Шәһри Казан

Биектаудан Мәсхүт Хәкимуллин: «Гөмбә сатып, хатыныма чәшке тун алдым»

Биектауның Березка авылында яшәүче Хәкимуллиннар гаиләсе җәй буе җиләк җыйган, көз көне гөмбәгә күчкәннәр. Тәгъзимә апа белән Мәсхүт абыйның гөмбәләрен Биектауда гына түгел, Казанда да яратып алалар. Быел гына да 500 банка гөмбә тозлап саткан алар.

– Җәй көне җир җиләге, каен җиләге җыям. Быел җиләк азрак булды. Шулай да, җиләкле җәйне эләктереп калдым. Ун литр җиләкне мең сумнан саттык. Башта заказлар җыябыз, чөнки җиләкне озак саклап булмый, кыяфәте югала, бозыла. Көз җитсә, гөмбәгә тотынабыз. Заказ буенча тозлап өлгертеп булмый, быелгы клиентларны киләсе елга калдырырга туры килә. Бер баруда сигезәр чиләк гөмбә дә алып кайтабыз. Аны чистартып кайчак төн җитә. Ике кызым, өч оныгым да булыша, – ди Мәсхүт абый.

Майлы гөмбәнең эшләпәсен чистартмасаң да ярый дип ишеткәнем бар. Ләкин Хәкимуллиннар бармак башы кадәрлеләрен дә ап-ак булганчы кыралар икән, чистарткач, матур да була, әчесе дә бетә, диләр.

Реклама

Күбесенчә майлы гөмбә, опятаны сорайлар икән. Ә әңгәмәдәшем үзе свинушканы ярата (татарчасын дуңгыз гөмбәсе, ал гөмбә дип тә йөртәләр). «Агулы гөмбә булып санала үзе. Ашарга да ярамый аны. Әмма хатын өч тапкыр кайнатып юа да, шөкер, берни булмый, иң тәмлесе минем өчен шул», – ди Мәсхүт абый. Өшегән гөмбә җыйганын да хәтерли әле ул. Суык көнне урманда ак гөмбә тапкач, өшегән булса да, алып кайткан. Берничә сәгатьтән гөмбә үз халәтенә килгән. Эшкәртеп, тозлагач, менә дигән кетердәп торган тәмле гөмбәгә әйләнгән. «Ак гөмбә безнең якларда сирәк хәзер. Ул бит күчеп йөри. Бездә тагын ун елдан соң гына күпләп очрый башлар әле», – ди Мәсхүт абый. Аның гөмбә җыюның үз серләре: бары урман эченнән генә җыярга тырыша. Юл кырыендагылары сәламәтлек өчен зыянлы, гөмбә бит ул губка кебек, барысын да үзенә сеңдерә, ди.
Әңгәмәдәшемнең гөмбә эзләп 25 чакрымнан артыграк юл узганы да бар. «Урманда җиләк, гөмбә җыйганда, бөтен арыганлыклар, авырулар онытыла», – ди. Җиләк белән гөмбә сатып, быел 189 мең сум акча эшләгәннәр. Ул акчага үзенә балыкка йөрергә көймә, машинасына шиплы тәгәрмәчләр, Тәгъзимә апага чәшке тун алган Мәсхүт абый.

Белгечлеге буенча шофер, быел урып-җыю эшләрендә дә катнашкан. Хуҗалыкларында 50 үрдәк, күркәләр асрыйлар. Җиләк-җимешләрне кышка туңдырып куялар. «Өйдәге биш суыткычның икесе туңдырылган җимешләр белән шыплап тулган», – ди Мәсхүт абый. Хәкимуллиннар фикеренчә, һәр ризык беренче чиратта файдалы булырга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 12 декабрь 2018 - 10:38
    Без имени
    Сэламэтлек телим аларга, мин дэ заказ бирер идем жыярга😚😘😙