16+

«Безне бергә күмегез»: тәүлек эчендә 4 яшүсмернең үзләренә кул салуын тикшерүчеләр очраклылык түгел, дип саный

Ике яшүсмернең үзләренә кул салуы факты буенча җинаять эше ачылган һәм әлеге фаҗигадан соң, тикшерү эшләре бара.

«Безне бергә күмегез»: тәүлек эчендә 4 яшүсмернең үзләренә кул салуын тикшерүчеләр очраклылык түгел, дип саный

Ике яшүсмернең үзләренә кул салуы факты буенча җинаять эше ачылган һәм әлеге фаҗигадан соң, тикшерү эшләре бара.

13 майда Мәскәүнең Истринская урамы янында очраклы үтеп баручылар 2001 һәм 2001 елгы кыз белән егетнең гәүдәләренә тап булганнар. Аларның күпкатлы йорттан сикереп, гомерләре өзелгәнлеге мәгълүм.

Тикшерү барышыинда икесенең дә үлем алды хаты калдыруы ачыкланган. Анда: "Безне бергә күмегез", – дип язылган. Хәзер әлеге фаҗиганең сәбәпләре, аларның нинди шартларда яшәүләре һәм тәрбияләнүләре ачыклана, дип яза Дни.ру.

Әлеге фаҗига булган көнне үк Яңа Мәскәүдә тагын бер егет мәете табылган. Бүген исә, Зеленоградта тагын бер яшүсмернең үлеме, тикшерүчеләргә кичә үзләренә  кул салган егет белән кызның үлемен хәтерләткән. Хәзер әлеге берничә сәгать эчендә булган коточкыч хәлләрнең бер-беренә бәйле түгелме, юкмы икәнлеген тикшерәләр. Экспертлар монда кемнең дә булса кулы уйнамыймы икән, дигән вариантны да ачыклыйлар. Тикшерүчеләргә әлеге хәлләр "Зәңгәр кит" дигән резонанслы җинаять эшен хәтерләткән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading