Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин сүзләренчә, спектакль инде узган елны ук сәхнәгә куелырга әзер булган.
– Узган елны «Бәхет кошы» (Морис Метерлинк) спектаклен куйдык. Аннан соң театрның 100 еллыгын зурлап үткәрдек. Чаралар күп булды, шуңа күрә без әлеге әсәрне быелгы сезонга калдырдык. Әле бит быел Галиәсгар Камалның тууына 140 ел була. Безнең шундый зур әсәргә алына алырлык көчебез булуын исбатлыйсы килде. Элек безне, куелган әсәрләргә алынасыз, дип тәнкыйтьлиләр иде, шуңа да без күптәннән куелмаган пьесага алынырга булдык. Халыкка уйланырга җитди проблема күтәрелгән монда, – ди Ленур Зәйнуллин.
Гадәттә, «Кече шәһәрләр театрлары» проекты кысаларында куелган спектакльләргә режиссерларны читтән чакыралар. Әтнә театры үз режиссерлары – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Фазлыевка тугры булып калган.
– Мин аннан башка бүтән бер кешегә дә әлеге пьесаны ышанып тапшыра алмадым, – ди театрның директоры.
Пьесада уңай һәм тискәре геройларга бүленеш кискен сизелсә дә, беренче планга чыккан төп герой юк диярлек. Шул ук Казанга өйләнергә дип килгән Себер баен (Айдар Вәлиев) да төп герой булып күзаллап булмый, ул бары читтән күзәтүче генә.
– Өйләнергә килдем дисә дә, Себер бае Казанга дөреслек эзләп килә. Себердә, читтә торгач, аңа Казанда татар халкы шулкадәр яхшы яши төсле тоела. Дини яктан да, әхлак ягыннан да Казан идеал кебек була аңа. Ләкин монда килгәч, бөтен җитешсезлекләрне күреп, күзе ачыла. Монда Себер бае гына яхшы, ул гына дөрес дип әйтеп булмый. Әсәрдә һәркемнең үз дөреслеге. Галиәсгар Камал 100 ел элек нәрсә булачагын ничек күрә алгандыр, әле дә шул ук проблемалар белән яши бит татар халкы, – дип сөйләде үз роле турында Айдар Вәлиев.
Шунысы да мөһим, бу – Камалның кинематография алымнары белән язылган беренче пьесасы. Сәхнәдә бер-берсен алмаштырып торган өзек-өзек кыска сюжетлар да шуны дәлилли.
Режиссер заманча алымнар да кулланудан тартынмаган. Әйтик, композитор Марат Әхмәтшин язган музыка заманча яңгырады. Сәхнә дә үзенчәлекле бизәлгән иде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов сәхнә артын төрле төстәге мозаикаларны хәтерләткән пыялалар белән бизәгән иде. Ут алмашынган саен, пыялалар да төрле төскә кереп җемелдәп торды. Рәссамның бу алымы элеккеге бай йортларындагы витражларны хәтерләтте. Спектакль Тукай шигыре белән тәмамланды.
100 ел элек язылган әсәр булса да, спектакльне тамашачы бик яратып, зур кызыксыну белән карады. Ак яулыклы әбиләрең дә тамашачы залыннан үзара кызып-кызып фикер алышты. Халыкта кызыксыну уята алган икән, димәк, премьера уңышлы килеп чыккан инде. Әтнә районы башлыгы Гәбделәхәт Хәкимов та, сәхнәгә чыгып, спектакль турында үз фикерен белдерде.
Комментарийлар