16+

Бүген Казанда Яңа ел иллюминациясен кабызачаклар

Казанда Яңа елга төп 30 урам һәм мәйданнар бизәлгән. Төп магистральләрдә һәм туристлык маршрутларында баганалар махсус яктыртылучы консольләр белән бизәлгән, арт-объектлар урнаштырылган.

Бүген Казанда Яңа ел иллюминациясен кабызачаклар

Казанда Яңа елга төп 30 урам һәм мәйданнар бизәлгән. Төп магистральләрдә һәм туристлык маршрутларында баганалар махсус яктыртылучы консольләр белән бизәлгән, арт-объектлар урнаштырылган.

Һәм менә бүген Яңа ел иллюминациясен кабызачаклар. Казанның бәйрәмгә ни рәвешле үзгәрүе турында бүген шәһәр мэриясендә эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.

ТР башкаласында яшәүче һәм кунаклар арасында популярлык казанган Бауманның җәяүлеләр йөри торган урамы дөньякүләм танылган Италия яктылык архитекторы һәм рәссам Валерио Фестиның Яңа ел иллюминацион инсталляцияләре белән бизәләчәк. Шундый ук бизәлеш "Кара күл" паркында да урнаштырылачак.

Казанның тагын 16 паркы - Горький исемендәге мәдәният һәм ял итү үзәге, Горки-Әмәт урман паркы, "Крылья Советов" һәм башка иҗтимагый киңлекләрендә Яңа ел утлары кабынды инде.

Гадәттәгечә, «Казан» гаилә үзәге янындагы биләмә Яңа елны бәйрәм итүнең төп мәйданчыгы булачак. «Монда музыкаль шоу үткәрү өчен яктылык динамикасы ярдәмендә яктыртылган һәм анимацияле купол урнаштырылган 35 м биеклектәге Яңа ел чыршысы куелган. Яктылык бизәлешен 78 мең гирляндадан торган инсталляция тәэмин итә", - дип сөйләде Игорь Куляжев. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен әлеге мәйданчыкта Яңа ел ярминкәсе оештырылачак. Аңарда 24 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр катнашырга мөмкин булачак.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, быел яңа ел бизәлеше элеккечә ук масштаблы түгел, пандемия үз төзәтмәләрен керткән. «Халкыбыз моны аңлар дип ышанам. Тагын шуны да әйтеп үтик, барлык районнарда чыршы шәһәрчекләре бар. Җырлап, биеп бәйрәм рухы белән Яңа елны каршы алачакбыз ", - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Казанда быел паркларда һәм скверларда, шулай ук торак массивларында 130 дан артык яңа ел чарасы узачак. “Казан” гаилә үзәгендәге төп чыршы 24 декабрьдә ачылачак.


Фото: https://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading