16+

“Безнең күпмилләтле ил булуыбыз Конституциядә беркетелгән”

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча бер меңнән артык тәкъдим килгән булган. Бу хакта бүген волонтерлар белән очрашу барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер кат искәртте.

“Безнең күпмилләтле ил булуыбыз Конституциядә беркетелгән”

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча бер меңнән артык тәкъдим килгән булган. Бу хакта бүген волонтерлар белән очрашу барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер кат искәртте.

Аның әлеге төзәтмәләрне барлап, закон проектын әзерләүче эшче төркем составына керүен дә билгеләп үтү кирәктер. Сүз уңаеннан, әлеге төркем әле хәзер дә гамәлдә.

- Владимир Владимирович Россия Федерациясе халкының үз фикерен белдерүе мөһим, диде. Безгә халык белән эшләргә кирәк. Россиядә уңышлы килеп чыккан әйбергә тәэсир итәргә теләүче көчләр аз түгел. Көнбатыш илләрендә демократиянең нинди икәнен, хәзер аларда нинди вакыйгалар куеруын без яхшы беләбез. Аларда демократик ил: фикер җиткерергә була, яндыралар, шартлаталар, кибетләрне талыйлар. Ә моңа сәбәбе һәрчак табылачак.

Шуңа бәйле рәвештә, Владимир Владимирович демократия өлкәсендә җитди үзгәрешләр тәкъдим итте һәм вәкаләтләренең бер өлешен җирле хакимияткә тапшырачак. Иң мөһиме Конституциядә безнең күп милләтле булуыбыз, мәдәниятебез, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары хокукый яктан беркетелгән, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Конституциягә үзгәрешләр кертү фикер алышу, дискуссияләр өчен күбрәк мөмкинлекләр ача, дип саный Парламент җитәкчесе.

Шуны да әйтергә кирәк: Төп законда волонтерларга кагылышлы үзгәрешләр дә телгә алына.

- Безгә киләчәк өчен берләшергә кирәк. Күпмилләтле Россиянең киләчәген уйлау мөһим. Тавыш бирүгә бармагыз, дип сораучыларның перспективасы юк. Сезнең актив тавыш бирүегез башкаларны кызыксындырачак. Иртәгә сез безнең урынга басарсыз, чөнки алмаш бара. Бу бурычларны да сез җиңеп чыгачаксыз , - диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading