16+

Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков икенче тапкыр галәмгә күтәрелде

Россия космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Сергей Кудь-Сверчков составындагы  «Союз МС-17» экипажы, шулай ук Америка астронавты Кэтлин Рубинс орбитада 177 тәүлек үткәрәчәк.

Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков икенче тапкыр галәмгә күтәрелде

Россия космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Сергей Кудь-Сверчков составындагы  «Союз МС-17» экипажы, шулай ук Америка астронавты Кэтлин Рубинс орбитада 177 тәүлек үткәрәчәк.

Бөгелмәдә туып-үскән Россия Герое Сергей Рыжиков корабль командиры сыйфатында галәмгә икенче мәртәбә күтәрелде.

«Җир тирәли ике әйләнеш ясаган корабль дөньяда беренче тапкыр МКСка тоташты. Моннан тыш, Халыкара космик станциягә барып җитү вакыты буенча рекорд куелды — «Союз МС-17» очып китеп МКСка тоташканчыга кадәр 3 сәгать 3 минут үтте», - дип хәбәр ителә Роскосмос сайтында.  

Россия космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Сергей Кудь-Сверчков составындагы  «Союз МС-17» экипажы, шулай ук Америка астронавты Кэтлин Рубинс орбитада 177 тәүлек үткәрәчәк. Аларның бурычлары исәбенә илледән артык тикшеренү үткәрү һәм  «Пирс» модулен аеру һәм батыруны әзерләү өчен ике мәртәбә ачык космоска чыгу керә.

«Наука» модулен кабул итүгә урын әзерләү 2021 елның апреленә планлаштырылган. МКС бортында булган Роскосмос космонавтлары Анатолий Иванишин һәм Иван Вагнерның, һәм шулай ук NASA астронавты Крис Кэссидның Җиргә төшүе 2020 елның 22 октябренә күздә тотыла.

Ноябрьдә  SpaceX Crew-1 миссиясен галәмгә җибәрү дә планлаштырылган — МКС-64 экспедициясе экипажына астронавтлар Майкл Хопкинс, Виктор Гловер, Шэннон Уокер һәм Соити Ногути килеп кушылачак.

Фото: Роскосмос

Чыганак: http://100tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading