинлекләр бирсен әле? Ә сез тел бетә, дисез. Хей, мондый яшьләр булганда!
Яшьләр дип, артык яшәртмим әле үзләрен. Араларында күрше респубикадан килгән “Башкорт хуҗабикәсе” дигән блогер апабыз бар иде. Берничә мәртәбә мин карт инде, яшьләр күбрәк белә, дип качты күп кенә сораулардан. Мин дә, бу форсатны кулдан ычкындырмадым. Очрашуыбыз ахырына якынлашып килә, дигән сүзне ишетүгә, кул күтәреп сорау бирергә ашыктым. Мине, зурлап, журналист, дип таныштырдылар. Ә сорау гади иде... Бөтенроссия халык санын алуда блогерлар татарларны һәм башкортларны саклап калу өчен нинди эшләр башкара ала, дип кенә сорадым. Халык белән иң күп аралашучы кешеләр алар бит! Җир җимертеп милләтне үстерүдә җир җимертеп эшли, шушы ике милләт арасындагы “дуслык” күперен тагын да ныгыта алалар! Рәхмәт, “Кызык-мызык” ышанычымны аклап, бу сорауга мин ишетергә теләгән җавапны бирде. Ул инде инстаграм дуслары өчен күрсәтеп, онлайн рәвештә катнашкан: “татар” булып язылган. Шушы көннәрдә татар блогерлары татар булып язылу буенча челлендж башларга ясыйбыз, дип тә сөендерде. Уңышлар сезгә, егетләр-кызлар, көтәбез яме?! Вакыт бара...
Ә менә Башкортстанда хәлләр “не очень” кебек тоелды тыштан караганда. Ләкин төптән уйласаң, анда хәл ителгән бит. “Перепись башландымы инде?” дигән сорауга аптырыйсы да түгелдер... Тик әтисе – татар, әнисе башкорт булган чибәр егетнең башкорт булып язылачагына күңел төште бераз. Аннары ул татарлар өчен – татар, башкортлар өчен башкорт мин, дип тә карады. Татарча шигырь укыйсы да килде. Ләкин аңа ана сөте белән нык кергән булып чыкты. Татарстанда очрашу башкортча “Туган тел” шигырен уку белән тәмамланды...
Фото: http://yalkyn.ru
Динара Әхмәт
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар