16+

Көнгә бер тапкыр кич белән генә ныклап ашыйлар. Яраткан ризыклары - борчаклы аш

Яңгыр да монда бик күп ява. Диңгез бар, әмма суның температурасы 20 градустан артмый. Нидерландта яшәгән кешедә иң беренче чиратта яңгырдан саклана торган плащ, рюкзак һәм велосипед булырга тиеш. Бала йөрергә өйрәнгәч үк, аңа велосипед алалар. 

Көнгә бер тапкыр кич белән генә ныклап ашыйлар. Яраткан ризыклары -  борчаклы аш

Яңгыр да монда бик күп ява. Диңгез бар, әмма суның температурасы 20 градустан артмый. Нидерландта яшәгән кешедә иң беренче чиратта яңгырдан саклана торган плащ, рюкзак һәм велосипед булырга тиеш. Бала йөрергә өйрәнгәч үк, аңа велосипед алалар. 

Ике ел элек Елена Стадник гаиләсе белән чәчәкләр патшалыгы булган Нидерландка күчеп киткән һәм ул безгә әлеге ил турында бик кызыклы фактлар сөйләде.
– 2020 елдан илне рәсми рәвештә Голландия дип түгел, Нидерланд дип атарга кирәк. Наркотиклар һәм фахишәлек белән бәйле тискәре ассоциацияләрдән качу өчен, хөкүмәт шундый карар кабул иткән. Чынлыкта Голландия дип корольлекнең бары ике провинциясен генә атыйлар: Төньяк һәм Көньяк Голландия.  
Нидерланд суганчалы үсемлекләр һәм чәчәкләр сату буенча дөньяда беренче урынны алып тора. Дөньяның иң атаклы чәчәкләр паркы да монда урнашкан. 320 мең квадрат метр мәйданда 7 миллионнан артык чәчәк үсә. Нибары ике генә айга ачыла торган паркта 1 млн кеше булып китә. 

Нидерланд – дөньяда иң беренче булып бер җенесле гаилә кору һәм эвтаназияне рөхсәт иткән ил дә.

Биредә 16 яшьтән рәсми рәвештә фахишә булып эшләргә дә ярый. Алар халыкка хезмәт күрсәтү буенча профсоюзга керә һәм айга бер тапкыр инвалидлар аларның хезмәтеннән бушлай куллана. 

Бу илдә шуңа игътибар иттем: хуҗасыз этләр бөтенләй юк. Моның өчен бик күп чаралар күрелә. Иң башта ташландык этләрнең 75 процентын стерильләштергәннәр. Этне сатып алуга һәм тотуга салым керткәннәр. Этне тоту кагыйдәләрен бозган кешеләр өстеннән шикаять биреп була торган хайваннарны яклау оешмасы булдырганнар. Андый кешеләрнең этләрен алып, штраф түләтергә мөмкиннәр.   

Нидерланд халкы акчага бик сак карый, салымга кагылышлы кануннар турында кызып фикерләшергә яраталар. Комиссион кибетләргә әйберләр тапшыралар яки сатып алалар. Шул ук вакытта күп кенә акчасын хәйриячелеккә дә тоталар.

Сәламәтлекләренә дә кызыгырлык. Коену сезонын май ахырында ук ачтылар. 1 гыйнварда Төньяк диңгездә коену традициясе дә яшәп килә. Җыелышып су коеналар да, җылыныр өчен борчак ашы ашыйлар.

Велосипедта бик оста йөриләр. Бигрәк тә рульгә тотынмыйча гына, чөнки велосипедта барганда бутерброд та ашап баралар.  

Кайсы көнне нәрсә эшләячәкләрен, бөтен планнарын куен дәфтәренә язып баралар. Тормыш төгәл бер сценарий буенча бара. Һава торышы бозылганга карап бер планнары да бозылмый, яңгырдан саклана торган плащларын алалар да чыгып китәләр. 

Нидерландта яшәүнең төп минусы дип зур салымнар һәм югары бәяләр. Гаиләдә ир дә, хатын да эшләсә генә акча була. Шуңа да күбесе балаларын өч айда ук яслегә бирә. 

Баскычларга да ияләшеп булмый әле. Алар бик тар һәм текә. Шулай ук чиксез урман, кырлар да җитми. Территорияләр бик кечкенә, йортлар тыгыз утырган.

Яңгыр да монда бик күп ява. Диңгез бар, әмма суның температурасы 20 градустан артмый. Нидерландта яшәгән кешедә иң беренче чиратта яңгырдан саклана торган плащ, рюкзак һәм велосипед булырга тиеш. Бала йөрергә өйрәнгәч үк, аңа велосипед алалар. 

Җирле халыктан аерылып тормас өчен, кибеттә күп итеп ипи һәм бер бәйләм чәчәк алыгыз. Кулыгызда аласы әйберләрнең кәгазьдә язылган исемлеге булсын. Акция булса, ташламалы бәядәге товарны алмый китмәгез. Кирәкмәсә дә, чөнки ул акчаны янга калдырырга булыша. Икенче товар бушка булып, син берсен генә алсаң, кассада моны әйтеп, икенчесен дә алып килергә кушачаклар. Кассир да, чираттагылар да ике товарның бергә караганда арзанракка чыгуын озаклап аңлатачак та әле. ⠀

Макияж турында да онытып торырга була. Хатын-кызлар аерым очракта гына бизәнә. Ә матурлыкны бик яраталар. Азык-төлек кибетләрендә дә чәчәк саталар.    
Күпчелек гаиләдә өчәр бала үсә, аларның яшь аермасы да бик аз. Шуңа да балаларның барысы да утыра алырлык коляскалар сатып алалар.

Россиядә балаларның җәйге каникулы өч ай дәвам итсә, монда нибары алты гына атна. Аның каравы уку елында биш тапкыр ял итәләр. Уку августның 20сендә башлана да, октябрьдә бер атна каникул. Раштуага кадәр укыгач, ике атна ял итәләр. Киләсе каникул февральдә, ул бер атнага сузыла. Май каникуллары ике атна була. Аннары инде ай ярымлык җәйге ял.

Россиядә укучыга белемне бөтен өлкәдән дә бирергә тырышалар. Ә бу илдә күбрәк игътибар гуманитар фәннәргә, тарихка, география һәм чит телләргә бирелә. Математика белән физиканы да өйрәнәләр, әмма белемне азрак алалар. Югары уку йортына керергә теләүчеләр исә төгәл фәннәрне ныклап өйрәнә. Моның яхшымы, юкмы икәнен әлегә бәяләп бетерә алмыйм. Өстәмә белем аласы килүчеләргә виртуаль мәктәпләр дә бар. 

Нидерландлылар чыдам һәм чыныккан халык. Мәктәптә физкультура дәресендә күп очракта яланаяк шөгыльләнәләр. Муеннарында шарф, өсләрендә җылы кофта, ә аяклары яланаяк. Шапканы да бик кимиләр. Яңгыр коеп ява башласа гына, капюшон киеп куялар.  

Җирле халыкның төп ризыгы – бутерброд. Көнгә бер тапкыр кич белән генә ныклап ашыйлар. Суык вакытта борчаклы аш һәм гюцпот, ягъни итле рагу ашарга яраталар. Фрикаделька да бик популяр. Раштуа бәйрәмендә олиболеннар – эчлеге алма һәм йөземнән булган һәм майда кыздырган камыр ризыгы сатыла торган палаткалар барлыкка килә. Бәйрәмнән соң алар киләсе Раштуага кадәр бөтенләй күренмиләр. 

Ашауга бәйле бик кызык гадәтләре турында да әйтәсем килә. Иң нык гаҗәпләндергәне: бәрәңге боламыгын алма боламыгы белән ашарга яраталар икән. Бәрәңгене сельдь белән ашамыйлар. Алар өчен балык ипи, суган һәм маринадланган кыяр белән тәмле. Россия урамнарында пәрәмәч, күмәчләр сатсалар, Нидерландыда һәр җирдә сельдь сатыла. Кипкән балыкны да монда очратып булмый, аны бөтенләй яратмыйлар. 

Ике ел яшәү дәверендә күзәтүләрдән чыгып шуны әйтәсем килә, Нидерландта бик бәхетле халык яши. Алар үзләренең һәм шәхси вакытларының кадерен беләләр. Эшкә иртәрәк килеп, иртәрәк кайтып китә алалар. Хезмәткәрләр үзенә җайлы эш графигын сайлый. Әти-әниләр бала тәрбияләүдә икесе дә актив катнаша һәм икесе дә эшли. Чәчәкләр яратулары турында аерып әйтергә кирәк. Һәркайда чәчәкләр сатыла. Базарда чәчәкләр сатыла торган товарның дүрттән бер өлешен алып тора. Чәчәк бәйләмнәрен өйнең бөтен җиренә дә куеп чыгалар. Велосипедка утырган әби-бабайларның базардан чәчәк алып кайтуларын күрү дә бик күңелле.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк матур жирлэр!

    Мөһим

    loading