16+

Бездән соң нәрсә кала?

Бер иптәшкә фатир карап йөрибез. Аны үзенең процентларына өмет иткән риэлтор эзли эзләвен, без ул тәкъдим иткәнне барып караучылар гына. Барган саен, шундыйрак сөйләшү: «Ярый бит?» – дип сорый иптәш.

Бездән соң нәрсә кала?

Бер иптәшкә фатир карап йөрибез. Аны үзенең процентларына өмет иткән риэлтор эзли эзләвен, без ул тәкъдим иткәнне барып караучылар гына. Барган саен, шундыйрак сөйләшү: «Ярый бит?» – дип сорый иптәш.

«Ярый да кебек», – дим. «Шуңа тукталып, алыргамы соң?» «Үзеңә кара инде...» – шуннан да яхшырак җавап юк. Син генә алдырдың дип, ахырдан бөтен гаепне сиңа өеп калдыручы булмый. Фатир алу – хатын алу түгел бит, үзең теләгәнчә ремонтла-матурла да яшәп кара, ошамаса сатасың. Хатынны да бизәп-матурлап, сыйпаштырып торганда ярап та куя торганнары бар, әмма бөтен хикмәт аның шома тәне белән төз аякларында гына түгел шул, кешесе кеше булмаса, сатып булмый бит.

Үткәннәргә сәяхәт

Чираттагы фатир Әмәт станциясе тирәсендә булып чыкты. 70нче еллар башында төзелгән «хрущевка» бу. «Коточкыч! Диварлар нәзек, күршеләр бездәге бөтен нәрсәне белеп тора!» – дип зарланган бер хатын. «Сез келәм элегез, ул тавышны үткәрми», – дигән икенчесе. «Син нәрсә?! Ул чагында без дә күршеләрнең сөйләшкәннәрен ишетмәячәкбез бит!» – «хрущевка»лар турындагы бу анекдотны күпләр беләдер. Ничек кенә булмасын, мондый йортлар 50нче еллар ахырында массакүләм төзелә башлап, тугыз ел эчендә 55 миллион кешене фатирлы иткән, 80нче елга чаклы ул сан 85 процентка хәтле җиткән. Мондый күрсәткечләргә бүтән беркайчан да ирешелгәне юк. Еллар буе көтсә дә, бушлай алган бит аны халык. Без шундый бер фатирның ишек төбенә килеп бастык.
Совет чоры ишекнең тышкы ягында ук каршы алды – ул дермантин белән тышланып, декоратив кадак белән кадакланган. Элек бу эштә һәркем үзенең бизәү осталыгын күрсәтә иде – йә ул кадаклар белән түгәрәкләр-ромблар ясый, йә лалә чәчәген сурәтли. Ишекнең эчке ягындагы коридор, сихри көчкә ия булган төсле, безне үткәннәргә алып кайтты кебек – без 70нче елларга барып чыктык. Биредә хәзерге заман әйберләре юк бугай, почмактагы телевизор гына 90нчы елларныкы. Гадәттә, сатыласы фатирлар йә азган-тузган, ремонтсыз, йә киресенчә, бәя күтәрү өчен яңа гына обой ябыштырылган була. Ә монда андый нәрсә күзәтелмәде, хуҗалар, «авоська»сын тотып, кибеткә генә чыгып киткән төсле. Ишек ачылыр да, «Сез монда нишләп йөрисез?» – дип, хуҗабикә кайтып керер кебек. Риэлтор сөйләвенчә, хуҗабикә соңгы елларны картлар йортында булган, ә фатирны Себердә яшәүче ерак туганы сата икән. «Ул аны җирләгәндә генә кайтып китте, иске-москыны бушатып, фатирны сатарга дип, безнең белән килешү төзеде», – ди риэлтор кыз.

Совет музее

Музейларда совет заманы җиһазларын, көнкүреш кирәк-яракларын күп күрергә була, аларны ничек җитте – шулай урнаштырып, шул чорны күзалларга, аның рухын тергезергә тырышалар, әмма ясалмалык күзгә бәрелеп тора. Ә биредә бернәрсәгә дә тотынасы түгел – бу бит әзер музей, һәрнәрсә үз урынында, почмактагы теге телевизорны алып, лампалы, аклы-каралы «Рекорд»ны гына бастырып куясы. Кунак бүлмәсенең каршы як диварында ул заманның затлылык, хәллелек билгесе – стенка тора. Бик күпләр әле сервант чиратында торганда, бу фатирда әллә Югославиядә, әллә Польшада эшләнгән стенка булган. Пыяла ишекле бүлегендә китаплар тезелгән, алар матурлык өчен биеклегенә һәм төсенә туры китереп түгел, ә тәртипсез урнашкан, кайберсенең тышлары туза башлаган – укырга яраткан хуҗалар. Икенче киштәдә – күн тышлы, кызыл бәрхет эчле футлярда тимер кашык-чәнечкеләр җыелмасы. Шунда ук фарфор, хрусталь савытлар, чәй сервислары да урын тапкан. Тимер кашыклар да, башка савыт-саба да ялтырап, өр-яңа кебек тормый – матурлык өчен генә куелмаган, аларны еш файдаланганнар. Зәвык булган бу хуҗаларда. Ул чорда бик күпләрнең кунак бүлмәсен бизәп торган түгәрәк өстәлгә куелып, кунаклар белән сыйланып, гәпләшеп утырганнардыр. Ә ул өстәл өстенә, әлбәттә, эскәтер җәелгән булган – клеенка, гадәттә, кухняныкында гына була иде. Аннан соң әлеге савыт-саба яңадан стенкага – балчыктан ясалган сувенирлар, бакыр фольгага чеканка ысулы белән төшерелгән сурәтләр, вазалар янына кереп кунаклаган. Җыелышып гәпләшү, фикер алышуны «түгәрәк өстәл» дип атау шуннан калган да инде – элек андый өстәлләр кухняда булган. Аның артында утыручылар чираттагы съезд карарлары, империалистик дәүләтләрнең сәясәте, үсеп килүче илләрнең авыр хәле, космос, кинолар, китаплар турында гәпләшкән, яшьләр гитара чирткән. Кухнялар «сталинка»лардагы кебек зур булмагач, әлеге өстәл кунак бүлмәсенә күченгән, алар урынына кечкенәрәкләре кереп урнашкан. Кухня өстәленең, гадәттә, бер генә тартмасы була һәм анда, хатын-кыз сумкасындагы кебек, башыңны да табарга юк.

Хуҗа кешенең агач эшенә кулы ятып торган, ахры, кухнядагы гарнитур кулдан эшләнгән. Еллар дәвамында күп тапкыр сыланган буяуны куптарып, өслеген яңартсаң – менә дигән җиһаз булачак. Әмма такта чүбеннән ясалганына мөкиббән китүчеләр бу матурлыкны чыгарып атачак. Ярма-шикәр өчен булган кызыл төстәге, ак борчаклар төшерегән тимер савытлар, ипи куела торган челтәрле пластмасса тәлинкәләр, кырыйлары яндырып-бизәкләп ясалган бүлү такталары, тоткасына шәраб шешәсенең бөкесе тыгылган алюмин кәстрүл капкачы, шәм формасындагы лампа да чүплеккә юл алачак. Тәмләп кенә кофе уртлап утырырга яратканнар, ахры, калай кофе банкалары бик күп (бушагач, аларга нәрсә дә булса тутырып куя иде халык). «Күрсәтимме бер әйбер?» – дип, риэлтор буфет тартмасыннан ике банка кофе чыгарып куйды. Лиепаяда (Латвия ССР) җитештерелгән бу кофелар минем белән бер яшьлек һәм аларның өстәге фольгалары да тишелмәгән! Мин туры басып йөри башлаганчы ук эчелергә тиешле, яраклылык вакыты 8 ай булган 2 сумлык бу кофены нигә шул гомер саклаганнардыр? «Кофетарткыч та бар иде әле монда, – дип сөйли теге кыз. – Ул 60нчы елларда СССРда эшләнгән. Ә мин аны безгә хәзер генә чит илдән килгән дип уйлый идем». Советлар иле ул чорда үзе теләсә кемне кофетарткычына салып «тарттырырлык» иде шул. Экспортка киткән товарлар чит илнекеннән бер дә ким түгел, кайберсе сыйфатлырак та. Һәрбер завод-фабрика берничә юнәлештә эшләрлек итеп көйләнгән – йә ул уенчыклар ясый, йә тиз генә үзгәртелеп, хәрби сәнәгать кирәк-ярагын чыгара. Папирослар белән кайбер күлмәк сәдәфләренең диаметры юкка гына 7,62 миллиметр булмаган, ул-бу чыга калса, станоклар ике сәгать эчендә шундый ук калибрдагы патроннар эшли башлый.

Вакыт тукталган кебек

Безнең фатир карау музей экспонатлары белән танышуга охшап калды. Китаплар янында фотоальбомнар да бар. Риэлтор кыз аларны Себердәге туганына тапшырам дигән иде. Аклы-каралы, кайберсенең читләре бизәкләп киселгән фотоларда таныш түгел йөзләр. Менә бу гаилә диңгез буенда ял итә. Башка фотоларда алар «Москвич» машинасы белән Мәскәүдә, Минскида. Фотолар күп, үзләре дә моның белән шөгыльләнгән – фотозурайткыч, башка кирәк-яраклар да бар. Кергәндә үк кинопроектор полотносына игътибар иткән идем – мәктәптә укыганда, андый экраннардан фильмнарны күп карадык. Бу хуҗалар кинога да төшергән, берничә кинолента ята. Аларда Казанның 60нчы еллардагы күренешләре. Берсенең тышына «Коляның туган көне, 1965 ел» дип язып куелган. Шунда ук уйлап куйдым, ә кайда икән соң ул Коля-Николай? Фотодагы клёш чалбарлы, киң якасы пиджакның тышына чыгарылган батник күлмәкле, колакны каплап торган озын чәчле егет аларның уллары булырга тиеш. Ир-атлар да, хатын-кызлар да бертөрлерәк – унисекс стилендә киенә торган чор фотолары күп. Бу Коляга хәзер 60лар тирәседер. Түгәрәк өстәл артына җыелышып төшкәнендә ул әле кечкенә, тиктормас малай гына. Ул фото белән фатирның хәзергесен чагыштырсаң, әллә ни үзгәреш юк, аны кичә генә төшергәннәр кебек, әйтерсең лә вакыт тукталган биредә. Телевизор астындагы комод та шул, стенканың да бер чите күренә, икенче якта гел шул келәм тавышны «изоляцияли». Өстәл артындагылар елмаешып, сыйланып утыра. Параллель дөньялар бар дигәннәре хак булса, бәлки алар – үз дөньяларында, без – үзебезнекендә, бер үк вакытта, гел бер өстәл артында утырабыздыр? Алар анда шат-көләч, бернинди борчу-хәсрәтсез, иртәгәсе көнгә хыяллар белән, тиздән коммунизм җитәсен көтеп яшидер, дистә еллардан соң җидәмә ят кешеләр аларның фотоларын карап, бу гаиләнең язмышын белергә маташыр, гомер буе җыйганның күбесе пыран-заран килер, Себердәге ерак туганнары фатир сатар өчен генә кайтып китәр дип уйлап та карамыйдыр.

Ремонт бәясен исәпләп караган иптәш фатирны алмаска булып, «Әйберләрдән арыныр өчен дә күпме вакыт кирәк», – дигәч, тагын бер кат уйландырды. Кеше һич көтмәгәндә бу дөньядан китеп барырга мөмкин һәм аның өчен кадерле булган нәрсәне бүтән беркем дә үзе кебек бәяләмәячәк. Коля-Николай да бәлки исән-саудыр, әмма аңа гаилә альбомнары да барып ирешмәгән. Чыгарып ташланмаса, ул китапларны кемдер укыр, кофетарткычта кофе тарттырып эчәрләр, идәнгә ламинат җәелер дә, шыгырдаган тактадагы эзләрең дә югалыр. Бу фатир мисалында бездән соң нәрсә буласын үз күзләрең белән күреп инанасың – анда синнән берни дә калмый. Ә мал җыйганда болай уйламый кеше, фотога төшкәндә дә истәлеккә, киләчәк буыннар карар дип төшә, ә аларны бары тик риэлтор белән аның клиентлары карап утырачагын уйлап та бирми инде ул...


Фото: pikabu.ru

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading