16+

«Бик авыр булды дустымнан аерылу»

80 яшемә кадәр машинада йөрдем. Балаларым,күзең юньләп күрми, юл һәлакәтенә очрарсың, сатыйк машинаңны, дигәч, башта озак карышсам да, тәвәккәлләдем.

80 яшемә кадәр машинада йөрдем. Балаларым,күзең юньләп күрми, юл һәлакәтенә очрарсың, сатыйк машинаңны, дигәч, башта озак карышсам да, тәвәккәлләдем.

Бик авыр булды дустымнан аерылу. Иртә белән йокыдан торуга, тәрәзәгә карый идем. Машинамны күргәч, сөенәм. Хәзер ишегалды буш калган кебек. Ничә ел туган ягым Кама Тамагына кайтып йөрдем мин аның белән. Олыгайган саен, туган як ныграк сагындыра. Авылыбызда хәзер беркем дә яшәми. Шулай да нигезебезгә кайтып килә идем. Машинам булмагач, ничек кайтырмын икән инде? Кайчак машинамны сагынып елыйм. Ялгыз гына яшәгәч, ул миңа зур иптәш иде.

Әлфия Садыйкова, Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading