16+

«Безнең заманда армиягә бармый калу оят иде»

1 апрельдән илдә армиягә язгы чакырылыш башланды. Һәм ул, гадәттәгечә, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Безнең заманда армиягә бармый калу оят иде»

1 апрельдән илдә армиягә язгы чакырылыш башланды. Һәм ул, гадәттәгечә, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Яшерен-батырын түгел, илдәге вәзгыять аркасында күпләр күңеленә шик-шөбһәләр дә өелде. Нишләргә? Күз нуры түгеп үстергән сөлектәй улыңны Ватан алдындагы бурычын үтәүдән хәйлә корып, алып калыргамы? Әллә чын ир-егет хезмәт итәргә тиеш дигән нияттә нык торыргамы? Укучыларыбыз фикерен белештек. 

Әлфирә Мөхәммәтҗанова. Әгерҗе, Яңа Акхуҗа авылы:

– Ике егет үстердем. Бер улым хезмәт итте, икенчесен авыру сәбәпле генә армиягә алмадылар. Егет кеше армиядә хезмәт итәргә тиеш. Беренчедән үзләре дә яшәүнең рәхәтен аңлап, әти-әнинең, тормышның кадерен аңларга өйрәнеп кайталар, икенчедән тылда качып ятсалар, илебезне кем саклар да безне кем яклар? Ир-балаларны шуның өчен үстерәбез дә, алар безгә калкан! 

Марат Шәйбаков. Уфа:

– Без егет булып җитешкән елларда армиягә бармаучы егетләр түбән “сортлы”рак булып санала иде. Кимчелекле итеп күрмәсәк тә, без армия турында сөйләшкәндә читкәрәк китеп басканнары хәтердә. Кызлар да яратмый иде әле аларны. Дөнья күреп, чыныгып кайтуы ни тора. Үткән еллар өчен генә түгел, бүгенге көннәргә дә бик кирәкле тәҗрибә ул. Әгәр ул чын егет икән ул үз бурычын үтәргә тиеш. 

Илфат Фәйзрахманов, Кукмара, Купка авылы:

– Авырткан ярама бастыгыз әле... Бу җәһәттән уйларым күптәннән тулып килгән чуан хәлендә, әйтәсе килгән сүзем дә күп. Ике ел буе бушка хезмәт итеп кайттым. Ни акчасын күрмәдем, ни юкка үткәргән вакытым әрәм. Йә 4 ел хезмәт стажы итеп теркәсеннәр иде ул елларны. Бер дә булмаса акчасын бирсеннәр. Син күн итек киеп, солдат шулпасы чөмергәндә хәрби хезмәттән качып калган егетләр үз эшен ачып, тормышын рәтли. Буш кесәңнән җилләр уйнап, ике кулыңны селкеп хезмәттән кайтып килгәндә инде алар төптән күтәрелеп киләләр. Ачу килмәслекме? 

Фәнис Нигъматуллин, Кайбыч, Борындык авылы:

– Авыр сорау... Безнең заманда армиягә бармый калу оят иде. Мин дә күтәрдем ул кыенлыкны, авырып киттем. 3 нче сыйныфта укыганда операция ясап, үпкәмне кистеләр. Күрше кызы белән Бәрле елгасында су коендык. Җәй башы, су салкын иде, үпкәләрем ялкынсынды... Үзем хезмәт итмәгәч, кистереп кенә әйтүе дә кыен. Сүзләрем читтән акыл өйрәтеп яткан сыман булмасын, әмма дә ләкин егетләр хезмәт итәргә тиеш дип саныйм мин. Үзем бара алмаганга улым Сиринне хезмәттән алып калу турында уйлап та карамадым. “Барасың!” –  дидем. Үзе дә киресен уйламады. Авылдагы бөтен яшьләрне чакырып озату кичәсе үткәрдек, таңга кадәр урам гөрләп торды, нинди генә җырлар җарламадык – һәммәсе дә безнең яшьлектәгеләр. Кызлар да чиккән кулъяулыклар алып килгәннәр иде, үзләре чиккәннәрдерме, әниләредерме. Татарлык бетми икән дидем. Ә улым әйбәт кенә хезмәт итте. Ир булып җитлегеп, үсеп, матурланып кайтты! 
Хәзер хәлләр үзгәрәк шул. Кемнең кесәсе калын, улын армиядән алып калу җаен карый – алар мактаулы. Ләкин, ир-ат хезмәт итәргә тиеш. 

Резеда Хәкимҗанова, Арча:

– Бүгенге яшьләрнең карашы, шөкер, үзгә – армиягә бару яклы! Үзем гомерем буе табиб булып эшләдем, шуңа да гел күзәтәм, сүзем төшкәндә яшьләр белән дә сөйләшәм: киләчәген МВД системасы, юриспруденция белән бәйләргә уйлаучылар хезмәт итәбез диләр. Карьера ягыннан үсүне күз тотканда да хәрби хезмәткә бармыйча ярамый. Билгеле бер очракта гына альтернатива эзләргә кирәк. Һәр ата-ана үз баласын белә, әгәр дә ул бик йомшак, кыерсытуларны күтәрә алмый икән, якын-тирәдә генә хезмәт итүен кайгыртырга кирәк дип уйлыйм. 
Хезмәт итү вакытын бер елга калдырдылар үзе, ә менә тәртип сала алмадылар, анысы хак. Мин туып-үскән авылга да яңа гына бер егетне алып кайтып җирләделәр. Хезмәт итеп бетерергә 110 көн вакыты калган. Сугыш җире дә түгел, Хабаровск ягында иде, каравылда булган. Кайткан да мылтыгына башын салган – маңгаенда бер тишек, ә гәүдәсе бик ябык, диделәр. Тынычлыкны яратучы йомшак холыклы, акыллы егет иде ул. Менә бит ничек тә була әле. Ә шук егетләргә, мәрхүм әтием әйтмешли, “Лаеш шулпасы” эчеп кайтудан зыян булмас. Армия – батырлык мәктәбе булган очракта гына билгеле. Мәгәр илне дә сакларга кирәк. 

Гөлнара Кәримуллина, Балык Бистәсе, Юлсубино авылы:

– Мин үзем кыз бала үстерүче ана. Дөрес аңлагыз, бер генә ана да бу заманда тыныч күңел белән баласын хәрби хезмәткә чыгарып җибәрә алмас. Әгәр мин ир бала үстерсәм дә, өемне сатып булса да, аны хәрби хезмәттән алып калырга тырышыр идем. 

Раилә Валиуллина, Биектау, Зур Битаман авылы:

– Ике улым бар, берсе дә хезмәт итмәде. Олы улым Марат полициядә эшләгәндә:  “Башкалар кебек хезмәт итмәдем, ләкин мин дә барып кайтырга тиеш”, – дип Чечняда сугыш башлангач, шунда чыгып китте. И, ул чакта ут йотулар...  Элек без үзебез армиядә булмаган егетләргә борылып та карамый идек. Хезмәт иткән егетләр дәрәҗәлерәк иде. Бүген генә карашлар үзгәрде. Әмма илне ир-егетләр сакламаса хатын-кыз күтәрелсенмени соң яуга? Егетләрнең Ватан алдындагы бурычлары бар икән, үтәсеннәр. 

Фәнзилә Сафиуллина, Тәтеш, Алабирде авылы:

– Мин – кызлар әнисе. Ләкин бу болгавыр заманда улын армиягә җибәрүдән әниләр бик куркалар анысы. Бер танышымның олы улы бармады, саулыгы чамалы. Ә менә төпчегенә хәрби хезмәткә чакыру килгән. Күзен дә ачмыйча елый танышым, заманасы бик чуалчыклы, ди. Ул да хаклы. Ләкин әниләргә ничек кенә кыен булмасын, егетләр хәрби хезмәткә барып ныгып кайтырга тиешләр. Минем ирем армияне мактый, күп эшкә өйрәнеп кайттым, ди. Дөньялар гына тыныч булсын, армия – үтмәслек мәктәп түгел.

Сәхифәне Гөлнур Шәрәфиева әзерләде.    
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading