16+

Безнең максат – бюрократиясез, оператив хәл итү

Хезмәткәрләр ризалыгыннан башка берәүне дә административ ялга китәргә мәҗбүр итә алмый

Безнең максат – бюрократиясез, оператив хәл итү

Хезмәткәрләр ризалыгыннан башка берәүне дә административ ялга китәргә мәҗбүр итә алмый

Пандемия хезмәт базарында да эз калдыра. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, Татарстанда эшсезләр саны 1 апрельдән 700гә арткан.

Ишеткәнсездер, әгәр дә ни сәбәпледер эштән китәргә мәҗбүр буласыз икән, ул очракта өйдән чыкмый гына да “Работа в России” порталы аша документларны юллап, теркәлү узарга мөмкин.

Бу дәүләтнеке булган мәгълүмати система, аның ярдәме белән дәүләт сезгә юридик яктан мөһим булган гамәлләр башкару өчен логин һәм пароль җибәрә. Порталда теркәлү узганнан соң, үзегезнең шәхесегезне раслау өчен сезгә күп функцияле үзәккә, Пенсия фондына яисә “Ак Барс” банкы бүлекчәсенә килергә кирәк булачак, - дип аңлатты Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Сүз уңаеннан, биредә үк үзегезгә яңа эш тә таба аласыз. Министрлык алып барган мониторингтан күренгәнчә, Работа в России” порталында 38 мең вакансия, бүген эшләүне туктатмаган предприятиеләрдә исә 23 мең вакансия исәпләнә.

Министр ил башлыгы Владимир Путинның күрсәтмәсен искә алып, 1 марттан эшсез калганнарга апрель, май, июньгә эшсезлек өчен пособиенең автомат рәвештә иң югары планка буенча түләнәчәген һәм аның 12 мең 130 сумга кадәр җитүен дә искәртте.

Әлеге пособиеләрнең ни рәвешле түләнүен, халыкка күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатын Татарстан Президенты контрольдә тота.

Узган атнада Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү районындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшчәнлеге белән танышты. Эшсез калучыларга пособиеләр түләү срокларына республика җитәкчесе аеруча да игътибар бирде һәм теркәлү процедурасы гражданнар өчен гади, аңлаешлы булырга тиешлеген ассызыклады.

“Работа в России” (trudvsem.ru) порталында теркәлү узганнан соң, канун нигезендә, гаризаларны 2-11 көн эчендә карыйлар. Президент исә пособие түләү буенча заявкаларга өч көннән дә калмыйча җавап бирелергә тиеш, дигән максат куйды.

- Россия Президенты Владимир Путин пособиеләргә дәгъва кылучы затлар өчен процедураны җиңеләйтү кирәклеген әйтте, алар үзләре йөреп, белешмә җыярга тиеш түгел. “Работа в Росии” федераль сайты безнең система белән төгәл төзелгән, синхронизацияләнгән. Өч көн эчендә 3 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Шәхсән үзем барысын да тикшердем, – диде Президент.

Эшсезлек буенча 12 мең сум пособиедән тыш, балалары булган гаиләләр һәр балага 3 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә дәгъва кыла ала. Ә ана капиталы булганнар өстәмә 5 мең сум алырга хокуклы.

- Бу, бәлки, бик үк зур сумма түгелдер. Әмма мондый катлаулы заманда җитди ярдәм. Безнең максат — бу мәсьәләләрне бюрократиясез, тиз, оператив хәл итү, - дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, халык арасында Covid-19 таралу сәбәпле Россиядә эшләми торган көннәр дип игълан ителгән чорда оешма хезмәткәрләрен отпускка мәҗбүри җибәрү турында сүзләр чыкты.

- Эш белән тәэмин итүче, хезмәткәрләр ризалыгыннан башка, хезмәт хакы сакланмый торган административ яки еллык түләнә торган отпускка китәргә мәҗбүр итә алмый, – дип аңлатма бирде Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов инстаграмда туры эфирда.

Хокуклары бозылган хезмәткәрләргә Рөстәм Галәвов Дәүләт хезмәт инспекциясенә электрон яки инспекция порталы аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Шулай ук, 8(843) 528-27-40 һәм 8-991-190-25-95 номерларына шалтыратырга була.


                                                                                                                                                              Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading