16+

“Бибимәмдүдә абыстай — ул милләт анасы, Тукайны тудырган бөек шәхес”

Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайның әнисе рухына дога кылды.

“Бибимәмдүдә абыстай — ул милләт анасы, Тукайны тудырган бөек шәхес”

Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайның әнисе рухына дога кылды.

Бүген, Халыкара Туган тел көнендә, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бөек шагыйрь – Габдулла Тукайны дөньяга китергән Бибимәмдүдә ханым рухына Коръән мәҗлесе үткәрде.

Филармония тарафыннан үткәрелә торган бу беренче генә Коръән ашы түгел. Әлеге мәдәни коллектив өчен бу традициягә әйләнде дияргә була. Инде җәмәгатьчелек тарафыннан онытыла башлаган шәхесләрдән алып, хәзер дә яхшы таныш булган кешеләр рухларына да догалар укыта алар.

Бүгенге мәҗлесне Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ачып җибәрде. Коръән уку җомга көн үткәрелү дә үзенә күрә бер символик мәгънәгә ия. Өстәвенә, Бибимәмдүдә абыстайның тууына быел 155 ел, ә тууына 130 ел тулган. Танылган шәхесләр, җәмәгать эшлеклеләренең бер табын артына җыелуын Илфар хәзрәт "Мондый мәҗлесләр милләтебезнең берләшүенә форсат булып тора", - диде.

Филармония директоры Кадим Нуруллин сүзләренчә, соңгы елларда Бибимәмдүдә рухына багышлап, догалар кылу, мәҗлесләр үткәрү булмаган. Шуңа да филармония җитәкчелеге бу тәкъдимне шунда ук күтәреп чыккан. Ә финанс ярдәмен аларга ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү ярдәм фонды күрсәткән. 

Коръән укыганнан соң Тукайның әсәрләре һәм Бибимәмдүдә абыстайга багышланган әсәрләр яңгырады. Чыгыш ясаучыларның берсе – Зөһрә Сәхәбиева.

"Без мәктәптә укыганда, хәзрәтләр Тукайны яратмый дип өйрәттеләр. Мин дини гаиләдә тәрбияләнгәнгә, моңа ышана идем. Мин беренче тапкыр Тукай әсәрләрен өч хәзрәттән ишеттем һәм шакккаттым”, - ди Зөһрә ханым.

Һәр чара да ниндидә булса вакыйгага нигезләнә һәм аның сәбәпчесе була. Бу очракта да шулай. Бибимәмдүдә ханым рухына Коръән укыту мәсьәләсен язучы, журналист-публицист Марат Әмирханов күтәреп чыга. Өстәвенә, ул  Бибимәмдүдәгә багышланган китап авторы да.

- Мәҗлесне мин болай ук булыр дип уйламан идем. Бу турыда узган ел Балтачта  Бибимәмдүдәнең каберенә баргач, бөтен халык алдында әйткән идем. Үземнең кесәмнән чыгарып булса да, китап чыгарачакмын, дидем һәм аның хөрмәтенә мәчеттә кечкенә генә булса да мәҗлес үткәрәм, дидем.  Бибимәмдүдә абыстай — ул милләт анасы, Тукайны тудырган бөек шәхес. Ниһаять, ул шундый дәрәҗәдә безнең алга килеп басты, - ди китап авторы Марат Әмирханов. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading