Шәһри Казан

«Безне кабул иткән өчен, Татарстанга рәхмәт»

...Казанның Дәрвишләр бис­тә­сендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янында урнашкан Ленинград блокадасында яшәүчеләргә багышлап куелган һәйкәл янына чәчәкләр салырга агылучыларны «Җиңү волонтерлары» оешмасы вәкилләре әнә шул 125 грамм ипи белән каршы алды.

Ул икмәкнең исе! Борынны кытыклап керә дә, әйдә инде, ал да авыз ит мине дигән төсле, күңелне үртәли.

– Ипине ташламасагыз, ашасагыз гына бирәбез. Бу – Ленинград блокадасында калучылар ашаган ипи түгел, билгеле. Заманча, үзебезчә пешерелгән икмәк. Ә ул заманда аның рецепты да башка була. Ул ипине тиз-тиз генә ашап бетерергә ярамаган, чөнки төрле химик матдәләр дә кушып пешергәннәр. Ипи кисәген тизрәк ашап үлүчеләр дә аз булмаган, – ди «Җиңү волонтерлары» әгъзасы.
Менә бит ничек! Без ипинең хәзер ниндиен генә ашамыйбыз. Әле монысы ошамый, әле тегесе дип сайланабыз. Ә кемдер шул бер телем ипи өчен дә күпме газапланган. Инде ул кулына эләккәч тә, сөенеп ашый алмаган.

Блокада вакытында Ленинградта

5 млн квадрат метр торак җимерелә

610 мәктәп һәм балалар бакчасы юк ителә

Реклама

21 фәнни учреждение һәм 830 завод җимерек хәлгә килә.

Чараның Дәрвишләр бистәсендә узуы юкка гына түгел. Чөнки блокадалы Ленинградтан Казанга эвакуа­цияләнгән халыкның шактые әлеге бистәгә урнашкан. Күбесе бистә төзелешендә катнашкан. Хәтта биредәге Казан оптик-механик заводы да башкалага Ленинградтан күчереп кайтарылган. Бу халык Җиңү өчен бар булганын биргән. Аларның батырлыгы фронттагы, сугыш кырындагы батырлыклардан бер дә ким түгел.

Казанның Совет районы башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина да рәсми чыгышын тыныч кына ясый алмады. Аның күзләрендә – яшь, тамагында төер иде.

– Гафу итегез, ветераннар! Бүген бик авыр һәм шул ук вакытта бик бәхетле көн. Чөнки инде 75 ел безнең баш очыбызда тыныч күк йөзе. Сез башкарган батырлык ул бернәрсәгә дә тиң түгел. Сез атышларны, шартлауларны гына түгел, салкынны да, ачлыкны да кичердегез. Без шул тыныч күк астында яшәвебез өчен сезгә рәхмәт, – диде Айсылу Хәмзина.
Ленинград блокадасы вакытында Юрий Митинга бары 3 яшь була. Ул вакыйгаларның күбесен хәтерләми дә диярлек. Безнең әниләребезгә рәхмәт, ди сугыш чоры баласы.

– Геройлар без түгел, беренче чиратта, безнең әти-әниләребез – чын батырлар. Мондый чыгышларны тыңлаганда, минем Татарстанга, Казанга бары рәхмәт сүзләре әйтү теләгем генә туа. Татарстан безне үз канаты астына алды. 70 ел яшәү дәверендә без инде татар булып беттек. Без исән калдык. Укыдык, хезмәт иттек. Онытмавыгыз өчен рәхмәт, – дип рәхмәт укый Юрий ага.
Аның сүзләрендә хаклык бар. Дәрвишләр бистәсен төзүдә Ленинградтан күчерелгәннәрнең өлеше шактый зур була. Чөнки биредә блокадалы Ленинградның бер өлеше – оптика-механика заводы урнашкан.

– 1941 елның 31 августында Ленинградтан блокадага кадәр чыккан соңгы эшелон җиденчесе була. 1942 елда соңгы, сигезенче эшелон исә Казанга җибәрелә. Шул рәвеш­ле оптика-механика заводы Казанга күчерелә. Анда эшләүчеләр армиягә бинокльләр, телескоплар һәм башкалар җитештерә. Бу – Ленинградның Казандагы бер кисәкчеге, – ди завод­ның генераль директоры киңәшчесе Сергей Чернов.
Билгеле булганча, Ленинград блокадасы 872 көн дәвам итә. Сугышка кадәр шәһәрдә 3 млн кеше исәп­ләнә. Сугыш вакытында шуларның 1 млн 763 мең 120се эвакуацияләнә, 431 меңе фронтка китә. Ә ачлыктан үлүчеләр саны 600 меңнән арта.
Безгә бу хәлләр турында күпме генә сөйләсәләр дә, тулысынча аңлап җиткерә алмабыз. Аңларга һәм ул көннәрне күрергә язмасын да иде!

Лилия ЛОКМАНОВА

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: