16+

Безнекеләр булдыра! Котлыйбыз!

Газетабыз хезмәткәрләре үзләренең талантлы, уңган-булган икәнлекләрен әледән-әле бөтен республикага күрсәтеп тора. Төрле конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар, еш кына Гран-прилар да безнеке.

Безнекеләр булдыра! Котлыйбыз!

Газетабыз хезмәткәрләре үзләренең талантлы, уңган-булган икәнлекләрен әледән-әле бөтен республикага күрсәтеп тора. Төрле конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар, еш кына Гран-прилар да безнеке.

Уңышларыбызның сере бик гади -  «Шәһри Казан»да үз эшен һәм укучыны ярата торган  кешеләр эшли. Әле менә күптән түгел генә хезмәттәшебез Дилбәр Гарифуллина Татарстан  мөселманнары  Диния назарәте уздырган конкурста беренче урынга лаек булып, аны ихластан котлаган идек. Инде менә бер хезмәттәшебезнең даны республика чикләрен узып, Мәскәүгә чаклы барып җиткәнен белеп, тагын бер тапкыр горурлык хисләре кичердек.

2 сентябрь көнне газетабыз хәбәрчесе, балалар шагыйрәсе  Йолдыз Шәрапова  Россия Дәүләт думасы Федераль Советының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул бу рәхмәткә Юрий Дмитриевич Куклачевның «Игелеклелек мәктәбе» («Школа доброты») дигән программасын актив җәелдергәне өчен лаек булды.

Дөньяда бердәнбер  мәчеләр театры җитәкчесе Юрий Куклачев балаларда иң элек игелеклелек тәрбияләү  мәсьәләсен алга куеп, юлларын да өйрәткән кеше.

Исегезгә төшерәбез, газетабызның быелгы  29 май санында Йолдыз Шәрапованың “Песиләр дә кешеләр төсле - яратканны ярата” дигән язмасы басылган иде. Автор бу темага даими мөрәҗәгать итеп, атаклы клоунга кушылып, дөньяны яхшылык коткара икәнен язмаларында исбатлап килә. Рәхмәт хатын Юрий Куклачев һәм Россия Президенты Владимир Путинның ышанычлысы Сергей  Комков кулыннан алу хезмәттәшебезне яңа уңышларга илһамландырыр дип ышанып калабыз. Мәскәү кунаклары Иннополиста яңа мәктәп ачылышы тантанасына килгән иделәр. Юрий Куклачев әлеге мәктәптә үзенең “Игелеклелек мәктәбе” программасын башлап җибәрергә уйлый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading