Шәһри Казан

«Безнең бүгенге кичәбезнең кадерле кунаклары – фронтовик язучыларның балалары»

Язучылар берлегендә фронтовик-язучылар истәлегенә кичә булды

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Бөек Ватан сугышын узып илгә кайткан һәм сугыш кырларында ятып калган шагыйрьләрне, язучыларны искә алдылар.

Әлеге очрашу Язучылар берлегенең бакчасында узарга, Татарстанның халык артисты Юрий Коган җитәкчелегендәге «Фантазия» джаз оркестры уйнаган көйләр тамашачыларны биюгә, элеккечә вальс әйләнергә чакырырга, бакчаның бер читендә күмер самавырлары кайнап торырга тиеш иде. Һава торышы бозылу сәбәпле, кичә ашыгыч кына бина эченә –Тукай клубына күчте. Ләкин урын үзгәргәнгә карап, очрашуның ихласлыгы кимемәде. Мөмкинме соң, күңелнең бар җылысын кушып искә алмаска мөмкинме сугыш афәтен күргәннәрне.

Кичәгә чакырылган хөрмәтле кунаклар – Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым, Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия ханым, Нури Арсланның кызы Зөбәрҗәт ханым, Афзал Шамовның кызы Әлфия ханым, Мөнир Мазуновның кызы Мөнирә Хәбибуллина, Шәрәф Мөдәрриснең кызы Гөлфия ханым иде.
Хатирәләр алмашу, сугыш, хәтер темасына шигырьләр уку, «Фантазия» джаз-оркестрына кушылып Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, яшь җырчы Марсель Галиев башкарган җырлар, Абдулла Алиш исемендәге мәктәп укучылары чыгышы белән үрелеп барган кичә, истәлекләрнең кабатланмас җылылыгы белән истә калды.

Реклама

Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев сөйләгән истәлектән: «Мин фронтовик шагыйрьләрдән Нәби ага Дәүлине бик хөрмәт итә идем. Берлеккә эшкә кергән елларда Җиңү көнендә сугышта катнашкан ветераннар орден-медальләрен тагып киләләр, бәйрәмнәр була иде. Бер Нәби абыйның гына медальләре булмый иде. Нигәдер костюмына берни такмый иде ул. Берчак миңа берлек рәисе Гариф ага Ахунов: «Ветераннарны җый әле, шәп фотограф килә, Тукай клубында фотога төшерербез», – ди. Сәхнә тутырып тезелеп басканнар иде ул чакта ветераннар. Минем хәтеремә Сәет ага Шәкүровның җәмәгате Бикә апа Шәкүрова бик уелып калды. Ул сугышта булган, очрашуларга һәрчак хәрби гимнастеркадан килә иде, нечкә билендә күн каеш, бик матур иде. Мәхмүт Хөсәен бик матур итеп, майор формасыннан килә иде, ул күкрәк тамгалары, орден-медальләр тагарга бик ярата иде. Ул чакта миңа да алар белән бергә фотога төшәргә тәкъдим иттеләр. Уңайсызландым, ничек андый олпатлар белән бер рәткә басарга мөмкин дип уйладым. Хәзер үкенәм, төшәсем калган, дим. Мине Әмирхан ага Еникинең озак еллар сугыш вакытында язган көндәлекләрен бастырып чыгармый йөрткәне шаккатырган иде. Аның ул көндәлекләре беркемнекенә охшамаган – сугыш, кан коеш хакында түгел алар. Аларда философик уйланулар. Бер җөмләсе генә кеше кулына керсә дә, фаҗигале язмыш корбаны булыр иде Әмирхан ага. Ул аларны 40 елдан соң вакыт узгач кына чыгара алды. Менә нинди ветераннарыбыз бар иде.

Сугыштан кайткан язучылар белән аралашып яшәдем, күбесе хакында мәкаләләр, истәлекләр яздым. Бик сагынам аларны».
Шагыйрә Нәҗибә Сафина сугыштан соңгы чорда һәр мәктәп баласы яттан белгән сугыш турындагы шигырь сәйләде.
– Без менә шундый – героик әсәрләрдә тәрбияләнгән буын. Ләкин әлегәчә мин бу шигырьнең кем каләменнән икәнлекне ачыклый алмыйм, – диде ул.
Озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби фондын җитәкләгән язучы, галим Лирон ага Хәмидуллин фронтовик язучыларның гозерләре иң беренче чиратта үтәлүе, сугыштан соңгы чорларда язучыларга фатирлар беренче чиратта бирелүе хакында әйтте.
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин 1943 елда туган.

– Әтиең сугышка бармаган икән дип шикләнүчеләр дә бардыр. Алай түгел. Минем әти фронтка барган, ләкин каты яраланып илгә кайткан. Аңа мин гомерем өчен дә, илне яклап фронтка керүе өчен дә рәхмәтле. Фронтовик шагыйрьләр, язучылар белән без бик күп аралашып, аларның олпатлыгын сеңдереп, зирәклеккә өйрәнеп калдык, – дип сөйләде шагыйрь.
Фронтовик язучылар хакында истәлекләре белән Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис та уртаклашты. Ренат Харис бүгенгәчә Фатих Кәрим язмышын, иҗатын, тормышын тирән өйрәнүче, сугыш кырыннан кайтмаган шагыйрьнең исемен мәңгеләштерүгә күп көч куючы шәхес.
Кичәне алып барган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: «Һәр гаиләнең хәтер сандыгында фронт узган, сугышта башын салган якыннары хакында истәлекләр бар. Безнең бүгенге кичәбезнең кадерле кунаклары – фронтовик язучыларның балалары. Аларның истәлекләре бүген иң кадерле истәлекләр булыр», – диде.

Инде үзләре дә өлкән яшьтәге ханымнар әтиләре турында истәлекләр сөйләделәр, әтиләренең әсәрләрен укыдылар. Тавышлары калтырады, күзләре яшьләнде... Сагыну, әсәрләнү иде ул. Әтиләренең иҗатын пропагандалап яшәүче, архивларда утырып яңа фактлар ачучы, фронтовик әтиләре узган юллардан узып хәтер яңартучы бу ханымнарга Ходай сәламәтлек бирсен.
Күңелләрдән китмәс, хәтердән җуелмас хәтәр сугыш ул. Сугыш кырында, окопларда, мылтык приклады өстендә, «фашист балтасына башны куеп» язылган гениаль әсәрләр тудырса да, башка беркайчан да кабатланмасын ул.

Зимфира Гыйльметдинова

Фото: tatar-inform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: