16+

"Без — татарлар!": яңа әдәби-нәфис басма нәрсә хакында?

Безнең бүген иң зур проблемаларыбызның берсе — халкыбызның милли аңы бик үк зур дәрәҗәдә түгел ди Разил Вәлиев.

"Без — татарлар!": яңа әдәби-нәфис басма нәрсә хакында?

Безнең бүген иң зур проблемаларыбызның берсе — халкыбызның милли аңы бик үк зур дәрәҗәдә түгел ди Разил Вәлиев.

“Һәммәбезгә билгеле булганча, озакламый Россия Федерациясендә чираттагы халык санын алу үткәреләчәк. Безнең өчен монысы да — үзенә күрә җитди сынау. Әледән-әле оештырылып килгән илкүләм җанисәптә аерым гаделсезлекләргә, нәтиҗәләрне бозып күрсәтүгә юл куелуын да беләбез. Кызганыч ки, татар халкы үзенең төгәл санын шушы көнгә кадәр белә алмый. Ә хакыйкатьне ачыклау гаять әһәмиятле. Теләсә нинди кавемнең якты киләчәккә омтылган яшәеше мәгълүм дәрәҗәдә ошбу стратегик исәпкә дә бәйле”.

“Без — татарлар!” дип исемләнгән, татар һәм рус телләрендә чыккан яңа буклетның беренче битендә шундый юллар бар. Халыкара Язучылар оешмасы ПЕН-клубының татар үзәге тарафыннан әзерләнгән китапчыкның идея авторы— ТР ның халык шагыйре Разил Вәлиев.

- Тиздән Россиядә халык санын алу була. Без аңарга үзебезнең өлешебезне кертергә, халыкка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алар үзләренең татар икәнен онытмасын! Халык исәбен алган вакытта без — татар дип горурланып әйтергә тиеш. Без ике телдә шундый буклет чыгарырга карар кылдык. Монда татар язучыларының, татар шагыйрьләренең, җәмәгать эшлеклеләренең, чит ил вәкилләренең татар халкы хакында фикерләрен тупладык. Төрле елларда халык санын алу вакытында кайсы төбәктә күпме татар яшәве хакында саннар да бар. Гомумән, биредә татар халкы турында мәгълүмат урын алган һәм басма милләттәшләребезгә мөрәҗәгать буларак та чыгарылды. Без татарлар җаннарына рух өрергә тиеш. Бу — халыкка мөрәҗәгать, - ди Разил Вәлиев.

Басмада татар шагыйрьләренең кайбер әсәрләре русчага тәрҗемә ителгән. Шулай ук рус телендә иҗат итүче татар иҗатчылары, рус милләтеннән булып, татарлар белән тыгыз бәйләнештә яшәгән, эшләгән галимнәр, язучылар, әдипләрнең дә милләтебезгә карата фикерләрен укырга мөмкин. Басма сыйфатлы кәгазьдә, матур, төсле рәсемнәр белән эшләнелгән. Бер сүз белән әйткәндә — сыйфатлы!

- Әдәби-нәфис басманы чыгару максаты — халкыбызның милли аңын уяту. Безнең бүген иң зур проблемаларыбызның берсе — халкыбызның милли аңы бик үк зур дәрәҗәдә түгел. Халык үзенең милләт булуын, нинди халык булуын, тарихын яхшы белә дип әйтеп булмый. Биредә тарих та бар, татар нинди халык булуы турында фикерләр, әсәрләр дә, - дип бәяләде китапчыкны Разил Вәлиев.


Басма 3 мең тираж белән чыгарылган. Аны ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт төзегән. ТР Милли китапханәсе, Бөтендөнья Татар конгрессы һәм шәхси тупланмаларда сакланучы фотосурәтләр файдаланылган.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading