16+

"Кичә генә бакчага кыяр, чәчәк үсентеләрен чыгарып утырттым": Биектау районында боз явып үткән

Биектау районының Зур Битаман авылында боз явып үтте, дип хәбәр итте бер газета укучыбыз. Яшелчәләрем боз астында калдым, ди ул...

 “Иртәдән матур кояшлы көн иде. Кисәк кенә җил чыгып, бик каты исә башлады, агачларга карарга да куркыныч, сыгылып-сыгылып киттеләр, күк тә кап-кара булды. Шулай җилләр дә үтәр дигән идем. Тотынды шуннан яңгыр яварга, ул да түгел, боз төшә башлады. Кичә генә бакчага кыяр, чәчәк үсентеләрен чыгарып утырттым. Көн кояшлы булгач, аларның өсләрен ачып куйган идем. Алар боз астында калды. Кишер, суган, редислар да тишелеп чыккан иде. Чәчәккә бөреләнгән ирисләрем, люпеннар, лилейниклар шәлперәеп төшкәннәр. Боз явар алдыннан урамнан кергән генә идем, өсләрен дә ябарга өлгермәдем”, – дип сөйләде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading