16+

Безне дә гаепләрләр...

Y-буынны кысрыклап, мәйданга «зумерлар» чыкты. Тагын ике-өч елдан киң массалар белән нәкъ менә алар идарә итә башлаячак.

Безне дә гаепләрләр...

Y-буынны кысрыклап, мәйданга «зумерлар» чыкты. Тагын ике-өч елдан киң массалар белән нәкъ менә алар идарә итә башлаячак.

Уильям Штраус һәм Нил Хоув уйлап тапкан буыннар теориясе хакында ишеткәнегез бардыр. Һич югы X, Y, Z-буын дигән терминнарны беләсездер. Бик зур, күләмле теория ул. Узган гасырның башыннан алып, «Җиңүчеләр», «Дәшмәүчеләр», «Бумерлар» дигән буыннар да бар әле. Җир йөзендәге күпчелек халык узган елларның 60нчы еллар урталарыннан алып, 80нче еллар башына кадәр яшәгән Х-буын һәм 80нче еллар башыннан алып, 2000 елларның урталарын үз эченә алган Y-буынга керә. Ир уртасы булган кешеләр, аңлашыла ки, Х-буын, икенче төрле әйткәндә, «Билгесезлек» буынына керә. Әлбәттә, бу бүленеш шартлы. Мин, мәсәлән, үземне (40 яшьлек ир-егетне) Х-ка да, Y-ка да кертә алам.

Ә мәйданга исә Z-буын («зумерлар») чыкты. Гаджет-смартфоннар буыны, онлайн форматта яшәүчеләр, шул ук форматта аралашучылар, кием-салым, су-ризык сатып алучылар, смайликлар белән көн итүчеләр... Әлеге буын озаклап телевизор карап тормый, юк-бар белән вакыт уздырмый. Алар инде эштә ат сыман хезмәт куймаячак. Карьера, дәрәҗә төшенчәләрен читкә этәреп, күңелгә хуш килгән эшне сайлаячак. Шул ук вакытта эшләре, рәхәтлек белән бергә, зур акчалар да китерергә тиеш. Безнең буын өчен кадерле булган кыйммәтләр – ата-ананы әти һәм әни дип кабул итү, традицияләргә таяну, якты киләчәккә ышану әлеге кыз һәм егетләргә ят булып тоелачак.

Сугышларда катнашкан әби-бабайларны белмәү, күрмәү, аралашмау нәтиҗәсендә шул ук Бөек Ватан сугышы – әкият, ә Газинур Гафиятуллин, Муса Җәлил, Мәгүбә Сыртланова кебек каһарманнарыбызның батырлыклары әкияти эпизодлар булып кына исәпләнәчәк. Алар белән идарә итү дә күпкә авыррак булачак.
Начармы бу? Без моны бәяли алмыйбыз. Кайсы гына буынны алып карасаң да, берсен берсе алмаштырган буын үзеннән алдагысын тәнкыйтьли, үзен алдагысыннан акыллырак, камилрәк, алдынгырак саный. «И әни (әти), сез яшәгән чорда яшәмибез бит, өйрәтмә инде», – дип, бездән элегрәкләр дә әйтте, без дә әйтәбез, бездән соң да әйтәчәкләр.

Шулай да кыйммәтләрне саклыйсы килә...

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading